Газетага язылу

Онколог үпкә ямаш шешеннән саклый торган ризыкларны атап үткән

Табиб брокколи, төсле кәбестә, брюссель кәбетәсе һәм башлы кәбестәдә глюкозинолатлар барлыгын әйткән. Алар ашкайнату барышында сульфорафанга әйләнә. Әлеге матдә сәламәт тукымаларга зыян китермичә, яман шеш күзәнәкләрен юк итәргә һәм аларның үсешен туктатырга сәләтле.

Кишер, кабак, һәм күрәгәгә кызгылт-сары төс бирә торган бета-каротин онкология куркынычын киметергә мөмкин, ди табиб. Помидор, карбыз һәм алсу грейпфрут составындагы ликопин исә җылылык белән эшкәртелгәннән соң яхшырак үзләштерелә. Цитрус җимешләрендә, киви һәм татлы борычта булган С витамины кан тамырлары стеналарын ныгыта һәм тәмәке тарту аркасында барлыкка килгән оксидлашу стрессыннан күзәнәкләрне саклый.

 

Суган белән сарымсак составындагы күкертле кушылмалар ялкынсынудан саклый, организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Бу продуктларны даими куллану үпкә һәм ашказаны яман шеше куркынычын киметә.

Суны да җитәрлек күләмдә эчү кирәк. Бронхларның лайлалы тышчасы төкле эпителий белән капланган. Аның төкләре гел хәрәкәтләнеп, тузанны, корымны һәм микробларны сулыш юлларыннан чыгара. Организмга су җитмәгәндә лайла куера, төкләр бер-берсенә ябыша, ә токсиннар үпкәдә кала. Какырыкны сыекландыру һәм сулыш юлларының үз-үзен чистарту сәләтен саклау өчен, көненә 1,5–2 литр чиста су эчәргә киңәш ителә.

Яшел чәйнең дә файдасы күп. Аның составындагы катехиннар үпкә яман шеше күзәнәкләренең үсешен акрынайта, ул – шулай ук антиоксидант та.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре