МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Өйдә генә ятмаслар: көзге каникул ничек үтәчәк?
29 октябрьдә Татарстан мәктәпләрендә көзге каникул башлана. Ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар аны ничек уздырырга җыена? Әти-әниләр инде барысын да планлаштырып куйган.
-
МӨҺИМ
Әбиләр исән чакта: «ВТ» журналисты искелек калдыгы дип саналган әйберләргә бәя артуны ачыклады
Гаилә рецепты буенча коймак пешерәбез, ипи салырга өйрәнәбез. Аларны пешерергә дип мич чыгарырга да аптырап тормыйбыз. Әле берничә дистә ел элек кенә бу эшләрдән качарга, заманча тормышка күчәргә атлыгып торган буынга алмашка яңадан шул чорны яңартырга теләүчеләр килә.
-
МӨҺИМ
Бизмәндә – бала гомере: республикада балалар катнашында аварияләр саны арта
Үсмерләр үзләре машина сатып ала һәм рульгә утырып, олы юлга чыга. Акчага кызыгып, җинаятьчеләр тәкъдим иткән эшкә алына. Гомерләрен компьютер уены кебек кабул иткән балалар кылган гамәлләре өчен җавап бирәсе буласын уйлап җиткерми. Кызганыч, уенда гына үлеп терелеп була. Ә тормышта закон каршында үзең дә, әти-әни дә җавап тотачак. Татарстанда булган фаҗигаләр – моның ачык мисалы.
-
МӨҺИМ
Коры калу: быел Татарстанда 700 мең тонна ашлык җыелмыйча калган
Быел урып-җыю чорында яңгырлар күп яву сәбәпле, игенчеләр 700 мең тонна ашлыкны җыеп ала алмаган. Ил өчен дә, республикага да шактый зур сан. Гомумән алганда, быел кырлардан 3 млн 837 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш күләме гектарыннан 34,5 центнерны тәшкил итә.
-
МӨҺИМ
Татарстанның 10 районында һәм Казанда котыру авыруы буенча карантин игълан ителде
Белгечләр Татарстанда кыргый хайваннар арасында котыру авыруы арту сәбәпле чаң кага. Ел башыннан 29 очрак теркәлгән. Хәзерге вакытта республиканың ун районында (Чистай, Чүпрәле, Баулы, Лаеш, Сарман, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Бөгелмә, Мамадыш) һәм Казанда котыру авыруы буенча карантин игълан ителде.
-
МӨҺИМ
Алдагысын санап: парламентта көн кадагындагы мәсьәләләрне тикшерделәр
Киләсе ел бюджеты, электрон тәмәке сатуны тыю һәм яңа дәүләт бүләге. Татарстан Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында депутатлар 14 республика законы проектын кабул итте. Эт язмышын да хәл итмәкчеләр.
-
МӨҺИМ
2027 елга Татарстан бюджеты беренче укылышта кабул ителде
Татарстан Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында беренче укылышта 2027 ел һәм 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты кабул ителде.
-
МӨҺИМ
«Әтиләр көне»: бер көнлек бәйрәм белән генә әтиләргә карата булган хөрмәт үзгәрәме?
Татарстанда 2021 елдан башлап «Әтиләр көне»н бәйрәм итәбез. Шулай итеп «Ватанны саклаучылар» бәйрәменнән кала ирләргә кадер-хөрмәт арттыру өчен тагын бер көн барлыкка килде. Бәйрәмнәр аз түгел анысы. Бер көнлек бәйрәм белән генә әтиләргә карата булган ярату, хөрмәт үзгәрәме? Җәмгыятьтә әтиләрнең абруе артамы? Бу сорауларга җавап табар өчен берничә гаиләнең ишеген шакып карыйк.
-
МӨҺИМ
Вакытлы эш: Казанда «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан халыкара бизнес-форумы узды
«ТАЙМ» тәмамланды, вакыт туктамады. Казанда узган II халыкара Россия-Һиндстан бизнес-форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе ел башында ук бу ил илгә эш визиты белән барырга җыенуларын хәбәр итте. Гроссмейстер Сергей Карякин ике арадагы мөнәсәбәтләрне шахмат уены белән чагыштырды. Татарстан Рәисе һинд кунакларына көтелмәгән киңәш тә бирде.
-
МӨҺИМ
Чүп өстенә чүмәлә: «ВТ» журналисты чүпне аерып җыеп карады
Россиянең һәр кешесе елына уртача 312 килограммнан артык чүп калдыра. Чүп чиләгенә ташланган сөт шешәләре, су савытлары, кәгазь, калай банкалар, пакетлар өеме күз алдыгызга килдеме?
-
МӨҺИМ
Дөньяда күп нәрсә белдем... Туган тел дәреслекләреннән нигә зарланалар?
Җиңел түгел! Туган телне өйрәтә алмаган чакта, укытучылар да, әти-әниләр дә дәреслектән зарлана башлый. Боларны кем төзи икән, дип аптырарга да туры килә. Ә авторларның үз җавабы: укытканда яңа ысулларны файдаланмасаң, алтыннан койсаң да юк. Кайсыларына ышанырга? Замана баласына нинди китап кирәк? «ВТ» хәбәрчесе исә ике арада туган сораулар төенен чишәргә тырышты.
-
МӨҺИМ
Район башлыгы белән бер көн: «Һәрвакыт беренче буласым килә»
«ВТ»да – яңа проект! Район башлыгы белән бер көн уздырып, ул көннең иң кызыклы өлешләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Яңа проектта – җитәкчегә яңа караш.
-
МӨҺИМ
Вакыт ачкычы табылды: Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза
Казан вакыты, халыкара хезмәттәшлек һәм һинд чәе. Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза.
-
МӨҺИМ
Бурдан да калмый: алданучылар саны артмаса да, зыян күләме кимеми
Эт өрә тора, бүре йөри тора: бу елның гыйнвар–сентябрь айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 3,8 миллиард сумга якын акчасын урлаган. Кесәгә кереп кенә калмыйча, җинаять юлына да этәрәләр. Казанда бер үсмер егет, кыз белән танышам дип, мошенниклар тозагына эләккән. Бүгенге тынгысыз заманда белгечләр балаларга аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә. Мошенниклардан ничек сакланырга?
-
МӨҺИМ
Ач кесәңне, студент! Яки актив студентлар нинди өстенлекләрдән файдалана ала?
«Транспорт гранты»н ничек алырга? Яшьләр торакка өметләнә аламы? Ел студенты», «Ел казанышы» премияләре җиңүчеләрен ни көтә? Актив студентларның нинди проектларда катнаша, ниләр ота алуын матбугат очрашуында аңлаттылар.