Чыбыксыз телефон террорчылыкка кадәр китереп җиткерергә мөмкин. Соңгысы өчен әти-әни җаваплы икәнне дә әйттеләр. Чөнки бала кулына телефонны урам да, мәктәп тә түгел, ә әти-әни тоттыра.
Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев әйтүенчә, балигъ булмаганнарны интернет, төрле мессенджерлар, хәтта интернет-уеннар аша кыек юлга этәрәләр. «Диверсия, террорчылык кебек авыр җинаятьләр кылырга мәҗбүр итү очраклары да бар. Шуңа күрә яшүсмерләрнең интернетта ниләр белән шөгыльләнүенә аеруча игътибарлы булырга кирәк», – ди ул.
Балалар һәм үсмерләрне җинаять юлына этәргән төп сәбәпләрнең берсе – җиңел юл белән акча эшләү теләге. «Яшьләренә күрә балигъ булмаганнар ялганга тиз ышана һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган адымга бара. Быел республикада балигъ булмаганнарга карата экстремизмга бәйле 27 җинаять эше кузгатылды. Алардан төрле каналлар аша җинаять кылу куркынычы турында 139 аноним хәбәр алынды, шул исәптән 52 се мәктәпкә килгән. Инфраструктура объектларына һөҗүм итүгә бәйле 17 җинаять эше теркәлде. Тагын бер кат искәртәм: яшүсмерләрне барлык очракта да диярлек интернет аша җинаять юлына этәрәләр. Бүген балигъ булмаганнарның башын әйләндерү белән шөгыльләнүче аерым бүлекләргә кадәр бар һәм аларда бала психологиясен бик яхшы аңлаучы югары квалификацияле белгечләр эшли. Шуңа күрә дә балага таныш түгел кеше шалтыраткач: «Юк», – дип әйтү авыр», – ди Илдус Гәрәев.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел республикада балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьләр саны 15 процентка (663 тән 563 кә кадәр) кимегән. Яшүсмерләр күбрәк урлауда (237 очрак) гаепләнә. Беренче өчлектә мошенниклык (39) һәм хулиганлык (15) та бар. Министрлыкның Участок полициясе эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгения Боброва әйтүенчә, шуңа да игътибар итәргә кирәк: әле кайчан гына без кайбер җинаятьләрдә балигъ булмаганнар катнашу ихтималы турында уйлап та бирмәсәк, ни кызганыч, бүген алар мошенниклык, дропперлык, тагын да куркынычрагы – экстремизм, террорчылык кебек кыек юлга еш бара. «Соңгы очракларның берсе: яшүсмер полиция бүлекчәләренең берсендәге автомобильләргә ут төрткән. Ул интернетта бер кыз белән танышкан. Кыз сайтка сылтама җибәргән. Әнә шул сылтама буенча узуга яшүсмергә хокук саклау органнары һәм ФСБ исеменнән шалтыратып, җинаятьчел схемага эләгүе һәм 250 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп ителүе турында хәбәр иткәннәр. Яшүсмер әти-әнисенә бер сүз дә әйтмәгән һәм кушкан эшләрне үти башлаган: фотога төшергән, машиналарга ут төрткән, – дип сөйләде Евгения Боброва. – Яшүсмерләр арасында җинаять кылуга китергән төп сәбәпләр – йә, алда әйтелгәнчә, акча эшләү, йә курку. Елның беренче яртысы нәтиҗәләренә караганда, яшүсмерләр арасында транспорт инфраструктурасына ут төртүгә бәйле дүрт очрак теркәлде».
Иң кадерле кешеләребезне йолып алган тагын бер куркыныч – дропперлык. «Бу хакта күпме генә сөйләп торсак та, балигъ булмаганнар арасында банк картасын таныш түгел кешеләргә тапшыру, соңыннан әлеге счетлар аша урланган акчаны күчерү очраклары шактый. Быел гына да шундый 6 үсмергә каршы җинаять эше кузгатылды. Берсе унбер очрак буенча тикшерү уза, – диде министрлык вәкиле. – Балигъ булмаганнарга курьер булырга тәкъдим итеп тә, мошенниклык схемасына тартып кертәләр. Ноябрьдә генә дә әлеге төр җинаять кылган 6 яшүсмер тоткарланды. Аларга, гадәттә, берәр кешедән акча барып алып, аны икенче кешегә тапшырырга тәкъдим итәләр. Әлеге сумманың билгеле бер проценты кесәдә калачак, янәсе. Мондый тәкъдимнәр интернетта бик күп. Җиңел керәчәк акчага алданып, үсмерләр нинди адымга баруын аңлап та бетермәскә мөмкин. Тик мошенниклык схемаларында катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Шуңа күрә интернетта мондый игъланга тап булгансыз икән, шунда ук сөйләшүне туктатырга кирәк».
Бу миңа кагылмаячак, дип фикер йөртергә дә ашыкмагыз, ди белгечләр. «Җинаятьчелек юлына кереп киткән балаларның барысы да диярлек хәлле гаиләдән. Аларның әти-әниләре турында да бары тик уңай фикер йөртеп кенә була. Гаиләгә килгән афәтнең сәбәбе күбрәк бу хакта уртага салып сөйләшмәүгә бәйле», – ди Евгения Боброва.
Татарстан Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча 1 нче бүлеге тикшерүчесе Айрат Гыйниятуллин әти-әниләрне дә кисәтте.
– Кайбер җинаятьләр өчен җаваплылык 16 дан түгел, ә 14 яшьтән үк башлана. Аңлашыла ки, 14 яшьлек үсмер ул – әле бала гына, террорчылык кебек куркыныч юлга кереп китүен аңлап та бетерми. Шуңа күрә бу очракта гаеп әти-әниләр җилкәсендә дип саныйм, – диде ул. – Бүген бала иртәдән алып кичкә кадәр телефонда утыра. Әти-әниләр дә, комачау итмәсен дип, тизрәк баланың кулына телефон тоттырып куя. Өлкәннәр баланың анда ниләр белән шөгыльләнүен белеп, кызыксынып торырга тиеш. Үзләрен «куратор» дип атаучылар яшүсмерләрне нәкъ менә төрле мессенджерларда, социаль челтәрләрдә эзләп таба. Шуңа күрә балаларыгыз аралаша торган чатларда таныш түгел исемнәр, ят кешеләргә тап буласыз икән, баладан аларның кем булуы турында сорагыз, балаларыгызга карата игътибарлырак булыгыз.
Росдетцентрның әйдәп баручы белгече, педагог-психолог Ольга Галанина әйтүенчә, бүген көнозын эштә булган, тынгысыз дөнья мәшәкатьләре белән чапкан әти-әнигә өйдә тикшерүче дә, психолог та, замана баласы өчен авторитет та булырга туры килә.
– Без күбрәк психологик куркынычсызлык турында фикер йөртәбез. Бала үзен аңлауларын һәм ярдәм итәргә әзер булуларын тоеп яшәргә тиеш. Бала ни өчен виртуаль дөньяга чума? Ни өчен таныш түгел кешеләргә ияреп китә? Ул ни өчен үз-үзенә бикләнә, дорфага әйләнә? Чынлыкта, бу – кыен хәлдә калган баланың ярдәм өмет иткән җан авазы. Ул үзенә кыен булуы турында турыдан-туры әйтә алмый, шуңа күрә йомылып кала. Бала өйдәге низаглардан, өлкәннәрнең аннан гел нәрсәдер таләп итүеннән, аларның өметләрен аклый алмаудан туя. Безгә килгән кайбер яшүсмерләр: «Әти-әни миңа күпме акча түкте, ә мин алар теләгәнчә булдыра алмадым», – ди. Аны күрмиләр, ишетмиләр. Шуңа күрә ул виртуаль дөньяга кереп чума да инде, чөнки анда ул үзен иркен хис итә ала, – ди белгеч. – Бу очракта ярамый, дип тыю гына дөрес юл түгел. Болай без баланы читләштерәбез генә. Күбрәк сөйләшергә кирәк. Юк, төннәр буе баланың мессенджерларында казынып утырырга кирәкми, аның белән көненә 15–20 минут аралашырга җай табыгыз. Әти-әнигә психолог кына түгел, ә дөрес сораулар биреп, баланың күңел халәтен аңлаучы тикшерүче дә, интернеттагы «курьер»лардан дәрәҗәлерәк зат та булырга туры килә. Чөнки интернеттан килгән афәт өчен җаваплылык – өлкәннәр өстендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез