«Бу хакта сөйли башласам, күзләремә яшь тула. Әтиегез белән нәрсә булды, дип сорыйсыз. Гәрчә инде ике ел шул хакта сөйләсәм дә», – дигән җырчы.
Аның әйтүенчә, әтисе ике ел элек онкология кичергән – туры эчәгендә шеш тапканнар. Операция бик авыр узган, өстәвенә башка чирләре дә булган. Ул рәттән өч операция кичергән. Гаилә өчен бик катлаулы чорга әйләнгән бу.
«Онкологияне җиңдек кебек, бу җәһәттән әтинең хәле тотрыклы. Ләкин операцияләр эзсез узмады: башы начар эшли башлады. Әтинең хәтере болай да әйбәт түгел иде инде. Олы яшьтә бит, дип, моңа артык игътибар итмәгән идек. Хәзер исә әтинең хәле тагын да начарайды», – дип уртаклашкан артист.
Дилә билгеләп үткәнчә, күп кенә язылучылары әтисе белән сторис көтәләр, аны карарга яраталар.
«Чыннан да, бик изге күңелле кеше, без аны бик яратабыз. Әмма дөресен әйтергә кирәк – әтинең хәле әйбәт түгел, һәм без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Деменция – дәвалауга бирешми торган чир. Бер елдан соң әтинең нинди буласын уйларга да куркам», – дип борчылуын белдергән җырчы.
Артист, абыйсы белән, әтисенең тормышын мөмкин кадәр уңайлырак итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләвен әйткән.
«Әтием авылда яши. Үз куллары белән үзенчә төзегән йортта. Караучысы бар. Акча мәсьәләсендә җиңел түгел, әмма әтиебез калган гомерен уңайлы шартларда уздырсын өчен абыем белән мөмкин булганның барын да эшлибез», – дигән Дилә Нигъмәтуллина.
Җырчы ахырдан язылучыларыннан усал комментарийлар калдырмавын сораган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез