Газетага язылу

Кайда яшәү рәхәт?!

Бәлки сорауны «Нинди җәмгыятьтә яшәү рәхәт?» дип үзгәртергәдер. Без дуслар белән шул хакта сүз куертып утырдык.

Кайда яшәү рәхәт?!
«Татар-информ»

Чөнки тормышыбызга «День России», ягъни «Россия көне» дигән бәйрәм килеп керде. Ул 1990 елның 12 июнендә халык депутатлары съездында Россиянең Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итүгә бәйле иде. Соңрак бәйрәмнең исемен үзгәрттеләр, «Декларация кабул итү...»ләрне язып тормыйча, «Россия көне» дип кенә йөртә башладылар һәм 2002 елда рәсми рәвештә шулай дип теркәп тә куйдылар.

Тарихка махсус тукталдым. Үзем яшәгән чорны гына алсак та, җәмгыять күпме үзгәрешләр кичерде. Узган гасырның 90 нчы еллары тарихка «болгавыр, буталчык еллар» булып кереп калды. Чөнки җәмгыять берара үсеш кыйбласын югалтып алды. Дөресен әйткәндә, «коммунизмга таба атлаган җитлеккән социализм чоры»нда яшәгән буын җан тынычлыгын югалтты. Алар арасында: «Элек иртәге көн өчен борчылмый яшәдек», – диючеләр бүген дә бар әле. Зарлана-зарлана булса да, бүгенге җәмгыятькә дә ияләштеләр тагын үзе.

Хәтерләсәгез, ил белән бергә Дәүләт суверенлыгы турында Декларацияне Татарстан да кабул иткән иде. Әмма ул Россия составыннан чыкмады. Ул елларны усалрак теллеләр: «Дәүләт эчләрендә дәүләт, керсәм, чыгалмам инде...» – дип җырлап та йөрделәр. Шул ук вакытта: «Ә нигә безгә Россиядән чыгарга? Без бит үз җиребездә яшибез», – диючеләр дә булды һәм алар бик ишле иде.

1990 нчы еллардагы бөтен вакыйгаларны искә төшереп, тәфсилләп язып тормыйм. Мәскәү белән килешүле мөнәсәбәтләр төзеп, федерализм принципларына нигезләнеп, Татарстан Республикасында яши башлавыбызны әйтсәк, тарихта нинди урын тотуыбыз аңлашылыр. Рус теле белән рәттән безнең газиз телебез дә «дәүләт теле» дип игълан ителде.

Казанга килгән еллар искә төште. 1967 елда университетка керү өчен имтихан тапшырдык. Без, авыл малайлары, Казан урамнарында шар ярып дигәндәй татарча сөйләшеп йөрдек. Беренчедән, урысчабыз такы-токы гына иде. Икенчедән, һәркемнең үз телендә сөйләшергә хакы бар иде.

Дөрес, урамда, җәмәгать транспортында татарча сөйләшкәннәргә сәерсенеп караучылар табылды. Хәтта: «Говорите по-русски!» – диючеләр дә очраштыргалады. Андыйларга: «Моя твоя не понимает», – дип елмаеп маташтык. Тегеләр исә аптырап иңнәрен сикертәләр, бармак белән чигәләрендә мәгълүм ишарә дә ясыйлар иде. Ни генә булмасын, бездә үз телеңдә сөйләшү-аңлашу тыелмады. Теге яки бу мәсьәләдә милләтләрне аерып куюны хәтерләмим мин. Дөрес, тарихта: «Россия для русских!» – диючеләр табылган үзе. Бу сүзләрне, мәсәлән, Александр III үзенең девизы иткән диләр. Федор Достоевский да: «Рус җиренең хуҗасы бер генә, ул – рус кешесе», – дигәнрәк сүзләр әйткәләгән. Дөрес сүзләр, тик менә мәшһүр язучы рус җиренең кайда, нинди мәйдан биләгәнен генә ачыкламаган.

 Шөкер, бүгенге Россия җирен «синекенә», «минекенә» бүлгәләүче юк. Без үз җиребездә, тарихи ватаныбызда яшибез. «Без» – шушы җирдә яшәүче төрле милләт халыклары. Һәр милләт баласы «Ватан өчен!», «Туган җир өчен!» дип утка-суга керде. Җыеп әйткәндә, безгә монда яшәү рәхәт.

Киләчәктә дә шулай булыр: бер үк җирдә үз җырларыбызны җырлап, үз көйләребезне көйләп, милли йола-бәйрәмнәребезне үткәреп яшәрбез. Башкача була да алмый. Бәйрәм белән, дуслар!

Риман Гыйлемханов

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре