– Һөнәри осталык чемпионаты – хезмәткәрләрне үстерү, аларны укыту, күнекмәләрне арттыруның бер өлеше ул. Соңгы дүрт елда гына да катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең 25 проценты эшче һөнәрләреннән инженер вазыйфаларына күчте. Күпчелеге экспертлар, үз белгечлеге лидерлары, эш урыннарында остазлар булды, – дип билгеләде Игорь Климов.
Катнашучылар гына түгел, чемпионат үзе дә үсә, елдан-ел яңа компетенцияләр барлыкка килә. Быел, мәсәлән, катнашучылар беренче тапкыр «Машинное обучение и большие данные» компетенциясендә көч сынаштылар.
«НефтеХимНавыки» – нефть химиясе тармагында иң зур һөнәри осталык чемпионаты, дип ассызыклады Сибур Корпоратив университеты ректоры Илья Корженовский.
– Хезмәткәрләр өчен чемпионатта катнашу – үзеңнең иң көчле булуыңны үзеңә һәм башкаларга исбатлар өчен бер дигән мөмкинлек. Компания өчен талантлы хезмәткәрләрне күреп алу, аларны остазлар, «СИБУРИНТЕХ» өчен укытучылар буларак куллану мөмкинлеге бирә. Студентлар үз көчләрен сынап карый ала, теге яки бу һөнәрнең компетенция дәрәҗәсен күрергә була, – дип билгеләде Илья Корженовский.
Искиткеч команда
Түбән Камада иң яхшыларны сигез компетенциядә ачыкладылар. «Түбән Кама Нефтехим» командасы рекорд куйды – җиде медаль яулады!
Алтын медальгә «Сакчыл җитештерү» компетенциясендә Альберт Муллахмәтов һәм Рамил Ахәдиев лаек булдыр. Чемпионатта икесе дә беренче ел гына катнашмый, әмма беренче тапкыр икесе бер команда булып чыгыш ясый. Тандемның, чыннан да, көчле булуын егетләр үзләре дә таный, бер-берсен тулыландырып торалар.
– Без «Түбән Кама Нефтехим»га СИБУРның җитештерү системасын кертәбез. Хәзер төрле заводларны җитәклибез, әмма беренче ярты елда Рамил белән бергә эшләдек. Шул вакытта бер команда булып оештык та инде, – ди Альберт Муллахмәтов.

– Чемпионатта һәрберебез бер роль башкарды. Альберт исәп-хисапларда көчле, мин биремне рәсмиләштерү һәм кулланыла торган алымнар өчен җаваплы идем. Гади генә итеп әйткәндә, мин нәрсәне яхшыртырга кирәген, Альберт шуның нәтиҗәсендә күпме экономияләргә мөмкин булачагын уйладык, – дип өсти Рамил Ахәдиев.
Ике компетенциядә түбәнкамалылар берьюлы ике югары урынны алдылар. «Төзелеш контроле» компетенциясендә Артур Гафиев җиңде, икенче урын – Антон Ионовта. «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясендә 1 нче урынны Рөстәм Гайфуллин алды, 2 нче урында – Анна Барановская.

Эколог Рөстәм Гайфуллин чемпионатта өченче мәртәбә катнаша, ә менә иң яхшылар өчлегенә беренче мәртәбә кергән. Быелгы уңышның сере әзерләнүдә яңа, нигезлерәк алымнар куллану дип саный.
– Экология законнарын ятларга туры килде. Остазым Марина Жаворонкинага дисциплина буенча эшләтүе өчен бик рәхмәтлемен. Ике ай дәвамында атнага ике тапкыр очраштык, мин яңа биремнәр алдым, аларны үтәдем, аннары барысының да дөресме-юкмы икәнен бергә тикшердек, – дип сөйли Рөстәм. – Чемпионатта бик зур психологик йөкләнеш кичерәсең, әмма шул ук вакытта үз-үзеңә ышанычлырак буласың, чыныгасың. Бу карьерамда да ярдәм итә: мин, мәсәлән, бу ике ел эчендә әйдәп баручы инженердан экспертка кадәр үстем. Әгәр дә «Хайтек»та да иң яхшысы булсам, киләсе елда чемпионатта инде остаз буларак катнашырга планлаштырам.
«Хезмәтне саклау»да 1 нче урынны Алия Питова яулады. «Релейлы саклау һәм автоматика җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонт» компетенциясендә көмеш медаль Антон Слюняевта.

Яңа дуслар, яңа осталык
Бер мәйданчыкта 79 компаниядән профессионаллар ярышты: СИБУР (Воронеждан Амурга кадәр төрле предприятиеләрне үз эченә ала), «Газпромнефть», «Росатом», «Транснефть», «ЕвроХим», «Россети» һәм башкалар.
Тобольскидагы «ЗапСибНефтехим»га чемпионат алтынын «Реле саклау һәм автоматика җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» компетенциясендә катнашучы Евгений Шакенов алып китә.
– Икенче ел рәттән беренче урынны алдым. Быел соңгы тапкыр катнашуымдыр, мөгаен. Бәлки, киләсе елда үземне остаз ролендә сынап карармын, – дип планнары белән бүлешә Евгений Шакенов. – Чемпионаттагы бурычлар көндәлек эш белән чагыштырганда катлаулырак. Бу үсешкә, эшкә башкача карарга ярдәм итә. Тагын монда башка компанияләрдәге хезмәттәшләрең белән танышасың, аралашасың. Кыенлыклар килеп чыкса, син бөтен Россиядән җыелган бу егетләр белән һәрвакыт киңәшә аласың. Менә шунысы кадерле.
«Казаноргсинтез» командасы өч медаль яулады. Аның берсен «Машинное обучение и большие данные» компетенциясендә Александр Мальцев отты.

– Минем өчен «компьютерное зрение» кулланып мәсьәләне хәл итү яңалык булды. Элек моның белән шөгыльләнгән юк иде, шуңа кызыклы булгандыр дип уйлыйм. Бу әзер җитештерү кейсын үз предприятиебездә кабатларга һәм нәтиҗәлерәк эшләргә була, кайбер эшләрне тизрәк башкарырга мөмкин булачак, – ди Александр Мальцев.
Студентлар җиңүе
Быел һөнәри осталык чемпионатының тармак этабында Түбән Кама, Тобольск, Казан, Төмән, Свободный (Амур өлкәсе), Кстов һәм Дзержинск (Түбән Новгород өлкәсе) шәһәрләреннән 49 студент катнашты.
Чемпионат тарихына беренчеләрдән булып Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты Константин Агапов кереп калды. Ул студентлар арасында «Машинное обучение и большие данные» компетенциясендә 1 нче урынны алды.
– Мин программист булырга икенче курста укыйм. Дөресен генә әйткәндә, әллә ни әзерләнмәдем – миндә булган компетенцияләр дәрәҗәсен тикшерергә теләдем, һәм, гомумән, беренче булырмын дип көтмәгән идем, – дип хисләре белән бүлешә егет. – Чемпионатта катнашу миңа ошады, киләсе елда, әгәр барып чыкса, тагын гариза бирермен!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез