Ашаучы бармы соң аны, әллә электән калган гадәт буенча гына хәстәрен күрүме? Киштәләр әле дә муллыктан сыгылып торалармы, моңсуланып бушап калганмы? Замана базларына төшеп, «ревизия» ясап меник әле.
Кыстый торгач
– И-и-и, хәзерге идән асты – идән астымыни ул? Менә элек әзерләп тә күрсәтә идек! – Биектауда яшәүче Раушания апа телефон камерасы аша миңа үзенең байлыгын күрсәтә. Әнә шул экран аша гына карап булса да идән астына аның белән бергә «төштек». Түшәмдә үргән суганнар эленеп тора, түрдә – калын сайгаклардан ясап куйган озын-озын киштәләр. Барысы да тулы!
Өч бала тәрбияләп үстергән Зариповлар. Хәзер барысы да үз тормышларын корып, шәһәрдә яши. Билгеле инде, авыз саны арткан ишле гаиләдә.
– Күп булсак та, хәзер азрак ашыйлар. Балалар үскән чорда җир җиләге кайнатмасын гына да өч литрлы 40 банка әзерли идек. Әле аның карлыганы, курасы, алмасы бар иде. Чия, слива компоты, төрле салатлар дисеңме – җәй җиткәнче берсе дә калмый иде. Әле үз әниләремнән дә алып кайтып ашый идек бит вареньены. Хәзер балалар да шәһәр ризыгына ияләште. Оныклар моның ише салатларны бөтенләй ашамый. Кайнатма-компотларыма да кибет соклары көндәшлек күрсәтә, – дип экскурсиясен дәвам итә Раушания апа. – Менә бу әзерләгәннәре дә көчкә ашалып бетә. Кыстый торгач, кирәкмәсә дә биреп җибәрә торгач, бушатам бу киштәләрне.
Идән астыннан чыгып, баз тирәләрен дә әйләнеп кердек. Бәрәңгенең төп өлеше монда саклана. Итләрне дә тозлап, кар базында саклаган, ул итне тозлау үзе бер күңелле эш булган чакларны, тозлы ит тәмен сагынып саубуллаштык.
Ерак әби-бабаларыбыз өчен ризыкны тозлап, кайнатып саклау кышны тук чыгуның бердәнбер юлы булган. «Кирәк» дип башкарылган бу эшләр совет чорында үзенә күрә бер шөгыль, юнәлеш булып китә, хәтта хуҗабикәләрнең бурычына әйләнә. Ышанычлы, үзеңнеке, кул астында гына бит.
Ничек ташлыйсың?
Нәрсәгә дип шулкадәр әзерлисең? Бу сорауны авылда яшәүче тынгысыз әти-әниегезгә ничә тапкыр әйткәнегез бар? Әйдәгез, хуҗабикә мантыйгы белән уйлап карыйк алайса. Моның өчен Балык Бистәсендә яшәүче күпбалалы әнигә – Филүзә Кашаповага иярик. Үз әнисеннән күреп үскән тырышлыкны үз гаиләсендә дә эшкә җигә яшь хуҗабикә.
– Иртә язда әллә тишелә, әллә юк, дип запас белән чәчәм. Барысы да тишелеп чыга! Үсәргә тырмашкан шушы үсентене ничек йолкып атмак кирәк дип, һәрберсен үстерәм. Теплицага чыгарам, анда гөрләп үсәләр. Йә, күпме тырышлык кергән бу үсентеләрдән ничек баш тартасың? Кайда буш урын бар, барысын да төртеп чыгам, танышларга да өләшәм. Өйдә яткан хатынның бакчасы буш булса йә чүп басса, оят бит, – дип елмая Филүзә. – Суын сибеп, чүбен утап, корткычлардан саклап тәрбияләп карап үстерәсең, алар уңыш бирә. Җыеп алгач, ашап бетерерлек кенә булмый ул. Ничек ташлыйсың? Банкаларга тутырып куясың, билгеле. Идән асты шыплап тулмыймы соң инде! Быел 2024 елгы кайбер салатларны ыргыттым. Аның өчен җитди сәбәп кирәк, әлбәттә. Күгәрмәсә, бозылмаса, тагын да тора әле. Кирәктән түгел, әмма банка сатып ала-ала ябабыз. Кемдер искесен түгә-түгә яба. Ашап бетерерлек булмый. Аралашкан кешеләрнең барысының да үз банкалары җитәрлек, күчтәнәчкә ятрак варенье алып барсам гына инде.
Ике буын арасында банкалар саны әллә ни кимемәсә дә, өч литр «бәхет»нең ярты литрлыга әверелгәнен үзегез дә сизәсездер. Балачакта ачкан һәр кайнатма өч литрлы банкада сакланса, хәзер бер ачуда ашап бетерерлек булсын дип, башка үлчәм белән эш итәбез. Әмма барыбер тозлыйбыз!
«Татарстан – иҗтимагый фикер» фонды директоры урынбасары Елена Бондаренко запас әзерләү гадәтләребезне әлеге дә баягы «ПП» модасына да бәйләп карый. Кибетнекен алганчы, үзеңнеке сыйфатлырак шул! Илдәге тотрыксызлык та йогынты ясамый калмый, ди белгеч. Ул-бу була калса дип, гаиләңнең тамагын туйдырырлык запасны кайгыртырга кирәклеге башка сеңгән, күрәсең.
Россиядә узган ел 2 млрд 682 миллион пыяла банка җитештерелгән. Шуның 2 процентын, ягъни 53 миллионнан артыгын шәхси куллар алып бетерә, калганы җитештерү өчен тотыла. Аның кибеттә сатылганын да без ашыйсы бит инде! Яңа банкаларны елга ничәне генә алабыз икән? Аның күбесе елдан елга сакланып килә инде. Аларын да кушып санасаң, банка исәбен беләм димә.
Элек һәр йортның үзәге булып торган идән астына «конкурент»лар да артты шул. Бакчада өлгергән уңышның бихисабы катырып саклар өчен туңдыргычка, ларга кереп тула хәзер.
Урыны башка
Син авылдан китсәң дә, авыл синнән китмәс, диләрме әле? Белгечләр бу тозлау «феномен»ын өйрәнә торсын, ә гореф-гадәт, хәстәрлек барыбер геннар аша яшь гаилә тормышына да үтеп керә. Рәвеше төрле булса да, асылы шул ук. Чаллыда яшәүче Хәсәновлар гаиләсенә суыткыч баш булган әнә. Шәһәр читендә үз йортларын салып чыккан гаилә бөтенләй дә идән асты калдырып тормаган, фундаментны бетон агызып ясаганнар. Аның каравы гаражга өч туңдыргыч кайтып урнашкан.
– Аның үз сере бар. Авылда әти-әни бик зур бакча үстерә. Аларны бу эштән туктатып та, киметеп тә булмас инде. Әле дә яшь агачлар утырталар, түтәлләре елдан-ел озыная гына. Әни кайнаткан, тозлаган әйберләрне өч гаилә ашыйбыз, әле авылы булмаган дусларыбызны да сыйлыйбыз, – дип елмая Алия. – Шуның өстенә үзебез дә бакча үстерикме инде? Әни тозлый, мин катырам. Җиләге дә, помидоры да, кәбестә-кабагы да туралып, туңдыргычка кереп утыра. Бөтнек, җиләк яфрагы, чамбыр ише үләннәрне җыеп, чәйгә бер салырлык итеп катырып куям. Алай витаминнары да яхшырак саклана, пешерергә дә җайлы. Компотка дигән җиләк-җимешне дә аерым савытларга салып, елын язып куям.
Хәзер яшелчәләрне саклар өчен башка уңайлыклар бар. Дөрес итеп туңдырган җиләкләрең кыш көне тәлинкәдә яңа өзеп алып кергәндәй тәгәрәшеп ятачак. Шул ук кышны кайгырту түгелмени бу? Тозлы кыяр белән чия компотыннан баш тартса да, гадәт барыбер күчкәнен Алия үзе дә аңлый. Оясында ни күрсә, дигәндәй...
«Одноклассники» һәм ЮMoney түләү системасы уздырган тикшерүләр менә шундый саннар ачыклаган. Илдә яшәүчеләрнең 56 проценты тозлау-кайнату белән шөгыльләнә икән. «Авито» сервисы да безнең тормыш фәлсәфәсенә төшенергә тырышып караган. 10 мең респондент арасында уздырган сораштыру шундый нәтиҗә биргән: һәр өченче кеше сезонга 21–40 банка яба икән. Һәр дүртенчесе 11–20 банка белән чикләнә, халыкның 6 процентына бәхет өчен 5 банка да җитә.
Бүген кышка әзерләнү тормыш ихтыяҗы түгел инде. Кибетләр тәүлек буе эшли, суыткычлар һәм туңдыргычлар бар, сайлап алыйм, дисәң, баш әйләнә. Шулай да үз кайнатмаларың «культура»сы юкка чыкмаган. Алар өй, йорт төшенчәсенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Өч литрлымы, ярты литрлымы – банкалар балачак тәмен, әти-әниле, әби-бабайлы вакытларны саклый кебек. Алар, чыннан да, запаслар кирәк булган вакытлар турында искә төшерә, «дөнья хәлен белеп булмый» дигән гыйбарәне дә аклый, истәлекләрне саклый. Бушый күрмәсен берүк!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез