Газетага язылу
  • Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Бир кулыңны: «ВТ» хәбәрчесе үз тиңен эзләүчеләрнең хәлен белеште

Республикада «Профессиональ яучылар институты» эшли башлады. Әлеге проектка Татарстан Мөслимәләр берлеге алынган. Буйдаклар йөри адашып, өйләнергә кеше юк, дип җырлаудан туктарбызмы? «ВТ» хәбәрчесе үз тиңен эзләүчеләрнең хәлен белеште, яучылар белән аралашты, белгечләр фикерен сорашты.

Ялгызларның – үз зары

Саба районында яшәүче Фәрит Нәгыймов, 49 яшенә җитеп, бер тапкыр да өйләнмәгән. Гаилә кору теләге күптән бар. Тизрәк насыйп ярын очратып, балалар сөясе килә. Әнисе белән гомер итә ул.

– Кызлар белән очрашмадым түгел, очраштым. Әмма кияүгә чыкмаска төрле сәбәп табалар. Ә бит гомер үтә. Күбесенең авылга кайтасы килми, ә мин туган җирдән китәргә теләмим. Йортка керү дә дөрес түгел, – ди агроном булып эшләүче егет. – Миңа калса, замана кызлары эштән курка. Шәһәрдә эштән кайткач, диванга ятып ял итәсең. Авылда малын карыйсы, җәен бакча чүбен утыйсы бар. Дөрес, керне машина юа. Чишмәдән су ташыйсы, мичкә ягасы юк.

Балтач районыннан 64 яшьлек Илнур Бәдретдинов та үзенең ничек насыйп яр эзләвен сөйләп күрсәтте. Хәзер инде, ялгыз яшәрмен, дип барысына да кул селтәгән. «Синең машинаң юк бит», – дигән сүзләр күңеленә тигән.

– Начар гадәтләрем юк. Эчмим, тартмыйм, торыр урыным бар. Күпме хатын-кызлар белән таныштым, барысы да кияүгә чыгудан баш тарта. Ир көен көйлиселәре килми, ирек яраталар, – ди Илнур Бәдретдинов.

Димчеләргә дә мөрәҗәгать итеп караган ул, әмма бу тәҗрибә уңышсыз тәмамланган. Соңгысы бөтенләй гайрәтен чигергән.

– «Машинаң бармы?» – ди. «Юк», – дим. «Алайса, син бөтенләй өметсез икән, хатын-кызга беренче чиратта шул кирәк», – ди. Аның сүзе хак шул. Кызларның да үземә туры бәреп әйткәннәре бар. Сабан туена да, кибеткә дә, чишмәгә суга да, авылга әти-әнисе янына да машина утырып кайтасылары килә икән. Бу сүзне бик авыр кабул иттем. Арада фатирыңны сат, бергә торырбыз, диючеләр дә бар. Бер айдан куып чыгарса, урамда калачакмын бит. Юләр түгел лә мин! Әниең исән икән әле, диючеләр дә очрады. Берсе дә кирәкми. Ач тамагым, тыныч колагым дип яшәү күпкә хәерлерәк, – ди Илнур Бәдретдинов.

Ә кызлар нигә үз ярын таба алмый? Казанда яшәүче Альмира Садыйковага 42 яшь. Югары белемле, иҗат белән шөгыльләнә.

– Егетләр күз атмый торган кыз түгел мин. Берсе артымнан озак йөрде. Әнисе яман шеш белән авырганда, ярдәм итеп тордым. Ул вафат булгач: «Өйләнешик, әмма миңа бала кирәкми», – диде. Шуннан соң күңелем сүрелде. Беркая да чыгып йөргәнем юк. Төнге клубларга бармыйм. Ара-тирә булса да, юлымда егетләр очрап тора үзе. Хәзер сайлана башладым. Берсенең тешләре ямьсез, дип каршы килдем. Үзе алтын кеше инде менә. Архитектор егет тә янымда чуалгалый. Өйләнмәгән, әмма саран. Һәр тиенне санап торачак бит ул, – ди Альмира.

Абыстайлардан башлау

«Профессиональ яучылар институты» ярдәмендә әнә шул кешеләрне кавыштырырга ниятлиләр. Проектның исеме җитди күренә, җитди проблема ничек хәл ителер?

– Әлеге өлкәдә яхшы белгечләр бик аз. Хәзерге вакытта 25 районнан гариза кабул иттек. Чит төбәкләрдән дә теләк белдерүчеләр бар. Җыелып беткәч, онлайн семинарлар оештырачакбыз. Башта эшне яучы абыстайлар белән башларга уйлыйбыз. Алар тирә-яктагы ялгызларны белә. Аннан теләге булган башка яучылар да кушылыр, – ди Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. – Кайбер ир-атлар 3–4 тапкыр таныша да, яхшы хатын юк, дигән фикергә килә. Хатын-кызлар исә алай тиз чигенергә җыенмый. Без оештырган «Татар гаиләсе» танышу үзәге нәтиҗәле генә эшләп килә. Кавыштырган гаиләләрнең 85 проценты матур гына яшәп ята. Дөрес, бөтен кеше дә танышып китә алмый. Кызлар арасында, шәһәр кешесе булсын, авылга кайтырга теләмим, эш хакы азрак, чәчәк бәйләме бирми, диючеләр дә бар. Беренче очрашуда ук чәчәк көтмәсеннәр. Егетләр арасында, чәчәк ташучы булып беттем инде, әмма насыйп ярны һаман таба алмыйм, диючеләр дә бар.

Урамнан түгел, интернеттан эзлиләр

Балтачның баш яучысы Мәгъмүрә Хөрмәтуллина әнә шундый фикердә. Үзе исә бу эш белән ун ел элек шөгыльләнә башлаган. Шушы вакыт эчендә 130 га якын кешене кавыштырган. Шулар арасыннан бер генә гаиләнең тормышы барып чыкмаган. Насыйп ярын табучылар рәхмәтен әйтеп тора икән.

– Бик четерекле мәсьәлә бу. Теләсә кем яучы була алмый. Тумыштан бирелгән сәләт, эчке тоемлау бар. Кешенең сөйләшүенә игътибар итәм. Әһә, бу төпле фикерле икән, дим. Җилбәзәкләрне дә тиз ачыклыйм. Кызларның таләпләр зур. Яхшы хезмәт хакы, кәттә машинасы, ике катлы йорты булсын! Кайберләре хәтта сөяркә булырга да риза. Яхшы егет дигәнгә дә исләре китми. Күз төсе, кайсы йолдызлык астында туу да мөһим. Шундый сәер очраклар да булгалый, – ди ул.

Зумерлар танышырга ашыкмый. Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Айгөл Хурамшина әнә шулай ди.

– Танышу проблемасы – бүгенге яшьләргә бик хас күренеш. Яшьләрне таныштыру, аралаштыру өчен яучылар институтын торгызу, совет чорында кулланылган танышу кичәләрен яңарту бүген мөһим юнәлешләр булып санала. Әмма интернет аша танышу яшьләр арасында ешрак кулланыла, – диде Айгөл Хурамшина.

Фикер

Гөлия Җамалиева, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе:

– Халык яхшы яшәргә күнегеп китте, элеккеге авырлыклар юк диярлек. Менә шул хәлдә яшәү рәхәтрәк бит. Психологлар да, үзегезне яратыгыз, аннан башкаларны да ярата аласыз, дип өйрәтә. Тәрбиядән дә күп нәрсә килә.  «Оясында ни күрсә, очканында шул була», – дип юкка гына әйтмиләр.

Европача яшәргә хыялланган идек бит. Ул заман килде дә җитте. Дөрес, анда 18 яшьтә үк үз дөньясында яшәүгә күчерү ягын карыйлар, бездә исә 30 га җитсә дә, әти-әни баласын үз җилкәсендә яшәтә, баласының мәшәкатьләренә уралып, гомер буе һәр нәрсәне булдырып яшәрмен, дип уйлый. «Сукыр мәхәббәт» дигән нәрсә бар. Бала өчен ананың йөрәге өзелә. Күбесе, баланы үзем өчен үстерәм, дип уйлый. Менә бу – зур ялгышлык. Яшьләргә үзләренә мөстәкыйль яшәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Үзләрен кайгыртып, әти-әнигә булдыра алганча ярдәмләшеп яшәүләре дөресрәктер, мөгаен.

Димчеләр аша таныштыруга сак карыйм. Ярату булмаса, кеше интегеп яшәячәк. Шуңа күрә үзләре табышканны, әмма үзара тәрбияле мөнәсәбәт коруны хуплыйм. Гаилә институтын сакларга һәм югалтканны кире кайтарырга кирәк. Яшьләр гаилә корганчы, Ризаэддин Фәхретдиннең «Гаилә» китабын укыса, файдасы күп булыр иде.

Таһирә Кадыйрова, өйләнмәгән ике егет әнисе (Тәтеш районы):

– Ике ул үстердек. Берсе өйләнеп карады, тик хатыны белән озак тора алмады. Киленнең авылда яшисе килмәде. Сыерның да нәселен карап алалар бит. Өйләнгәндә дә шулай итәргә кирәк. Югыйсә җиде бабасын тикшереп алам, дип сүз биргән идем. Кысылмыйм дип, болай эшләмәдем. Борынгылар юкка гына: «Әнисенә карап – кызын, әтисенә карап, улын коч», – димәгән. Берсе шәһәрдә яши. Яше утыздан узды инде. Өйләнү уенда да юк. Алар өчен борчылам. Оныклар сөясе килә бит. Хатыннан күп нәрсә тора. Тәмле телле, ачык йөз булса, гаилә тормышы барып чыгачак. Үзем шундый. «Уңса – казна, уңмаса – каза» дигән әйтем дә бар әле. Димчеләр дә, танышу клублары да кирәк. Дөньяда күпме кеше насыйп ярын таба алмыйча, әрәм булып ята бит. Акыллы, төпле кызны каян табарга? Үзе бер башваткыч бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре