Газетага язылу

Сораштырдык: эш алыштыру турында уйлаганыгыз бармы?

Сораштырдык: эш алыштыру турында уйлаганыгыз бармы?

Зәринә Хисамова, бакчачы (Казан):

– Бер урында гына эшли торган кеше түгел мин. Югыйсә югары белемем дә бар. Тот та һич югы балаларны музыкага өйрәт инде син. Сәхнәдә дә җырлап карадым, смм-белгеч тә булдым. Өйдә пилмән, пешкән ризыклар әзерләп тә саттым. Бер оешмада – администратор, икенчесендә секретарь вазыйфасын да башкардым. Акчасы булыр дип, кешеләрнең өйләрен дә юдым. Менә хәзерге вакытта ландшафт дизайны белән шөгыльләнәм. Бакчаларны матурлап йөрим. Көз көне эшнең кызган чагы. Әмма кышка башкасын карыйсы булыр. Риелтор ише белдерүләрне караштыргалыйм. Үз гомеремдә ун-унбиш урында эшләгәнмендер, мөгаен. Лаеклы ялга чыкканчы, тагын нәрсәләр көтәр, белмим. Вакыт күп әле.

Айнур Хәбибрахманов, машинист (Саба районының Шәмәрдән бистәсе):

– Хезмәт кенәгәмдә бары бер генә язу – егерме ел стажлы электричка йөртүче мин. Эшем ошый. Алыштырып, кая барасың? Бер җирдә дә кочак җәеп көтеп тормыйлар. Бу бит – минем кечкенә вакыттагы хыялым. Әтием дә машинист иде, әнием дә тимер юлда хезмәт куйды. Абыем да шушы өлкәне сайлады. Мин дә, энергетика техникумын тәмамлап, алар юлыннан киттем. Җаваплылык зур, билгеле. Әмма кызыклы эштән беркайчан да туймыйсың.

Азия Мөхәммәдиева, җирлек башлыгы (Сарман районының Янурыс авылы):

– Мәшәкатьле булса да, эшемне яратып башкарам. Бер көнне – бер, икенче көнне икенче проблеманы хәл итәсең. Халыкның сораулары гел туып тора. Бер көн икенчесенә охшамый. Менә шундый кайнап торган тормыш күңелемә рәхәтлек бирә. Моңа кадәр мәктәптә 16 ел математика укыттым. Хәзер инде авыл җирлегенә килгәнгә дә шуның кадәр вакыт үткән. Башка эш эзләү турында уйлаганым юк. Эзләсәң, табарга булыр иде.

Альбина Киселева, җыештыручы (Питрәч районы):

– Үпкәләтмәсәләр, җитәкчелек вак-төяктән дә гаеп табып тормаса, эш алыштыру турында уйламыйсың инде ул. Нервыда уйнасалар, аптырап тормыйбыз, китеп тә барабыз. Озак еллар мәктәптә укыттым да җыештыручы булып күчтем. Дөньяны пычраклыктан арындыру ошый миңа. 50 мең сум хезмәт хакы алам. Беркая да артыгын бирмиләр, акчаны тир түгеп табасы. Мәктәптәге кебек утыз бала, утыз әти-әни төрле яктан йөз сорау бирми монда. Миллион сум бирсәләр дә, кире кайтмыйм. Тыныч җирдә генә яратып эшләп була.

Хәлим Кәримов, газ тармагы хезмәткәре (Балтач районының Алан авылы):

– Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы булып эшләп алдым да газ өлкәсенә киттем. 1997 елдан бирле бер урында хезмәт куям. Элек акчалы эш иде ул. Шунысы да кызыктыргандыр. Хәзер хезмәт хакы аз. Билгеле, гаилә туендыру өчен бу гына җитми. Шуңа күрә ике эштә эшләргә туры килә. Моннан тыш, каравылда да торам. Яшең иллегә җиткәндә, башка өлкәгә күчүне дөрес дип санамыйм.

Гөлшат Сабирҗанова, китапханәче (Кукмара районының Березняк авылы):

– Әлмәт физик культура техникумын тәмамлап, мәктәптә утыз елга якын физкультура һәм технология дәресләре укыттым. Авылда балалар азайгач, дәресләр саны азайды. Яшь барган саен борысларга менү дә кыенлашты. Үзең күрсәтмәсәң, бала эшләми бит ул. Сәламәтлек тә какшый башлады. Шуңа күрә эшне үзгәртеп карарга булдым. Менә инде 11 ел китапханәче булып эшлим. Башка җиргә күчү турында уйлаганым юк. Китапханәгә яшьләр дә, өлкәннәр дә йөри. Укыган кешегә китап җиткерә алмыйм. Теләмәгәнен мәҗбүр итеп булмый. Эшем бик кызык.

Фәнил Галиев, эшмәкәр (Арча районы):

– Яшең алтмышка җиткәндә, нинди эш алыштыру инде ул? Туксанынчы еллар башында армиядә кайттым да техникага утырдым. Тимер актарудан башканы белмим. Комбайнчы да, тракторчы да булдым. Авылда акча юк инде ул. Аннан «КамАЗ» алдым да үз эшемне ачтым. Техникам белән башкаларга хезмәт күрсәтәм. Каядыр барып кайткан саен, гел ватылып тора ул. Төзәтеп гомер үтә. Шунысы да җиткән. Шөкер итеп кенә эшләп торыйм әле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре