Миңа кагылмый, дип кул селтәргә ашыкмагыз! Сүз 71 миллионлап кеше турында бара. Алар 6,6 триллион сумга якын мая туплаган, ди белгечләр. Әллә пенсиягә чыгарга ашыкмагангамы, россиялеләрнең 80 проценты диярлек тупланма пенсия белән, гомумән дә, кызыксынмый икән. Лаеклы картлык кемнәргә тәтер?
Эшләп алу
Россия Финанс министрлыгы 2027 елның 1 апреленнән ил халкының тупланма пенсиясен озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасына күчерергә тәкъдим итте. Ил Хөкүмәте комиссиясе әлеге закон проектын хуплады инде. Хәзер аны Дәүләт Думасында тикшерәчәкләр. Яңалыкның асылы – акчаны «эшкә җигү». Бүген озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасында катнашу өчен үзеңә гариза язарга кирәк. Закон проекты нигезендә моны автомат рәвештә генә эшләмәкчеләр.
Тормыш йөген җигелеп тарту мәшәкатьләре белән лаеклы ял турында уйларга ашыкмаучылар өчен ачыклык кертик: дәүләт тарафыннан картлык буенча түләнә торган пенсия ике өлештән тора. Болар – иминият пенсиясе һәм тупланма пенсия. Акчаның иминиятләштерелгән өлеше рәсми рәвештә эшләгән елларда туплана. Шуңа күрә ул эш стажына, пенсия коэффициентының минималь күләменә һәм хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакының 22 проценты күләмендәге акча Социаль фондка күчерелә.
Әмма 2002 елда пенсия системасына яңалык керде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә салына башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды һәм тупланма пенсиягә мораторий кертелде. Ягъни 2002–2013 елларда җыелган акча «катырылды», тик юкка чыкмады.
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзер тупланма пенсияне нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. «Аны Социаль фондта калдырырга яки дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерергә (бу очракта акчаны төрлечә инвестициялиләр. – Ред.) ярый. Пенсия акчасыннан аермалы буларак, тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин. Элек тупланма өлешне пенсиягә чыккач кына алырга ярый иде. Хәзер мондый мөмкинлек 55 яшьтән узган хатын-кызларга һәм 60 яшь тулган ир-атларга бирелә. Дөрес, моның өчен картлык буенча пенсиягә чыккандагы кебек шартлар үтәлергә, ягъни эш стажы һәм пенсия баллары җитәрлек булырга тиеш. Тупланма пенсия кеше үлгәннән соң да юкка чыкмый. Аны мирасчыларга түлиләр. Акчаны кеше вафат булганнан соң алты ай эчендә алырга була», – ди белгечләр.
Тупланма пенсия турындагы мәгълүматны ничек эзләп табарга?
1. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка керәсез.
2. Шәхси кабинеттагы төп биттә «Пенсии. Пособия» бүлеген табасыз.
3. Пенсия хезмәтләре арасыннан «Выписка из лицевого счета в СФР» пунктын сайлыйсыз.
4. «Получить выписку» төймәсенә басасыз.
5. «Заявления» бүлегенә кереп, әлеге белешмәгә сылтаманы табасыз.
6. Документны өйрәнәсез. Анда сезнең тупланма пенсия белән идарә итә торган оешма исеме, җыелган акчаның суммасы турында мәгълүмат бар.
«ВТ» хәбәрчесенең тупланма өлеше, мәсәлән, «Эволюция» дәүләтнеке булмаган пенсия фондына тапшырылган булып чыкты. Социаль фонд белгечләре әйтүенчә, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе юк. Үз вакытында «алтын» пенсия вәгъдә итүчеләр бик күп ишек шакыды. Аларга ышанып, күбебез пенсиянең тупланма өлешен кемгә, кая күчергәнен белмичә дә калдык. Шуңа күрә документлар имзалаганда, шикле тәкъдимнәр булганда, игътибарлы булырга киңәш итәләр. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының үз сайтлары бар. Булачак пенсияне арттырам дип, пенсиянең тупланма өлешен ел саен бер фондтан икенчесенә күчерергә дә киңәш ителми. Моны бернинди югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына эшләргә ярый. Югыйсә инвестиция керемнәре фондта калачак.
Иш янына куш
Тупланма пенсияне өч төрле юл белән алырга мөмкин. Беренчесе – бердәм түләү. Тик бу очракта тупланган акча билгеле бер чиктән артмаска тиеш. 2026 елда ул – 439 776 сум. Бу – нинди сумма? Эш шунда ки, акчаны берьюлы алу өчен тупланма пенсиянең айлык күләме илдәге пенсионерларның яшәү минимумының 10 процентыннан артмаска тиеш. Быел Россиядә пенсионерлар өчен яшәү минимумы – 16 288 сум. Ә аның 10 проценты – 1,6 мең сум. Димәк, исәпләнгән айлык түләү әнә шуннан кимрәк булырга тиеш. Түләүнең фаразланган чоры, ягъни айлар саны федераль закон белән билгеләнә һәм ул ел саен яңадан карала. 2026 елда әлеге күрсәткеч – 270 ай (22,5 ел). Калганы коры исәп-хисап: 16 288х270=439 776.
2014–2026 еллардагы инвестиция чараларын исәпкә алып, тупланма пенсиягез тиешле чиктән артып китә икән, акчаны иминият пенсиясенә өстәп, айлап түләячәкләр. Өченчесе – ашыгыч түләү. Соңгысы ирекле рәвештә күчергән акчага һәм булачак пенсиягә салып куйган ана капиталына кагыла. Шул ук вакытта түләү чоры ун елдан да артып китмәскә тиеш.
Бүген илдә яшәүче 34,4 миллион кешенең 3,6 триллион сум тупланма пенсиясе – шәхси фондларда, 36,5 миллион кешенең 2,98 триллион сум акчасы – Социаль фондта саклана.
Ил Хөкүмәте әнә шул триллионнарны озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасына күчермәкче дә инде. Әлеге программа 2024 елдан бирле гамәлдә һәм, мая туплау өчен, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзеп, шунда даими рәвештә акча күчереп баруны күз уңында тота. Беренче елларда дәүләт өстәп тә түли әле. Шуңа күрә яңалык гамәлгә кергән очракта, булачак пенсионерларның акчасы шул ук кулларда калачак, уен тәртибе генә үзгәрә.
Белешмә
Озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы – дәүләттән финанслашу ярдәмендә киләчәккә акча туплау программасы. Аның кысасында, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзисең дә, шунда акча күчереп барасың. Ә фонд акчаны инвестицияли. Килешү ким дигәндә 15 елга төзелә. Түләүләр әнә шул вакыттан соң яки хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач килә башлаячак. Программада дәүләтнең катнашы акча күчереп баручы кешенең еллык кеременә һәм күчергән акчасына бәйле. Дәүләт ярдәменә ай саен кимендә 2 мең сум акча күчереп баручылар гына өмет итә. Бюджеттан финанслашуның иң зур күләме – елына 36 мең сум. Программада катнашучылар ел саен салым чигерүен кайтара ала. 2,8 миллион сумга кадәр мая дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә. Тормыш шартлары катлауланса, мәсәлән, якыннарың, яки үзең каты авырып китеп, кыйммәтле дәвалану таләп ителсә, гаилә туендыручысыз калса, озак вакытка дип салынган акчаны вакытыннан алда алырга мөмкин.
Сораштыру
Узган елның җәендә илдәге дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсе үткәргән сораштыру барышында ачыклаганча, россиялеләрнең 77 проценты тупланма пенсия белән бөтенләй дә кызыксынмый. Респондентларның өчтән бере моны пенсия мәсьәләсе нечкәлекләре белән баш катыру өчен вакыты булмау белән аңлаткан. Илдә яшәүче һәр бишенче кеше ерак киләчәкнең акча ягын кайгыртырга әзер түгел. Тагын 16 проценты цифрлы хезмәтләргә ышанмый, 5 проценты исә «кәгазь боткасы»ннан курка.
Кемнәрнең тупланма пенсиясе бар?
– 1967 елда һәм аннан соң туган, 2014 елга кадәр рәсми рәвештә эшләгән кешеләрдә;
–1953–1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларда, әгәр 2002–2004 елларда рәсми рәвештә эшләгән булсалар;
– тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре түләп баручыларда;
– ана капиталын булачак пенсиягә күчерүчеләрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез