Газетага язылу

«Кайтчы, балам»: уллары СВОда булган әниләр барысы да бер теләктә

Ситсы яулык та, ефәк күлмәк тә кирәк түгел. Алар бәйрәмнәргә бүләк көтми хәзер. Уллары алгы сызыкта чакта ашаудан калалар, бәгырь кисәкләренең «мин исән» дигән сүзләрен ишеткәнче, күзләренә йокы керми.

«Кайтчы, балам»: уллары СВОда булган әниләр барысы да бер теләктә
Фото: Татар-информ

Сабыр гына көтәләр, очрашу көнен күз алдына китереп, балавыз да сыгып алалар. Бер генә теләк белән яши ана йөрәге: тизрәк кайтсын! «ВТ» журналисты махсус хәрби операциядән улларын көтүче әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеште.

«Айлар буе хәбәр көтәм»

Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында гомер итүче Маргарита Гәрәева инде бишенче елын улы өчен ут йотып яши.

Фото: Маргарита Гәрәеваның шәхси архивыннан

– Ирем белән ике бала үстердек. Кызым Ләйсән кияүдә, улым Айнур да өйләнгән, – ди ул. – Улыбызны бигрәкләр дә ватанпәрвәр итеп тәрбияләгәнбез инде. Аны бит армиягә дә аласы түгелләр иде. Үзе хәрби комиссариатка барып, җибәрүләрен сорап йөргән. Ул чакта да инде бу баланы ерак җибәрмәсләр, Казанда гына хезмәт итәр, дип тынычландым. Ул чакта Чечняда хәлләрнең куркыныч вакыты иде. Иптәшләре белән уйлашканнар да бергәләп шунда киткән болар. Шөкер, Аллаһы Тәгалә минем ялваруларымны ишетте, улым исән-имин кайтты. Кайтты да Казандагы дары заводына эшкә урнашты.

Өлешчә мобилизация башлангач, Айнурны повестка белән чакыртып алалар. Баксаң, армиядән кайткач тапшырырга тиешле документлары үзендә калган икән. Башкаларны СВОга чакыра башлыйлар, ә Айнурга хәбәр юк. Менә шунда ул, хәрби комиссариат ишеген тагын үзе ачып керә.

– Чечняда хезмәт иткән дуслары белән бергә киңәшкәннәр дә аерылмаска булганнар. Улым ике дә уйламыйча, килешү төзеп кайткан. Бу хакта безгә китәргә бер көне кала хәбәр итте. Улымның кыю икәнен белә идем, әмма бу кадәр үк дип уйламаганмын, – ди Маргарита. – 5 ел буена энә өстендә утырган кебек мин. Йоклаганда да, уянгач та телефон гел янымда. Улым өченче тапкыр яраланды инде. Берәр ай элемтәгә чыкмаган вакытлары да була. Ул чакта мин яшәмим дә, хәтта суламыйм да төсле. Гәүдәм монда, үзем балам янында кебек. Әле ярый анда да үзе җаен таба. Алгы сызыкка кереп киткәндә, рация белән утыручы егет аша хәбәр калдыра. Озак элемтәгә чыкмый торса, мин эзли башлыйм инде. 1 айга югалгач, еладым да еладым. Ниләр генә уйлап бетермәдем. «Әни, мин исән, борчылмагыз», – дигәнен ишеткәч, йөрәккә җылы керде. Шуннан соң өстәл янына килеп утырып, җылы ризык ашадым. Әле менә ялга кайтырга тиеш. Әниләр көненә миңа иң зур бүләк шушы инде.

«Рамилемне шул күлмәге саклап йөртә»

Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында гомер итүче Сания Ишмурзинаның улы Рамил, 2024 елда килешү төзеп, махсус хәрби операциягә китеп бара. Әти-әнисе, туганнары өчен көтелмәгән хәбәр була бу.

Фото: Сания Ишмурзинаның шәхси архивыннан

– Ирем Гатаулла белән дүрт бала үстердек. Ике кызыбыз, ике улыбыз бар. Малайлар – игезәк. Берсе – сөннәтле, икенчесе күлмәк белән туды аларның. Рамилемне шул күлмәге саклап йөртә инде. Инде үлде дигәндә дә терелеп киткән балакаем, – дип сөйли Сания апа. – Рамил СВОга киткәч, дөньяның бер яме калмады. Төн йокылары качты инде безнең. Уянып китәм дә догалар укыйм. Аллаһы Тәгаләдән баламны саклап йөртүен сорыйм. Улым алгы сызыкка кирәк-яраклар кертү өчен җаваплы. Биш мәртәбә каты яраланды инде. Аркасы, бавыры, үпкәсе тулы ядрә кыйпылчыклары. Соңгысында бигрәк каты яраланган. Госпитальгә вертолет белән илтергә туры килгән. Янындагы шәфкать туташы шулкадәр өзгәләнеп: «Син яшәргә тиеш!» – дип, бер минутка да күзләрен йомдырмаган. Йоклап китсә, коткарасы булмаганнар.

Үз авылларында матур гына гаилә корып, хатыны белән ике кыз сөеп яшәп яткан Рамилнең бу адымы көтелмәгән хәл була.

– Без бөтенләй бетерештек. Күңел тулырга гына тора. Хәзер җыр да тыңлый алмый башладык. Елыйбыз. Улымнан бер хәбәр килмәсә, күңел тыныч түгел. Нишләргә дә белмибез инде. Берсендә 45 көн бернинди элемтә булмады. Ул чакта ничек яшәгәнбездер, белмим. Ашаудан калдык, сөйләшәсе дә килмәде. Үзебезне мәҗбүриләп кенә малларны карап керәбез дә янә дога укыйбыз. Бабай белән икәү бергә борчылабыз. Гадәттә улым, алгы сызыкка кереп киткәндә, безгә хәбәр бирә. Иртәнге як була ул. Без ул чыкмыйча чәй дә эчмичә торабыз. Кайчак төш вакытлары җитә. Берсендә үзе дә: «Әни, сез мине көтеп тормагыз, бәлки мин аннан ун көнсез дә чыкмам, чәйләрегезне эчегез», – диде. Аллаһы Тәгаләгә тапшырган инде. Башкача бернишләп тә булмый, – ди Сания апа. – Монда да, анда да дога гына кирәк. Бервакыт аларны чолганышка алганнар. Икенең берсе: я әсирлек, я үләсең. Менә шулчакта Рамил бар белгән догасын кычкырып укый да кулына коралын ала. Ике генә егет исән калган, берсе – улыбыз. Ирләр еламый, дисәләр дә, якын дусларын югалткач, елый балакаем. Мин аның тавышыннан ук төннең ничек узганын, ниләр күргәнен аңлыйм инде хәзер.

Сания апа үзе монда булса да, күңеле улы янында. Андагы хәлләрне белеп тора, шундагы тормыш белән яши төсле.

– Улым белән сөйләшкәндә дусларының да хәлен белешәм. Бөтенесе газиз миңа. Яңгыр яуса да читен, салкын булса да күңелем өши. Бу арада көннәр яңгырлап тора икән аларда. Егетләр янына кергәч, үзенең бөтен коры киемен калдырып чыккан. «Ыштанымны да салып бирдем инде, әни», – ди. Андагы дуслары өчен нишләргә дә белми. Ялга кайтса да, күңеле белән шунда. «Мин анда кирәк», – дип кенә тора, – ди Сания апа. – Миңа берни кирәкми. Матур кием киясем дә, каядыр чыгып йөрисем дә килми. Улым гына исән-сау яныбызга кайтсын иде. Безнең йөрәктә ниләр барлыгын баласын көтүчеләр генә белә торгандыр.

«Үзем, хәрби булсын, дидем»

Кукмарада гомер итүче Зөлфия Гасыймова улының кечкенәдән хәрби булуын тели. Егет кеше өчен шуннан да яхшы һөнәр юк, дип киңәш бирәләр аңа. Шуннан соң улын ияртеп, Казанга танк училищесына юл тота ул. Ә анда килгәч, артиллерия училищесына барырга киңәш бирәләр. Шулай итә дә Зөлфия апа. Улы Казанда укый, аннары Санкт-Петербургта белем ала, инде хәзер подполковник дәрәҗәсенә җиткән.

– Һөнәре шундый булганны да беләм, әмма йөрәгем әле дә кабул итеп бетерә алмый. Баламның исән-сау яныма кайтуын көтәм. Ул да мин борчылганны белә. Бервакыт танк эчендә чакта шалтыратып: «Әни, мин сине яратам», – диде. Ул мине ишетми, мин аны ишетәм. Шушы сүзләр әле дә колагымда яңгырап тора. Тиктомалдан гына шулай димәгәндер инде ул. Анда бит адым саен үлем сагалап тора. Шул сүзеннән соң да бер атна авырдым, – дип сөйли Зөлфия апа. – Улымның озак вакыт хәбәрсез торган чаклары бар. Үзебез шалтыратырга да уңайсызланабыз. Әле кайчак шалтырату да куркыныч бит.  Күбрәк үзеннән хәбәр көтеп яшибез. Улым андагы хәлләрне бик сөйләми. Ялга кайткач та сораштырып карыйм, бар да яхшы, дип тынычландырырга тырыша. Солдатлары өчен нишләргә дә белми инде. «Алар – минем иң якын кешеләрем, бертуганнарым кебек», – ди.

Хәрби иренең артыннан калмаган хатыны да Кукмарада яши хәзер.

Икебезгә бер уй, бер хәсрәт. Ана йөрәге гел баласын гына уйлап тибә ул. Улым уемнан чыкмый. Ятсам да, торсам да гел минем белән. Өстәл янына утыргач та, балам бу ризыкларын ашый алмый бит инде, дим. Һәр сөйләшү колагымда тора, һәр әйткән сүзе йөрәгемдә, – ди Зөлфия апа. – Бер көн хәбәр булмаса да, кайгырам. СМС килмәсә дә, утта янам. «Әни, бар да әйбәт», – диюенә башта сөенәм, ә аннары 10 минут узуга, тагын уйга чумам. Ниләр кичергәннәрен кем белә соң бу балаларның, дим. Газизләрен көтүче әниләрнең берсе дә бала хәсрәте кичермәсен иде. Бернинди бүләкләр дә күзгә күренми, улым гына исән булсын!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре