Газетага язылу

Милли берләшү: Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы узды

Атчылык, көрәш һәм хәләл индустрия. XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында татар коды турында сөйләштеләр. Анда Россиянең 55 төбәгеннән, 9 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре катнашты. Утырыш соңгы вакытта зур чаралар мәйданына әверелгән Уникаль осталык үзәгендә узды.

Милли берләшү:  Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы узды

Җыен елдагыча, өч көн дәвам итте. Беренче көнне җыен кысасында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының узып бара торган елдагы эшчәнлегенә бәя бирелде, киләсе елга эш планы расланды. Икенче көнне делегатлар Теләчегә барып, районның алдынгы тәҗрибәсе белән таныштылар.

Пленар утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының 2026 елдагы эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмәне карады. Шулай ук эшкуарлар, «Татар кызы» халыкара бәйгесендә катнашкан туташлар, илкүләм һәм халыкара турнирларда бил алышкан көрәшчеләр белән аралашты. Чараны исә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча республикада атчылыкны үстерү программасы әзерләнде. Васил Шәйхразыев аның кирәкле ярдәм чарасы булуын ассызыклады.

– Элек-электән халкыбызның тормышы атка бәйле булды. Бүген Татарстанда ат үрчетү тармагын үстерүгә, шул исәптән татар токымлы атларны үрчетүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бу эш белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә һәрвакыт рәхмәтлебез. Конгрессның һәрбер чарасында аларга тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырыла, – диде ул һәм сүзне Теләче районындагы хуҗалык вәкиле Фирзәр Гыйниятуллинга бирде.

Фирзәр – данлыклы фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның дәвамчысы. Бүген хуҗалык чиста токымлы татар, гарәп һәм инглиз токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта монда 501 баш нәселле ат исәпләнә, шуларның 290 ы – бияләр. Финанс хәлләре дә тотрыклы. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 90 гектардан 166 гектарга кадәр арттырылган.

– Безнең эшчәнлек атчылыкның табышлы һәм заманча бизнес булуын күрсәтә. Теләгәндә, хезмәтне тиешенчә оештырганда, җитәкчелегебезнең даими ярдәме булганда, атчылык белән акча эшләп була. Инфраструктураны үстерүгә һәм нәсел материалы белән эшләүгә инвестицияләр кертү яхшы нәтиҗәләр бирә. Хуҗалыкны алга таба үстерү татар токымын саклап калуга, сатуны арттыруга һәм терлекчелектә яңа технологияләр кертүгә юнәлдереләчәк. Татар авылында, татар гаиләсендә татар аты да асралса, начар түгелдер инде ул. Юкка гына безнең халкыбыз: «Аты барның эше бар», – димәгән бит, – ди Фирзәр.

Соңгы елларда Татарстанда «Хәләл» стандартына туры китереп продукция җитештерүгә, гомумән, хәләл индустрия, хәләл тормыш юнәлешен үстерүгә дә аерым игътибар бирелә. Монда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендәге «Хәләл» комитетының Росаккредитация федераль хезмәтендә махсус таныклык алуын да әйтеп узарга кирәктер. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Әйтик, республикада «Хәләл индустриясе эшкуарлары берлеге»н оештырырга ниятлиләр. «Эмиз» җитештерү ширкәте җитәкчесе Раил Фазылҗанов әйтүенчә, берлек эш башларга теләүчеләргә бизнесларын үстерүдә, яңа проектлар башлап җибәрүдә һәм хәләл сертификаты алуда ярдәм итәчәк.

Татарның тагын бер милли коды – көрәш. Россия Көрәш федерациясе һәм халыкара көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов милли спорт төренең бүгенге хәле һәм алда торган эшләр турында сөйләде.

– Бүген Россия көрәш федерациясе ел саен утыздан артык бөтенроссия һәм халыкара спорт чарасы үткәрә. Алар арасында Татарстанда кырыктан артык ил спортчысы катнашында уза торган дөнья чемпионаты һәм Мәскәүдә үткәрелә торган Дөнья кубогы аерым урын алып тора. Россия төбәкләрендә исә ел саен көрәш буенча меңнән артык чара оештырыла, – диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чарада утыручыларны сәламләп, җыенны оештыруда һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

– Без бүген Сабан туйлары турында сөйләштек. Бу бәйрәмнәргә йөрү саны буенча Васил Гаязовичтан соң мин торам инде, – дип шаяртып та алды Рөстәм Миңнеханов. – Бу – әлбәттә, безнең иң яраткан бәйрәмебез. Без аңа күп көч куябыз, анда үзебез дә булырга тырышабыз. Ә инде эшмәкәрләр безнең өчен үрнәк. Һәр чыгыштан ниндидер тәҗрибә алдык. Сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз! Бүгенге чыгышларның берсендә фатир сатып, аның акчасын татар мәдәниятен үстерүдә куллану мисалы булды. Фатирны сатучылар күп, ә аны милләт эшендә кулланучылар сирәк. Байлыкны югалту бик җиңел, аны үстерә белүчеләрнең күп булуы сөендерә.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре