Газетага язылу

Бер айда – 160 очрак: Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар арткан

Татарстанда соңгы дүрт атнада тычкан бизгәгенең 160 очрагы теркәлгән. Ел башыннан исә мондый очраклар 553 кә җиткән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, узган елдагы белән чагыштырганда күрсәткечләр ике тапкыр күбрәк. Авыру ни сәбәпле баш калкыткан һәм ул нәрсәсе белән куркыныч? Шул турыда белештек.

Бер айда – 160 очрак: Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар арткан
Фото: Татар-информ

Бу көннәрдә Әлмәт районы үзәк хастаханәсе игътибарны җәлеп итте. Йогышлы авырулар бүлеге табибы Рөстәм Насретдинов социаль челтәрләрдә авыручылар саны артуы турында сөйләде. Хәзерге вакытта бүлектә дәваланучыларның күпчелегендә ГЛПС, ягъни тычкан бизгәге диагнозы булырга мөмкин, дип белдерде табиб. Авыручылар саны артуына басым ясады ул. Мөрәҗәгать итүчеләр авыруны төрлечә йоктырган: кемдер ял итәргә саф һавага чыккан, кемдер авылда нидер эшләп килгән, кемдер машина тәгәрмәчен алыштырган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе яздан бирле, бу елда күтәрелеш чоры булырга мөмкин, дип кисәтеп килде. Тычкан бизгәге күбесенчә нәкъ менә яз, җәй һәм көз айларында йога.

– Узган ел ахырыннан башлап авыру очраклары артуның чираттагы цикллы күренеше күзәтелә. Ул 3–4 ел саен кабатлана. Соңгы дүрт атнада 160 очрак теркәлде, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Шулай да бу кискен арту түгел. Әлмәттә шулай ук сезонлы күренеш. Анда чир йоктыручылар республика буенча гомуми авыручыларның унөч процентын тәшкил итә, – диделәр «ВТ» хәбәрчесенә идарәнең матбугат хезмәтендә.      

Көзгә кергәч, бакчада, каралты-курада җыештыру эшләре күп була. Шул ук ярты ел яткан машина тәгәрмәчләре дә яңадан кул аша уза. Сакланмаган кешегә йоктыру юллары аз түгел.

– Чүп һәм яфрак өемнәре астында кимерүчеләр бик рәхәт кышлый. Киңәш ителгән препаратлар белән йә дезинфекция ясый торган махсус оешмалар ярдәмендә бакча йортларын эшкәртергә кирәк. Шулай иткәндә киләсе язны мөмкин кадәр куркынычсыз каршыларга була, – дип кисәткән иде матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Азнакай районының Урманай авылында яшәүче Айдар Закиров ике ел элек әлеге авыруны йоктырып, чактан гына исән кала. 

– Минем бригада урман эчендә иске лагерьны сүтеп, яңасын төзегән иде. Гел эшчеләр арасында булып, төзелеш эшен контрольдә тотарга туры килде. Ул көнне бик яхшы хәтерлим. 14 декабрьдә кинәт кенә тән температурасы күтәрелде дә ике көннән бетеп тә китте. Миңа калса, авыруны шул көнне йоктырган булганмындыр, чөнки аның инкубация вакыты 4–49 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, диләр. Бераздан кабаттан температура күтәрелде. Поликлиникага мөрәҗәгать иткәч, антибиотиклар кадарга куштылар. Ул температураны төшерде, ләкин хәлем көннән-көн начарланды. Түзмәслек хәлгә җиткәч, район хастаханәсенә бардым. Һаман да өйдә булсам, үләсе булганмын икән. Чөнки ашыгыч рәвештә Чаллыга җибәргәндә, минем инде бөерем эшләми һәм күзем күрми башлаган иде. Табиблар «тычкан бизгәге» дигән диагноз куйды. Ашый да, эчә дә алмадым, хәлем бик авыр булды. Айдан артык хастаханәдә дәваланып чыккач кына аякка баса алдым, – ди Айдар.

Табиб-инфекционист Илсөя Заһирова авыруның беренче билгеләре салкын тиюгә охшаш булуын әйтә: югары температура күзәтелә, калтырата, туңдыра башлый. Кешене ютәл, баш авырту, буыннар сызлау кебек билгеләр дә борчырга мөмкин. Тычкан бизгәге йоктырган кеше авыз кибүдән дә зарлана. Андый чакта еш кына бит һәм муен кызара, тәнгә, бигрәк тә җилкә, күкрәк турысында таплар пәйда була. Тычкан бизгәге вакытында кешенең күзенә кан саварга, биле сызларга, кан басымы төшәргә дә мөмкин. Кече йомыш белән сирәк йөри башлау да – бу чиргә хас үзгә билгеләрнең берсе. Әмма иң куркынычы шул: тычкан, күселәрдән йоккан вирус инфекциясе кешенең бәвел системасына зыян сала. Бу исә, үз чиратында, бөерләр эшчәнлеген боза. Чир үзен, гадәттә, вирусны йоктырганнан соң 7–25 көн үткәч кенә сиздерә башлый. Кайбер очракларда ул 40 көннән соң гына пәйда була.

– Тычкан бизгәге безне ел дәвамында сагалый. Аны фәлән ел фасылында гына йога ала, дип әйтү дөрес түгел. Әмма геморрагик бизгәкнең иң котырган чоры җәйге-көзге чорга туры килә. Кеше аны, нигездә, авыл хуҗалыгы, урман эшләре вакытында, бакчада, урман-кырларда җиләк, гөмбә җыйганда, табигатьтә ял иткәндә йоктыра. Шуңа күрә бөер авыруларыннан интеккән, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш тармакларында эшләгән кешеләргә, бигрәк тә тракторчы, машина йөртүчеләргә бу чорда аеруча сак булырга кирәк, – ди табибә.  

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре