Газетага язылу

МАКСаты бар: «Макс» мессенджерының мөмкинлекләре арта

Өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләреннән файдаланасың, «больничный»ны ябасың, идарәче компаниягә гозереңне җиткерәсең. Татарстанда яшәүчеләргә «Макс» мессенджерының мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Яңа юнәлешләр турында да әйттеләр.

МАКСаты бар: «Макс» мессенджерының мөмкинлекләре арта

Россиядә «Макс»тан 90 миллионга якын кеше файдалана. Шул исәптән һәр дүртенчесе үз аккаунтын Дәүләт хезмәтләре порталына беркеткән. Республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак әйтүенчә, Татарстанда «Макс»тан файдаланучылар саны 1,6 миллион кешедән артып киткән. «Бу – республикада интернеттан файдаланучыларның яртысыннан да күбрәге. Мессенджерда 600 меңнән артык ачык сәхифә бар, ә алардагы мәгълүматны көн саен 750 меңнән артык кеше күзәтеп бара», – диде ул.

Алексей Клонцак әйтүенчә, «Макс» ул – гади мессенджер гына түгел, ә дәүләт белән элемтә мәйданы да. Бу уңайдан, министр урынбасары мессенджердагы Дәүләт хезмәтләре кушымтасы турында искә алды. «Мисал өчен, «Макс» аша күпфункцияле үзәккә язылырга, юллаган белешмәнең статусын, документларның әзерлеген белергә мөмкин. Татарстанда яшәүчеләр «Макс» аша МФЦдан 1,5 миллионга якын белешмә алган», – диде ул.

«Макс» үз статусыңны расларга да ярдәм итә. Сүз цифрлы ID турында бара. Әлеге хезмәт ярдәмендә яшеңне һәм шәхесеңне генә түгел, ә ташламаларга ия булуыңны да (мәсәлән, студент яки күпбалалы гаилә) раслатырга мөмкин.

Бүген республикадагы идарәче компанияләрнең барлык йорт чатлары «Макс»ка күчеп беткән. «Бүген шундый 15 меңгә якын элемтә мәйданы бар. Аларда күпфатирлы йортларда яшәүче 1 миллион кеше теркәлгән. Фәкать фатирлар саны аз булган йортлар буенча гына чикләү бар», – диде министр урынбасары. Алексей Клонцак «Макс»тагы йорт чатларының өстенлекләрен дә әйтте. «Йорт чатында барлык гозерләрне калдырырга мөмкин. Болай эшләгәндә идарәче оешма сезне шунда ук ишетәчәк һәм тиешле чарасын күрәчәк. Бу – гариза язуга караганда күпкә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк», – диде ул.

Алга таба милек хуҗалары һәм идарәче оешмалар арасындагы элемтәне тагын да камилләштермәкчеләр. «Макс»та йорт чатларында шикаятьләрнең дөреслеген тикшереп, проблеманың күпләргә кагылу-кагылмавын ачыклау өчен, ясалма фәһем кертергә ниятлиләр. «Мисал өчен, йорт чатында өч кеше подъезд ишегенең ватык булуы турында хәбәр итеп, фото җибәрде, ди. Бу чыннан да шулай икән, ясалма фәһем проблеманы раслаячак һәм идарәче компания, бу хакта гариза килгәнне көтеп тормастан, мәсьәләне хәл итәчәк», – дип сөйләде Алексей Клонцак.

Цифрлаштыру сәламәтлек саклау тармагына да үтеп керә. «Бер ел эчендә «Макс» аша табибка 300 меңнән артык кеше язылды», – диде республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов. Татарстанда яшәүчеләр «больничный»ны да читтән торып кына яптыра икән. Ай саен 10 меңләп кешенең мондый мөмкинлектән файдалануын әйттеләр матбугат очрашуында.

Андрей Ефремов вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен «Макс» аша яптыру тәртибе турында да сөйләде. «Табиб пациентны кабул иткәндә, аның авыруы җиңел формада узуын күрсә, ул киләсе «очрашу»ны видеоэлемтә аша үткәрергә тәкъдим итәргә мөмкин. Билгеләнгән вакытта табиб пациент белән «Макс» аша элемтәгә керә, аның хәлен бәяли һәм  авыруның зары булмаса, «больничный»ны дистанцион рәвештә яба. Димәк, табибка мөрәҗәгать итүчеләргә поликлиникага кабат барып йөрү кирәкми, вакыт та янга кала. Бу ерак авылларда яшәүчеләр өчен аеруча уңайлы», – диде министр урынбасары. Интернет кына эшләсен.

Россиядә «Макс» аша машина йөртү таныклыгын күрсәтү хезмәте дә эшли башлаган. Цифрлы документ кәгазь документ белән бертигез юридик көчкә ия, аны теләгән вакытта кулланырга мөмкин. Моның өчен цифрлы IDны ачарга һәм «Транспорт» бүлегендә кирәкле документны сайларга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре