Элек вакыт табылган
Ризык рецептлары – матди булмаган мирас ул. Психологлар әнә шулай дип кабатларга ярата. Казанда яшәүче Резеда Данилова да әлеге фикер белән килешә. Хуҗабикәнең заманча аш-су бүлмәсендә бүгенгәчә әбисенең май табына буялган кара тышлы рецептлар дәфтәре бар. Анда әбисеннән калган иң зур истәлек – гөбәдия рецепты язылган.
– Мин гөбәдияне «болай гына» әзерли алмыйм, – дип фәлсәфәгә бирелә Резеда. – Атнасына кимендә бер тапкыр пешерсәм дә, барыбер шул китапка үрелә кулым. Ә пешергәндә күз алдына бөтен гаиләбезне зур өстәл янына җыйган әбием килеп баса. Әле дә хәтерлим: бала чакта ике атнага бер тапкыр әтием ягыннан әби йортында, авылда җыела идек. Әтиләр – биш бертуган. Эш дип тормаган, аларның һәркайсы балаларын җитәкләп, төп нигезгә килгән.
Даниловлар гаиләсе бу гадәтне сакларга тырыша: һәр атнаның шимбәсендә үз йортында якын туганнарын кунак итә. Тәмле табын кора, мунчасын яга. Ә өстәлне гөбәдия бизи.
– Бүген ерак барасы юк: телефоннан кирәкле рецептны табарга була. Әмма мин интернетта язылган рецептларга ышанып бетмим. Элек кеше үзе камырын да куйган, эчлеген дә әзерләгән. Яхшы килеп чыкканын дәфтәргә теркәп барган – кулымда бүген шундый хәзинә, – дип елмая ул. – Бәлеш яки гөбәдия рецептын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды – бирдем. Менә шуннан соң еш кына бәлешнең төбе тишелә, гөбәдия көеп китә башлады. Кул китә, диләр бит. Шуңа күрә хәзер рецептлар белән бик бүлешмәскә тырышам. Бары тик кызыма һәм туганнарыма гына сөйлим бу серне.
Табын берләштерә
Хәтерлисездер: элегрәк әти эштән кайтмыйча, табын янына утыру гадәте юк иде. Бүген исә гаилә әгъзаларының бергә аш өстәле янына җыелуы – зур вакыйга. Өлкәннәр эш дип йөгерсә, бала көнен мәктәп һәм түгәрәкләрдә үткәрә. Шулай да психологлар кешеләрдән балачакның иң җылы хатирәләре турында сораганда, җавап күп вакыт табынга бәйле була, дип белдерә. Гадәттә, авылда әби-бабай, әти-әни кочагында үткәрелгән яллар, табынга чыгарылган зур бәлеш, бөтен туганнар бергә җыелышкан бәйрәм табыннары турында искә алалар, ди.
– Мондый табын янында иң мөһиме ризык түгел, якыннарың белән сөйләшү, хатирәләрне яңарту, – дип аңлата психолог Гүзәл Шәрифуллина. – Ни кызганыч, бүген кунакка йөрү гадәте югалып бара. Кешеләр үз өйләренә бикләнде. Өстәвенә гаилә әгъзаларының бер өстәл янына җыелуы да сирәк күренешкә әверелеп бара. Әти-әни эштән кайтканчы, бала ашап, дәресләрен әзерләп, йокларга ята. Табын кору, тәм-том пешерү һәм вакытны бергә үткәрү хакында сүз дә юк.
Уртак ашларның юкка чыгуы гаиләне таркатмый анысы, ләкин гаилә әгъзалары бер-берсеннән читләшергә мөмкин, дигән фикердә белгеч. Атнага ике көн булса да, гаилә табынын әзерләүгә һәм гаилә белән бергә кичке ашны ашауга вакыт табарга кирәк.
– Гаилә белән бергә утырып ашаган очраклар аз шул, – ди җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева. – Атнага бер яки ике тапкыр кичке ашны бергә ашау бәхете тәти. Төрлебезнең «эш» вакыты төрле. Кемдер кайтып ашый да үз эшенә чума, балалар дәрес әзерли, без соң кайткан көн булырга мөмкин. Шуңа күрә бер табын янына җыелган көннәр аз.
Шулай да электән килгән матур традицияне саклый җырчы. Атна саен диярлек ике як әниләрен чакырып, бәлеш салалар. Гаилә башлыгы мунча якканда, хатын-кызлар аш-су бүлмәсендә кайнаша. Ләйсән йә мантый пешерә, йә әниләре белән бергәләп зур бәлеш салалар.
– Бездә, Мөслим якларында, бәрәңге тәкәсе пешерәләр иде. Безнең гаилә табынында әлеге ризыкны еш очратырга мөмкин. Бәрәңге тәкәсе әнинеке тәмле дә, минеке тәмле. Якыннарыбыз да шулай ди. Башка кешедә андый ризыкны ашаган юк, – ди җырчы.
Бергә тиз дә, тәмле дә
Карабодай, әни пешергән аш, бәрәңге боламыгы белән кәтлит. «Иң яраткан ризыгың нәрсә?» – дигән сорауга күпләр әнә шулай дип җавап бирер. Бу исемлектә «стейк» яисә «бургер» да, «Цезарь» салаты да булмас. Яраткан ризык – күп очракта әти-әни йорты, балачакка бәйле ризык ул.
– Безнең гаиләдә балалар туган көненә, Яңа елга һәм башка бәйрәмнәргә торт пешерү гадәте бар. Ул бүген дә дәвам итә. Кызыбыз Айсылу төрле-төрле тортлар ясый. Хәзер бәйрәмнәрдә 4–5 төрле салат ясарга да гадәтләндек. Миңа күп вакыт «шуба» ясарга туры килә. Элек-электән мантый һәм бәлеш – безнең гаиләнең яраткан ризыклары, – дип уртаклашты Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев. – Вакыт булганда, табынны бөтен гаиләбез белән бергә әзерләргә тырышабыз. Бергә җыелу – бүген болай да сирәк күренеш. Вакыт табылганда, һәр минутны гаиләң белән үткәрергә киңәш итәр идем. Эше дә, сөйләшүе дә бергә булсын.
Нинди генә бәйрәм булмасын, гаилә белән бергә җыелырга тырыша Низамиевлар. Яраткан зур әниләре дә килә. Театр, училище, мәктәп... Эшләре тыгыз булса да, бәйрәмнәрне калдырмый алар. Төпчек уллары Исмәгыйль дә төрле ризыклар пешерергә ярата. Олысы Искәндәр белән дә кухняда кайнашкан көннәре күп булган гаилә башлыгының.
– Хәзер балалар үсә, әмма алар да гаиләбезнең матур гореф-гадәтләрен дәвам итәр дип ышанабыз. Хәзер болай да өйдә бик сирәк пешерелә. Әнием, мәрхүмә, май кабартмасы, төшне тәмле пешерә иде. Мәктәптә укыганда, Айрат абый белән бөккән пешергән идек. Пешереп мичтән алдык, ләкин ашарлык булмады. Хәтта суда да җебемәде, маллар да ашамады, – дип көлә ул.
Хатирә
Динә Латыйпова, Татарстанның атказанган артисты:
– Безнең гаиләдә элек-электән бер гадәт яшәде. Кунаклар килсә, абыйлар кайтса, гел утын әзерләп, мунча ягасы иде. Мунчадан соң бергә җыелып кыстыбый ашый идек. Анысын әби белән әни икесе әзерли иде. Аны кунаклар өчен генә әзерли иделәр. Күп итеп майлыйлар, мае тамып торыр иде. Аның тәмлелеген әйтеп бетерә торган түгел иде. Әбием вафатыннан соң, кунакларны кыстыбый белән сыйлау әнигә калды. Хәзер инде үзем дә кунакларны безнең гаиләнең тәмле сыеннан авыз иттерәм. Дөрес, хәзер якыннар белән бер табын янына сирәк җыелабыз. Элегрәк атна саен күрешә идек. Хәзер инде Коръән ашлары, юбилей яисә бәйрәмнәрдә генә. Күп булса, елга 2–3 буладыр.
Үзем исә балачакны әти-әни йортына, андагы тәмле ризык исләренә бәйлим. Тозлы каз итеннән пешерелгән дөге әйрәсен дә, борчак чумарасын да, борчак оны кушып пешерелгән бәрәңге боламыгын да сагынам. Барысы да әти-әни йортына алып кайта. Әнинең мичтә пешергән тәмле ипи исе... Шул кетердәп торган ипи белән тешләрне өшетерлек салкын сөт эчкәнебез әле дә истә.
Бу – кызык!
Россиялеләрнең 60 проценты табынга гел бер үк ризыкны әзерли, һәркемгә аерым меню төземи. Кагыйдә буларак, гаиләдә хатын-кыз берүзе һәм берьюлы күп итеп ашарга әзерләп куя.
Сораштыруда катнашучыларның күбесе ашарга үзе әзерләмәгәнгә, нәрсә бирсәләр, шуны ашарга ризалаша. Респондентларның 31 проценты үзенә аерым ризык пешереп ашый ала, тик күп очракта гаиләнең башка әгъзалары белән теге яки бу ризыкны ашау теләге туры килә, дип раслый. Ә сораштырылучыларның 7 проценты үз йортларында аерым рацион булдырган. Бу очракта һәркем нәрсә тели яки нәрсә кирәк, шуны ашый, беркем дә беркемне үз гадәтләреннән баш тартырга мәҗбүр итми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез