Сатудан алынган
Татарстан Хөкүмәте йортында чыгыш ясаганда, Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ел башыннан белгечләр тарафыннан 20 төр продукциянең 400 дән артык үрнәге тикшерелүен җиткерде. Һәр өченче проба санитария нормаларына туры килмәгән.
– Сатудан 5 тоннага якын әзер ризык, ә гомумән, 16 тоннадан артык сыйфатсыз продукция алынды. Тикшерелгән әзер ризык үрнәкләренең 73 проценты тиешле таләпләргә туры килмәде. Сүз ролл, салат һәм итле ризыклар турында бара. Хокук бозучыларга 565 мең сумлык штраф салынды, – ди Марина Патяшина.
Аның сүзләренчә, хокук бозулар еш кына кече бизнес предприятиеләрендә санитария таләпләрен үтәмәүгә бәйле. Аерым алганда, кайбер оешмаларның кирәкле биналары һәм җиһазлары юк, җитештерү барышында эзлеклелек үтәлми һәм продуктларны саклау шартлары бозыла. Тикшерүләр азык-төлек кибетләренә дә кагылган. Октябрьдә 90 тәүлеккә «Продуктовый рай» кибете ябылган. Анда куллану вакыты чыккан ризыклар һәм әзер ризыкларда эчәклек таякчыгы бактерияләре табылган.
Кулланучылар яклы
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова, үз чиратында, сыйфатлы товарлар базарын булдыруга «Гадел билге» («Честный знак») санлы маркировка системасы ярдәмгә килә, дигән фикердә. Ул товарның бөтен юлын күзәтергә мөмкинлек бирә икән. Бүген азык-төлекнең 38 төркеменә мәҗбүри маркировка ясалырга тиеш, аларның 35 ен Роспотребнадзор күз уңында тота.
– Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча, быел 5 мең берәмлектән артык продукция сатудан алынды. Бу – нигездә тәмәке, кием-салым, су, сөт продукциясе. Маркировкаланмаган 2 мең берәмлек товар тикшерү барышында сатуга чыгарылмады, – диде Юлия Булатова журналистлар белән очрашуда. – Күзәтчелек органы белгечләре административ хокук бозулар турында 345 беркетмә төзеде, 45 материалны судка җибәрдек. Аларның 13 е инде каралды, ә 500 берәмлектән артык продукция конфискацияләнде.
Белгеч сатып алучыларны уяу булырга һәм шул ук вакытта ярдәм итәргә чакыра. Чөнки «Гадел билге» системасы һәркемгә товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Моның өчен телефонга мобиль кушымтаны урнаштыру һәм товардагы кодны сканерлау да җитә. Кушымта шунда ук товарның составын, рөхсәт документларын күрсәтә. Сатып алучы хокук бозуны ачыклый икән, онлайн режимда кирәкле органнарга мөрәҗәгать итә ала.
– Быел 9 айда 400 дән артык шундый мөрәҗәгать килде һәм аларның 40 проценты буенча оператив рәвештә профилактик чаралар күрелде. Татарстан халкы ярдәме белән безнең эшнең нәтиҗәлелеге сизелерлек артты, чөнки бизнес, контроль-күзәтчелек органнары һәм кешеләрнең уртак тырышлыгы белән генә сәүдә рәтләрен чын-чынлап куркынычсыз һәм үтә күренмәле итә алабыз, – ди Юлия Булатова.
Аның сүзләренчә, быел Роспотребнадзорның республика буенча идарәсенә 14 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Аларның 56 проценты – кулланучылар шикаятьләре. Елдан-ел төрле хезмәт күрсәтүчеләргә дә таләпләр арта бара. Юлия Булатова, косметология клиникасы һәм фитнес-үзәккә карата булган шикаятьләргә аерым тукталды. Мәсәлән, Казанның Пушкин урамындагы матурлык салоны клиентларын кисәтмичә үз эшен туктата. Төрле матурлык процедураларына алдан түләп куючылар сатып алынган хезмәтләрдән файдалана алмый кала. Роспотребнадзорга чибәрлеген кайгырткан 36 хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Кулланучылар файдасына 9 миллион сумнан артык акча түләтәләр. Яз айларында шау-шу тудырган «А-fitness» фитнес үзәге эше дә судка барып җиткән. Фитнес үзәге башта клиентларына акча кайтара анысы, ләкин ахырдан юкка чыга. Хәзер аларның эше Ленинград өлкәсе судында карала.
– Быел 9 айда 1 меңнән артык суд утырышында катнаштык. Кулланучылар файдасына түләтелгән акчаларның гомуми суммасы 100 миллион сумга якын, – диде Юлия Булатова.
Таләпләр бер төрле
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова исә ведомство тарафыннан үткәрелә торган бәйсез экспертизаларга тукталды. Быелның 10 аенда лабораторияләрдә 257 төрдәге товар тикшерелгән. Бу, нигездә, сөт, ит һәм балык продукциясе. Аларның 24 проценты тиешле таләпләргә туры килми, дип табылган.
– Быел тикшерүгә сайлап алынган сөт продукциясенең һәм балык консервларының сыйфаты шактый югары. Элек тикшерелгән атланмайның 50 процентын сатудан алсак, хәзер бу күрсәткеч нибары 6 процент кына, – ди Розалия Арсланова. – Сырларның 60 процентында техник регламент таләпләреннән тайпылышлар билгеләнде. Нигездә аның составы турында дөрес мәгълүмат бирелми. Ике ел элек эремчек продуктларында бик күп тыелган препаратлар ачыклаган булсак, быел күрсәткечләр яхшы. Димәк, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан башкарылган профилактик эш нәтиҗәләр бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез