Газетага язылу

Тәрәзә ачык торсын: Татарстанда сөрем газыннан агуланып үлүчеләр арткан

Татарстанда ел башыннан бирле ун кеше сөрем газыннан агуланып үлгән. Бу былтыр ел буе теркәлгән фаҗигале саннардан ике ярым тапкыр күбрәк. Шуңа күрә республикада яшәүчеләргә газ җиһазлары белән эшләгәндә аеруча сак булырга кирәклеге турында искә төшерделәр. Ваемсызлыкның күпмегә төшүен дә әйттеләр.

Тәрәзә ачык торсын: Татарстанда  сөрем газыннан агуланып үлүчеләр арткан
Фото: Татар-информ

Бу елның 11 аенда республикада сөрем газы белән агулануга бәйле 39 очрак теркәлгән. Аларда 68 кеше зыян күргән. Ни кызганыч, 10 кешенең гомере өзелгән. Фаҗигале очракларның күбесе Яңа ел бәйрәмнәренә һәм елның беренче чирегенә туры килгән.

– Быел көнкүреш газына бәйле гадәттән тыш хәлләр узган елгы күрсәткечләрдән артып китте: 2025 елда шундый 35 очрак теркәлгән иде, аларда 68 кеше зыян күрде, шул исәптән 4 се үлде, – диде «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директоры урынбасары Рәмис Сәлахов. – Анализ күрсәткәнчә, фаҗигаләрнең күбесе газ колонкалары белән җиһазландырылган йортларда килеп чыга. Татарстанда шундый 5053 күпфатирлы йорт бар, аларның 2181 е Казанда урнашкан. Газ җиһазларыннан озак вакыт файдалану төтен һәм вентиляция каналларында һава йөрешенең начараюына китерә.

Шул сәбәпле бүген республикадагы 138 күпфатирлы йорттагы 1179 газ колонкасын зәңгәр ягулыктан өзгәннәр. «Әлеге очракларның 1050 се – Казанда, 111 е Бөгелмәдә теркәлгән», – диде Рәмис Сәлахов.

Белгечләр газ торбаларының торышын да даими рәвештә тикшереп тора. Быел йорт дивары яныннан уза торган газүткәргечне тиешенчә карап тотмауга бәйле 675 очрак ачыкланган. Газ торбаларына милек хуҗалары үз белдеге белән төзегән янкормалар комачау итә, ди белгечләр. «Тикшерү барышында үзгәртеп планлаштыруга бәйле – 59, җиһазларны үзләре  алмаштыруга бәйле 67 очрак ачыкланды. Гаеплеләр зәңгәр ягулыктан өзелде. Шулай ук, газдан файдалану кагыйдәләре үтәлми торган йортларны электр плитәләре һәм электр су җылыткычларына күчерү мәсьәләсе дә карала. Тәҗрибә рәвешендә мондый эш Казан һәм Түбән Камада башланды инде», – диде Рәмис Сәлахов. Газ белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы торбаларның төзеклегенә генә түгел, фатир һәм йорттагы җиһазларның дөрес эшләвенә дә бәйле.

Билгеле булганча, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елга бер тапкыр башкарыла. Бу эш барышында белгечләр өйдәге газ җиһазларының, газүткәргечнең торышын тикшерә, шулай ук төтен һәм вентиляция каналларының төзеклеген карый. «Моның өчен милек хуҗалары газ хезмәте белгечләренә өйгә керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Тикшерүчеләр килмәгән икән, безнең белән элемтәгә керегез. Бәлки газ хезмәткәрләре сез өйдә булмаган вакытта килгәндер. Бер генә абонентны да игътибарсыз калдырмыйбыз, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтергә уңайлы вакытта килергә тырышабыз», – диде Рәмис Сәлахов.

Быел Татарстанда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтергә килгән белгечләрне өйгә кертмәгән өчен 672 милек хуҗасына 4 миллион сум күләмендә штраф салганнар.

Аның фикеренчә, кешеләр кибеттә азык-төлекнең куллану вакытын бик җентекләп тикшерә, машинага техник тикшерүне дә вакытында үткәреп торалар, тик өйдә газ җиһазларыннан дөрес файдаланырга кирәклеген онытып җибәрәләр. «Газ плитәсе яки газ колонкасының ватык булуын белә торып, аннан файдалану очраклары да бар. Без өйләргә газны бернинди куркынычсыз җибәрергә телибез», – диде Рәмис Сәлахов.

Фаҗига көтмәгәндә дә килеп чыгарга мөмкин. «Күбебез фатирдагы тәрәзәләрне пластикка алмаштырып бетерде, герметик металл ишекләр куйды, димәк, бүлмәләрдә һава йөрми. Бер куб метр газ янып бетсен өчен, якынча ун куб метр һава кирәк. Шуңа күрә аш бүлмәсен даими җилләтеп тору мөһим. Физика кануннары буенча, җылы һава югарыга, вентиляция каналына күтәрелә. Чөнки ул салкын һавадан тыгызрак, ягъни авыррак. Тик моның өчен бүлмәдә һава алмашы булырга, ягъни һава үтеп керергә тиеш», – ди Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Наталья Воронская.

Аның әйтүенчә, күпфатирлы йортларның күбесе фатирга агач тәрәзәләр аша һава үтеп керү исәбе белән төзелгән. «Пластик тәрәзәләргә мода башлангач, бүлмәләр тынчуга әйләнде. Бүген еш очрый торган проблемаларның берсе – төтен торбаларында һәм вентиляция каналларында һава йөрмәү. Моның билгеләре: тәрәзәләр парлана, тәрәзә төбендә су җыела, күгәрек барлыкка килә, вентиляциядән ят исләр керә. Үзегез яшәгән торакта гап-гади тест үткәреп карагыз. Моның өчен тәрәзәне ачып, вентиляция рәшәткәсенә кәгазь куегыз. Һава һәм төтен юлларында тарту көче бар икән, димәк, биредә куркыныч юк. Кәгазь берегеп тормаса, димәк, тарту көче дөрес эшләми», – диде Наталья Воронская.

Рәмис Сәлахов әйтүенчә, газ кулланганда куркынычсызлык гади кагыйдәләрне үтәүдән башлана. «Газ җиһазларының торышын даими күзәтеп торырга, алардан файдалану кагыйдәләрен бозмаска һәм сораулар туган очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез», – диде ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре