Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны – 225 кә, һәлак булучылар – унбишкә, ә зыян күрүчеләр 322 кә кимегән.
Саннар уңай үзгәрешләр турында сөйләсә дә, кызганыч, өйләренә кайтып җитә алмаучылар барыбер күп әле. Әйтик, узган ялларда гына үлемгә китергән шундый бер очрак Актаныш районында була. «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның 50 яшьлек йөртүчесе урында ук һәлак була.
Юл беркемне дә аямый, аларда вакытсыз өзелгән гомерләр бик кызганыч, әлбәттә. Шулай да балалар катнашындагы аварияләр – иң аянычлысы. Быелның ун аена булган мәгълүматлар буенча, алар катнашында 404 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда унбиш баланың гомере өзелгән, 429 ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. ГАИ хезмәткәрләре сүзләренчә, 125 юл һәлакәте игътибарсызлык аркасында килеп чыккан. Мондый бәла-казаларга башлыча 14–15 яшьлек үсмерләр юлыга икән. Ә менә 126 авария пассажир балалар катнашында булган. Мондый аварияләрдә ундүрт баланың гомере өзелгән. Юл һәлакәтләренең унөчендә балаларны йөртү кагыйдәләре үтәлмәгән. Җәяүлеләр катнашындагы аварияләр саны исә 157 не тәшкил итә. ГАИ хезмәткәрләре иң куркыныч вакытны да ачыклаган. Статистика күрсәтүенчә, балалар катнашындагы аварияләр барыннан да бигрәк дүшәмбе килеп чыга икән. Ә тәүлекнең иң куркыныч вакыты – кичке сәгать 6 белән 7 арасы. Бу вакытта балаларны мәктәптән, түгәрәкләрдән алып кайталар.
Мөслимдә яшәүче өч бала әнисе Гөлнар Абдуллина әйтүенчә, балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү дә, аларны саклау һәм яклау да – әти-әни җаваплылыгында.
– Узган ел бишенче сыйныфта укучы улыбызны машина бәрдерде. Мәктәптән кайтканда юлны дөрес урында чыкмаган. Никадәр сөйләп, аңлатып, кисәтеп торсак та, ашыгуы һәм игътибарсызлыгы аркасында бәлагә тарыды. Бәхеткә, җитди җәрәхәтләр алмады. Аягы һәм кулы гына бераз сыдырылды, машина йөртүчегә рәхмәт, тизлеге зур булмаган һәм тиз арада туктап өлгергән. Аның каравы улыбыз гына түгел, сеңлесе белән апасы да гомерлек сабак алды. Хәзер юлны бик карап, сабыр гына чыгаралар. Хәер, сабакны әтисе белән мин дә алдым. Башта үзебезне битәрләдек, аннан соң игътибарыбызны тагын да арттырдык. Бер авыз пешә язгач, балаларны машинада йөртүгә дә карашны үзгәрттек. Утыруга балаларның утыргычларын кат-кат тикшереп, карап чыгабыз. Бары тик шуннан соң гына юлга кузгалабыз, – ди ул.
Озак еллар буе ерак юлга йөрүче машина йөртүче Назыйм Галимов әйтүенчә, юлдагы аварияләрнең төп сәбәпчесе – машина йөртүче үзе.
– Аңардан бик күп нәрсә тора. Машинаның торышы да, тәгәрмәчләрнең алыштырылган булу-булмавы да, йөртү тәҗрибәсе дә, игътибарсызлыгы да, юл кагыйдәләренең белү-белмәве дә, табигать шартларын искә алып йөрүе дә. Җәен яраган кышка ярамый. Әйтик, юлдагылар өчен иң авыр шарт ул – бозлавык. Бигрәк тә томанлы көнне кинәт килеп чыккан бозлавык. Аның иң төп дошманы – тизлек. Тәҗрибәле машина йөртүче бозлавыкны бик тиз сизеп алып, йөртү тәртибен үзгәртә алса да, күптән түгел рульгә утырган кеше җәһәт кенә чара күрә алмаска мөмкин, – ди ул.
Назыйм Галимов әйтүенчә, юлларда бүгенгә кадәр машина тәгәрмәчен алыштырмаучылар да очраштыра.
– Көннәр суытып, юлларны боз каплагач кына тәгәрмәч алыштырырга йөгерергә кирәкми. Бу эшнең алдан ук хәстәрен күрергә кирәк. Шуңа күрә арбаны – кыштан, чананы җәйдән әзерлиләр бит. Барлык сезонда да йөри торган тәгәрмәчләргә дә ышанырга ярамый. Кышын андый тәгәрмәчләрдә йөрү минем кебек тәҗрибәле машина йөртүчеләргә дә бик авырга туры килә әле. Тәҗрибәсе булмаганнарга бигрәк тә, – ди йөртүче.
Исегезгә төшерәбез: дәүләт автоинспекциясе кисәтүенчә, берничә көн дәвамында уртача һава температурасы +5 градустан түбән була икән, тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырыр вакыт. Хәтта юлда кар булмаса да, юка боз катламы барлыкка килү сәбәпле, автомобиль хәрәкәтен югалтырга мөмкин. Тәгәрмәчләрне вакытында алмаштыру, беренче чиратта, машина йөртүче, пассажирлар һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары куркынычсызлыгы өчен кирәк. Кагыйдә бозган өчен кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф каралган.
Ә Зөлфия Габдуллина фикеренчә, юлдагы күпчелек аварияләрнең төп сәбәбе – телефон.
– Хәзер машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кулында – әнә шул замана чире. Балалар да, олылар да юлны телефонга текәлеп чыга. Уяулык сакламасаң, бәлагә юлыгуыңны көт тә тор. Машина йөртүчеләр белән дә шул ук хәл. Танышларым арасында рульдә килеш сериал карап йөрүчеләр бар. Ә машинасында – балалар. Белмим, бу үз-үзеңә шулкадәр ышанычны аңлатамы, әллә җавапсызлыкнымы? – дип аптырый ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез