Бу юлны күз яшьләрсез генә узып булмый, ди табиблар үзләре дә. Әмма ничек кенә еласаң да, реанимациядә кювез эчендә ятучы балаң янына кергәндә барысын да ишек артында калдырырга тиеш син. Үзеңне кулга аласы! Ни өчен вакытыннан алда туганын үзе дә белмәгән сабыеңа хәзер синнән бары тик җылы сүз, күтәренке күңел һәм тормыш өчен көрәшерлек көч кирәк. Аның бик катлаулы юл узасы бар әле. Бергә узасыгыз бар...
Сыналганнар
– Киемнәрегезне менә монда элегез, алмашка дигәннәре монда, – дип ишек төбендә күз яшьләрен сөртеп утыручы әни безне барысына да өйрәтә. Процедуралар уздыру кабинетында аның баласына катетер куялар... Беренче килүе генә түгелдер, барысын да белеп бетергән...
Өстемдә ак халат, монда биргән стериль башлык, битлек, аяк киеме. Кулларга да дезинфекция ясарга куштылар. Табиб белән ДРКБның яңа туган балалар патологиясе бүлегенең реанимациясе коридоры буйлап атлыйбыз. Һәр палатада өчәр-дүртәр кювез. Барысының да диярлек өстенә япма каплаганнар. Эчендә – шушы пыяла бәләкәй йортлары әлегә бөтен дөньяларын тәшкил иткән, ике уч кадәрле генә төенчекләр ята. Үзләре сулый башлаган, кирәкле авырлыгын җыйган кайбер нәни батырларны инде реанимациядән бүлеккә күчерергә әзерлиләр. Әнә безнең каршыда берсе башын янга борган да тырыша-тырыша шешәдән сөт суыра. Куллар да, аяклар да булыша үзенә, шешәсе селкенеп кенә тора. Һәр кювезның башында баланың исем-фамилиясе, кайчан туганлыгы язылган кәгазь эленгән.
– Бу бала 700 грамм иде безгә килгәндә. 28 атналык кына булып туган, – дип сөйли анестезиолог-реаниматолог Әлфия Кадыйрова. – Ике операция кичерде инде. Тумыштан үңәч үсеше авыруы анда. Беренче операцияне тугач та кичекмәстән ясарга туры килде. Өченчесе дә булачак...
Тумыштан көрәшүнең ни икәнен белгән бу сабыйларга да, 700 граммлы балага операция ясаган хирургларга да сокланмый мөмкин түгел. Менә бу бала үзе сулый башлаган. Алсу төстәге капчыкта нәни аяклары белән тибенеп ята, актив инде, дип сөенә табиблар да, палатада тәүлек буе эшләүче шәфкать туташлары да. Хәрәкәтләре арткан саен һөнәрләре дә арта – кайберсе бик зур авырлык белән куйган катетерны да тартып чыгарырга күп сорап тормый. Июльдә туган менә бу бала реанимациядә 4 ай уздырган, әле тагын күпме юл үтәсе бардыр, 3 операция кичерергә өлгергән инде сабый...
– Игезәкләр болары, – дип, Әлфия Әнвәровна таныштыруны дәвам итә. – Кыз бала үзе ашый башлады, имезлек суырырга тырыша инде. Ә менә энекәше әлегә аппарат аша сулый. Бөтен балада төрлечә уза тернәкләнү процессы.
«Кызлар терерәкме, малайлармы?» – дип сорыйм шәфкать туташыннан. «Кызлар», – дип елмаялар....
– Эш авыр инде, аптырыйсы юк, әмма бала никадәр озаграк ятса, аңа шулкадәр ныграк ияләшәсең, чын күңелдән борчыласың, һәр бәләкәй җиңүенә сөенәсең, – ди Әлфия Әнвәровна.
Кювезларның кайберсендә волонтерлар бәйләп алып килгән уенчык сигезаяклар ята. Яңа туган сабыйлар ята торган интенсив терапия бүлекләрендә бөтен дөнья буйлап очратырга була аларны. Йоннан бәйләнгән уенчыклар вакытыннан алда туган балалар турында кайгыртуның символына әверелгән. Аяклары сабыйларга кендек бавын хәтерләтә, куркынычсызлык һәм саклану хисе тудыра, хис-тойгыларын арттыра.
«Еламаска өйрәндем»
Игезәк балаларын алданрак табу куркынычы булса да, ул кадәр үк иртә булыр дип күз алдына да китерми Алия. Яшь әнинең организмы үсеп килүче сабыйларны тотып тора алмас була (ИЦН диагнозы куела), нибары 26 атналык чагында туа балалар. Кызганыч, берсе генә исән кала... 900 граммлы улын шундук реанимациягә җибәрәләр.
– Мине чыгаргач та ике ай ятарга туры киләчәгенә әзер булдым. Көн саен ике тапкыр янына килеп йөрдем. Еламаска өйрәндем. Палатада ятканда тыелып булмый, билгеле, күпме күз яше түгелгәндер. Аннары үзеңне кулга алып, бала янына кереп китәсең. Мин позитив булырга, балага ышаныч бирергә тырыштым. Аннары хәтта туганнардан безне борчымаска үтендек, ирем белән бер-беребезгә терәк булдык. Диагнозларны өйрәндем, төрле пабликларга язылдым, минем хәлдә калган әниләр чатына кушылдым. Иң зур ярдәмнең берсен шуннан алганмындыр, мөгаен. Табибларга рәхмәт, өметемне өзмәделәр. Баланың күзләреннән күренә ул, бар да яхшы булыр, дип тордылар, – ди Алия.
Әмма бер адым алга барсаң, икене артка ясарга да туры килә кайчак. Җитлекми туган баланың хәле беренче тәүлекләрдә кискен үзгәрергә мөмкин. Әле генә үзе сулаган баланың сулыш алуы начар якка үзгәрә, инде үзе имә башласа да, янәдән зондка күчерергә туры килә... Монда әниләргә алтын таулар вәгъдә итмиләр. Ничек бар – шулай әйтәләр. Һәм моңа беренче көннән үк ияләнергә туры киләчәк...
Догалы бүлек
– Кичекмәстән операция ясарга туры килде миңа. Бала нибары 33 атналык иде. Башта РКБның реанимациясенә алып киттеләр, аннары монда күчерделәр. Хастаханә диварларына тотынып, елый-елый бала янына реанимациягә йөргәнне искә төшерсәм, әле дә тамакка төер утыра, – ди яшь әни Илүсә. – Көн туса, яңа хәбәр, ә аларның берсе дә өмет бирә торган түгел... Башына зыян килгән булырга мөмкин, күзләре буенча шикләр бар, өстәвенә пневмониясе башланды. Трубкаларга уралган бала яныннан чыгып, караватыңа капланып елыйсың да, монда ятучы үзем кебек әниләрдән ярдәм эзлисең. Һәм табасың. Шешәгә сөт сауганда җыелып, бер-беребезнең күңелен күтәреп, шөкер итеп, яңа өметләр белән тагын бала янына барырга әзерләнәбез. Иң ихлас дога, иң изге теләк монда кылынадыр...
Баланың бер канаты әни булса, икенчесе – монда эшләүче табиблар, психологлар, шәфкать туташлары. Бүлектә әле бер ел гына эшләүче Айгөл Абдрахманова – гаиләләрендә беренче табиб. Ижауда укып, ординатурага Казанга кергән. Өметле белгечне күреп алып, монда эшкә чакыралар. 8 ел буе кешене дәваларга өйрәнгән яшь табиб монда килгәч кенә хисләрен яшерә белмәвен аңлый.
– Анысына югары уку йортында өйрәтмиләр икән, кызганыч. Һәр баланы үзең аша уздырасың, әти-әниләргә җылыңны бирәсең, ә кичкә бушап каласың... Беренче вакытта кирәкле сүзләр эзлисең, сорауларга җавап бирү тәҗрибәң дә юк. Шуңа кайвакыт «яшь әле», «тәҗрибәсе җитәрме» дигән шикле карашлар сизелде, – дип бүлешә Айгөл Абдрахманова. – Болар барысы да вакыт белән килә. Остазларым белән килешәм, безнең бүлеккә эләккән балалар – бик рәхмәтле пациентлар. Дәвалауның нәтиҗәсен тиз күрәсең, шундук үзгәрешләр сизелә дә башлый.
Бәхетле бүлек
Реанимация һәм анестезиология бүлеге мөдире Марат Садретдинов 20 еллык хезмәт йомгагын сүтә. 470 граммлы пациентын да хәтерли ул...
– Безнең эштә геройлар бер генә түгел: сау-сәламәт бала үстерү юлында әни дә, аны күзәткән табиб-гинекологлар да, баланың дөньяга тууы, аннары кем кулына эләгүе дә исәпкә алына. Баланың беренче 1000 көне бик мөһим. Яралган көннән үк санала бу чор. Кеше карында ук формалаша, ә бу балалар шул юлны узмаган һәм алар бу тормышка әзер түгел әле. Организм үсәргә, тернәкләнергә тиеш, ә без шул чорда янәшә булып, аның формалашуына зыян салмыйча ярдәм итәргә тиеш, – ди табиб.
Бүлектә эшләүче ак халатлы фәрештәләрнең бәхетле көнен барлыйбыз. Җавап бирер өчен бераз уйланырга да кирәк, билгеле.
– Пациент терапиягә җавап бирсә, уңай үзгәреш күзәтелсә... Кичтән «исән калыр микән» дип борчылган баланың хәле иртән уңайланса... Бәхет! Менә шушыннан алган канәгатьлек хисен башка берни белән дә чагыштырып булмый, – дип сак кына елмая Марат Альбертович. – Вакытыннан алда туган бала гомеренең беренче айларында ук гади кеше гомер буена да үтмәслек сынаулар уза. Сабый боларны җиңеп чыга алса, максатчанрак булып үсә. Тормышка сусау дип атала бу!
Еллар узгач, бу бүлеккә яңадан кайта кайберләре. Тик бу юлы рәхмәт әйтер өчен, уңышлары, сөенечләре белән бүлешер өчен. Араларында спортчылар да, музыкантлар да, рәссамнар да күп. Баланың тормышында бар да яхшы булуын аңлар өчен табибларга аларның янып торган күзләрен күрү дә җитә. Әти-әнисенең игътибары, балага биргән вакыты, тәрбиясе дә шушы күзләрдә чагыла. Ел саен ноябрь аенда – Бөтендөнья вакытыннан алда туган балалар көне уңаеннан бу юлны узган балалар, әти-әниләр очрашуга җыелып, табиблар, психологлар белән аралаша, борчыган сорауларына җавап алып яңа көч җыеп китәләр. Уртак хатирәләр, уртак җиңүләр әнә шулай йөрәкләрне йөрәкләргә бәйли...
Бүлеккә керә торган ишек төбендә ут кабызып куйды шәфкать туташлары. Хәзер әниләр килә башлый, диләр. Кавышу вакыты җиткәнен сизгәндәй, палаталардан елаган нәзек тавышлар ишетелә башлады. Күз яшьләрен сөртеп, бөтен борчуларын теге якта калдырып, бер-бер артлы әниләр килеп керер. Яшәү көченә тагын дога, тагын өмет өстәлер...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез