Газетага язылу

Таеп китмәсен: юлчылар кышка әзерме?

Татарстанда быел юл эшләренә 97,6 миллиард сум акча тотыла. Зур юллар белән беррәттән авыллар турында да онытмадылар. Яңасын салдылар, киңәйттеләр, күтәрттеләр, яктырттылар. Хәзер кыш турында уйлыйсы. Республиканың көнчыгышында дүшәмбе ява башлаган кар икенче көнне Казанга да килеп җитте. Юлчылар кышка әзерме?

Таеп китмәсен: юлчылар кышка әзерме?

2026 елда республикада юл эшләренә 97 миллиард 695 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

– Бу елга исәпләнгән юл эшләре программасы бик күләмле. Төп юнәлеш – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты. Аның кысасында быел 20,7 миллиард сум акча тотылды. Шул исәптән, 9,4 миллиард сумы – республика бюджетыннан, 11,3 миллиард сумы – федераль бюджеттан, – диде министр. – Проект кысасында Казан агломерациясендә 19 объект төзекләндерелде. Әлеге максатка 2 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Чаллы агломерациясендә 4 объектка – 1,3 миллиард, Түбән Кама агломерациясендә 3 объектка 480 миллион сум акча тотылды. Боларга өстәп, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында республиканың барлык районнарында төбәк дәрәҗәсендәге юлларны капиталь ремонтлау һәм ремонтлау эшләренә 1,4 миллиард сум акча бүлеп бирелде. 85 объектта автомобиль юлларын һәм күперләрне тәртипкә китерүгә тагын 15,5 миллиард сум акча сарыф ителде. Барлык эшләр дә төгәлләнде. Нәтиҗәдә республика халкы сыйфатлы юллардан йөрү мөмкинлегенә ия булды.

Министр әйтүенчә, 2026 ел азагына кадәр Татарстанда юлларның 53,9 проценты норматив таләпләргә җавап бирәчәк. 2030 елга кадәр әлеге күрсәткечне 60 процентка кадәр җиткерү бурычы тора.

Таш юл авылларга да барып җитәчәк. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысасында быел 7 объектта төзелеш һәм реконструкция эшләрен башкарганнар.

– Татарстанда гомуми кулланылыштагы юлларның озынлыгы 40 мең чакрымга якын тәшкил итә. Шуның 25 мең чакрымы – муниципаль, 14 мең чакрымга якыны – төбәк дәрәҗәсендәге юллар. Әнә шул 14 мең чакрым юлның 8,5 мең чакрымы грунт юлларга туры килә. Аның 8 мең чакрымы торак пунктлар эченнән уза. Ел саен 100 чакрымга якын юлга таш җәябез. Бу эш республикада үзара салым программасы кысасында да башкарыла. Әлеге эшләр алга таба да дәвам иттереләчәк, – диде Фәрит Хәнифов.

Киләсе елга фаразланган зур төзелешләр турында да әйтте ул. «Юлүткәргечле Горький шоссесы дублеры участогын киләсе елның җәендә – Республика көнендә кулланышка тапшырачакбыз, – диде министр күпләрнең телендә булган юл төзелеше турында. – Барлык диннәр гыйбадәтханәсе һәм аның тирә-юнен республикада яшәүчеләр дә, туристлар да үз итте. Тик биредә тимер юл аша чыгарга кыен. Мәсәлән, бу айда анда тәүлегенә 150–160 поезд уза. Шуңа күрә биредә юлүткәргеч төзү турында карар кабул ителде. Моның өчен 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Горький шоссесы дублерының бер өлеше булган юлүткәргечне төзеп бетерәчәкбез һәм ул һәрвакыт ачык булачак. Дублер юлның үзен төзү исә әлегә киләчәк планда гына бар, чөнки ул бик зур капитал таләп итә».

Без исә бүгенгә әйләнеп кайтыйк. «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов әйтүенчә, быел Татарстанда 155 чакрым озынлыктагы федераль автомобиль юллары норматив таләпләргә туры китереп төзелгән һәм төзекләндерелгән.

– Бу елның иң төп проекты – Р-239 Казан–Оренбург автомобиль юлының 30 нчы чакрымыннан 43 нче чакрымына кадәр юл участогы реконструкцияләнде. Биредә полосалар саны икедән дүрткә кадәр артты. Ясалма корылмалар төзелде һәм төзекләндерелде, – диде ул. – Шулай ук, гомуми озынлыгы 17,6 чакрым тәшкил иткән федераль автомобиль юлларының ике участогында капиталь ремонт ясалды, полосалар саны икедән дүрткә кадәр җитте. Шул исәптән Баулы районындагы Р-239 Казан–Оренбург автомобиль юлының 340 нчы чакрымыннан 346 нчы чакрымына кадәр участокта, Менделеевск районындагы Р-243 Кострома–Шарья–Киров–Пермь автомобиль юлының 397 нче чакрымыннан 411 нче чакрымына кадәр участокта эшләр төгәлләнде.

Моннан тыш, гомуми озынлыгы 128 чакрымга җиткән 16 юл участогында юлның өске саклагыч капламын яңартып җәйгәннәр. Шулай ук күперләрне һәм ясалма корылмаларны ремонтлау буенча да күләмле эш башкарылган. «Юлларны төзекләндерү программасы кысасында быел М7 «Волга» автомобиль юлының 843 нче чакрымыннан 857 нче чакрымына кадәр участокта ут баганалары куйдык. Хәзер Казаннан М12 «Көнчыгыш» юлына кадәр автомобиль юлы тулысынча яктырды», – диде Илнур Нурмөхәммәтов.

Синоптиклар исә кар, буран һәм бозлавыкка әзер торырга киңәш итә. Бу атнада республикага кыш киләчәк, дип вәгъдә итә алар. Хәер, алар ялгышса да, календарь алдамый: киләсе атнада декабрь башлана. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада юлларга хезмәт күрсәтә торган оешмалар кышка әзер. «1 ноябрьдән подряд оешмалары тәүлек буе эшләүгә күчте. Белгечләр һава шартларының кискен үзгәрүенә бәйле рәвештә тиз арада карар кабул итәргә һәм юлларның норматив торышын саклау өчен кирәкле чаралар күрергә әзер», – дип белдерделәр журналистларга.

Министрлык мәгълүматларына караганда, юл сагында тору өчен 1176 берәмлек махсус техника бар, алар ГЛОНАСС системасына тоташкан. Аерым алганда, бу – 360 юл машинасы, 133 автогрейдер, 138 ротор һәм 500 берәмлек башка төр техника. Кышкы чорда юлларны тәртиптә тоту өчен 55 бозлавыкка каршы материал базасы каралган. Тайгак юлга сибәргә 299 мең тонна ком, 92 мең тонна техник тоз әзерләнгән. Бу урында шунысын да искәртик: сүз федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юллар турында бара. Җирле юлларны карап тоту – район карамагында.

Казанда да быелгы кыш көтелмәгән хәл булмаячак, дип вәгъдә итәләр. «Башкалада юл хезмәтләре 15 октябрьдән кышкы режимга күчте. Шәһәрнең кышкы автомобиль паркын 580 гә якын техника тәшкил итә. Тайгак юлга сибәргә 53 мең тонна реагент әзерләнгән. Кышкы чорда юлларны 870 эшче, 600 дән артык машина йөртүче һәм механизатор тәртиптә тотачак», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Казанда кар белән бергә акча да явачак әле. Шәһәрдә кыш көне урамнарны кардан чистарту өчен урам себерүчеләр җитмәү проблемасы елдан-ел кабатлана. Быел мэриядә чишелеш юлын тапканнар. Игълан сайтларының берсе белән берлектә, шәһәр халкына кар көрәп акча эшләргә тәкъдим итәләр. Үзеңә уңайлы урын һәм вакытны сайлыйсың да, кулга көрәк тотып, алга! Хәтерләсәгез, алдагы елларда ишегалларында кар көртләренә күмелеп калган күршеләр бергәләшеп өмәләргә чыга башлаган иде инде. Быел моның өчен акча да түлиселәрен белгәч, көрәк тотып урамда чират торырга туры килмәгәе. Монысын вакыт күрсәтер, озак көтәсе калмады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре