Газетага язылу

Көзге нигъмәтләрне әрәм итмичә ничек сакларга?

Бакчалар әкренләп бушап кала. Алма-грушаларның соң өлгерешле сортлары, әлегә түтәлләрдәге кишер, чөгендер, кәбестә ише яшелчә дә озакламый саклау урыннарына кереп утырачак. Көзге нигъмәтләрне әрәм итмичә саклау өчен, нәрсәләрне белеп торырга?

Көзге нигъмәтләрне әрәм итмичә ничек сакларга?
Автор фотосы

Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова шуларны искәртеп үтте.

 

Алма һәм груша

Бәрелгән-cугылган урыныннан бозыла башлый. Шуңа күрә саклык белән җыеп алырга һәм сабагын өзмәскә. Саклауга куяр алдыннан сабагын сыек парафинга тыгып алырга мөмкин. Җимешне сусыллыгын югалтудан саклау ысулы бу. Җыеп алынган уңышны, 2–3 катлам ясап, араларына кәгазь кыстырып, кечкенә генә катыргы тартмаларга урнаштырырга, яисә һәрбер җимешне аерым-аерым кәгазьгә төрергә.

Саклау өчен иң яхшы урын – җылытыла торган сарай, балкон яки баз. Ике атнага бер тапкыр карап-барлап, черекләрен алып торырга. Алманың кайбер сортлары язга кадәр саклана.

 

Чөгендер һәм кишер

Чөгендер, кишер белән бергә, сентябрь ахыры–октябрь башларында җыеп алабыз. Яфракларыннан чистартып, бер тәүлек дәвамында киптергәннән соң тартмаларга тутырып куябыз. Черемәсен өчен тамыразык өстенә көл, кыздырылган ком яки тоз сибәргә мөмкин.

Кишер һава температурасы +2...+4 булганда яхшы саклана. Җылылык 6 градустан югарырак икән, үрә яки чери башлый. Саклауның иң яхшы ысулы – комда яки пычкы чүбендә (ылыслы агачныкы иң яхшысы). Тартманың төбенә һәм яшелчәнең һәр катламына сибәргә. Ком юешрәк булырга тиеш. Ә иң яхшысы – балчык «күлмәк»тә саклау (мәшәкатьле, әмма ышанычлы ысул). Балчыктан куе боламык ясап, кишернең һәркайсын шуңа манып алырга. Кипкәч, тартмаларга урнаштырырга.

 

Виноград

3–4 ай дәвамында, кайвакыт февральгә кадәр сакларга мөмкин. Иң яхшысы – сай гына тартмаларга чиста пычкы чүбе яки вак йомычка белән бергә тутырырга. Һәр тәлгәшне пергамент кәгазенә төреп куярга да мөмкин. Сабагын өскә каратып, катламлап урнаштырырга. Һәр катлам өстенә пычкы чүбе, йомычка сибәргә яки пергамент белән капларга. Караңгы җиләс урында (әмма үтәли җилдә түгел) сакларга.

Суган һәм сарымсак

Уңышны үргән кәрзингә, сетка, тартмага урнаштырып, салкынчарак урынга саклауга озатырга. Сарымсакны хәтта фатир шартларында да яңа уңышка кадәр сакларга мөмкин. 3 литрлы банкага тутырып, өстенә кәгазь капларга һәм резинка белән буып куярга була.

 

Кабак

Җылылык батареясыннан читтәрәк, караңгы һәм коры урында тотарга. Бер рәткә тезеп, араларына коры салам яки кәгазь кыстырырга. Ә инде иң кулае – базда яки подвалда киштәләргә тезеп урнаштыру. Яшелчә бер-берсенә тиеп тормаска, һава температурасы кинәт үзгәрмәскә тиеш.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре