Газетага язылу

Исемең бармы?

Иртәнге якта яки төш вакытларында безнең матбугат йорты фойесы үзенчәлекле бер очрашу урынына әйләнә. Эшкә килүчеләр «исәнме-саумы» белән генә чикләнмичә, бер-берсенең хәлен сорашалар, илдә-көндә барган вакыйгалар турында сүз куерталар.

Дустым – прозаик, шагыйрь, җырчы, композитор, көлке остасы Алмаз Хәмзин белән дә күбрәк шунда очрашабыз. Югыйсә үзебезнең эш бүлмәләрендә дә гәп сатып утыра алабыз бит! Юк, безгә кеше күз алдында сөйләшеп утыру кызык. Әле җитмәсә, үткән-сүткәннәр дә безнең сүзгә кушылгалый, һичьюгы туктап тыңлап тора. Кеше күз алдында булу, аралашу исә – Алмаз дусның яшәү мохите, яшәү рәвеше. Ул тулы залда, хәтта 10–15 бөртек тамашачы алдында да ике сәгатьлек концерт куярга мөмкин. Укучылары белән очрашуга да ике дә уйламый чыгып китә Алмаз.

Беркөнне аңа: «Исемең бармы?» – дидем.

– Ник булмасын? Алмаз! – ди бу.

– Андый исемне әйтмим мин.

– Нинди?

– Җитәкчелек тарафыннан бирелгән дәрәҗәле исемне әйтәм. Мәсәлән, «атказанган», «халык артисты» кебекләрне.

«Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигәне бар икән. Сөйләшә торгач, бер кызык әйтеп куйды Алмаз. Аңа дәрәҗәле исем алырга теләүчеләр мөрәҗәгать иткәлиләр икән. Ягъни мәсәлән, Алмаз Хәмзинне бөтен халык белә, җитәкчеләр алдында да абруе бар, димәк, исем бирү мәсьәләсе буенча җаваплы кешеләргә үз сүзен әйтеп куярга мөмкин. Һәм аның сүзенә колак салмый калмаслар. Үзе сөйли, үзе көлә Алмаз. Чират буенча һәм сүз үтә торган кешеләр аркылы исем алу аңа гайре табигый һәм кызык тоела.

Бу хакта язарга исәбем дә юк иде. Беркөнне телевизордан трансляция буенча язып алынган концерт күрсәттеләр. Алып баручы сәхнәгә Татарстанның атказанган артистлары Фәлән Фәләновларны чакырды. Әле үзе үрнәк күрсәтеп дигәндәй, тамашачылардан кул чабуларын да сорады. Кул чаптылар, хәтта залдан бер-ике кызның артистларны хуплап чәрелдәп кычкырганы да ишетелде. Ә асылда бу «атказанганнар»ның үзешчән башкаручылардан бер дә артык җирләре юк иде.

 

Мине бездә «исемле» артистларның күпме булуы кызыксындырды. Гадәтем буенча интернетка кердем, әмма төгәл генә сан күзгә чалынмады. Алай гына да түгел, «атказанган», «халык» исеме йөрткән артистларның ничә икәнен әйтү кыен, чөнки саннар үзгәреп тора, дигәнрәк сүзләр дә язып куйганнар. Шуннан кызып китеп «исемле» артистларның фотолары» дип яздым да, Алмаз белән мәшһүрләребезне барлый башладык. Кызганычка, кайберләре безгә таныш түгел иде. Ә үзләре «исемле».

Алмазга: «Әллә мин заманнан артта калам микән?» – дидем. Һәрвакыттагыча елмая Алмаз, тик бер сүз дә дәшми. Бер уйлаганда, дәрәҗәле исем кирәк, бу артист күңелендә горурлык хисләре тудыра һәм шул ук вакытта аңа җаваплылык та өсти. Син бит исемеңне аклап яшәргә һәм эшләргә тиеш буласың. Икенче яктан, исемең җисемеңә туры килмәсә, тамашачы синнән көләчәк, сине кызганачак, жәлләячәк кенә. Телевизордан концерт караганда мондый уйлар минем күңелдә дә туган иде.

 

Бирсеннәр мактаулы исемнәрне милләттәшләребезгә, татар үзенең йөзләгән талантлары булуы белән горурлансын. Исем бирү буенча нигезләмәдә «сәнгать өлкәсендә аеруча зур хезмәт күрсәткән өчен» дигән сүзләр бар. Менә шул сүзләр уйландыра бит, җәмәгать. Аеруча зур хезмәт күрсәткән кеше инде танылган була, халык аны күреп, ишетеп белә. Ә без Алмаз дус белән: «Кем соң әле бу?» – дип, баш катырып, «исемле» артистларның фотоларын карап утырдык.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре