Юкка кайгыралар. Синоптиклар әйтүенчә, көздән кышка «күчеш чоры» булмаячак. Декабрьнең беренче яртысыннан ук чын кышкы суыклар да вәгъдә итәләр. Быелгы кыштан ни көтәсе?
Беренче чирканчык
Татарстанда кыш башланды. Синоптиклар әнә шулай ди. Алдагы атна-ун көндә термометр баганасы минус тамгасын күрсәтәчәк, һава температурасы климатик нормага якынлашачак. Карны күрдек инде. Республиканың көнчыгышында дүшәмбе ява башлаган кар икенче көнне Казанга да килеп җитте. Автокалада юеш карны күтәреп тора алмаган агачлар машиналарга ауды. Буран вакытында Казан–Чаллы автомобиль юлында хәрәкәт итү кыенлашты. Түбән Камада юллардагы бозлавыкка каршы көрәшкә 25 ләп техника чыкты. Казанда бер тәүлек эчендә 5,3 мм кар яуды. Эш техникага да, урам себерүчеләргә дә җитте, кыскасы. «Төнлә юлларны кардан чистартырга 200 дән артык техника һәм 270 тән артык эшче чыкты, – дип белдерделәр башкала мэриясендә. – Ишегалларын 1,3 мең урам себерүче һәм 30 техника тәртиптә тота. Норматив кагыйдәләр нигезендә, ишегаллары, кар яуганнан соң, алты сәгать эчендә чистартылырга тиеш».
Инде хәбәр иткәнебезчә, бу кышта Казанда ишегалларында роботлар да кар көрәячәк. Моның өчен 29 техника сатып алганнар, аларның унысы кайтып та җиткән. Бу көннәрдә «акыллы» эшчеләрне шәһәрнең Серов, Шамил Усманов, Глушко, Тыныч һәм Бондаренко урамнарындагы күпкатлы йорт территорияләрендә сынап караганнар. Шуңа күрә ишегалдында көрәкле робот күрсәгез, аптырап калмагыз.
Кадерле көрәк
Кыш әле теңкәгә тимәгәе. Казанда быелгы кыш соңгы елларда иң карлысы булырга мөмкин. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» утырышында шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин әйтте. Аның сүзләренә караганда, кар Яңа елдан соң күпләп явачак.
– Гыйнварда явым-төшемнәр айлык нормадан – 30 процентка, февральдә 50 процентка күбрәк булачак, дип көтелә. Әлеге фараз чынга ашса, быелгы кыш соңгы елларда иң күп карлы булачак, – диде Сергей Чанкин.
Аллаһка ышан, үзең дә кымшан, ди халык. Кибетләрдә кышка көрәк сатып алучылар арткан.
– Көрәкләр октябрь башында ук кайтты инде. Тик моңа кадәр бер читтә тузан җыеп кына тордылар. Көз җылы, коры килгәч, кар көри торган көрәк беркемгә дә кирәкмәде. Ә бу көннәрдә шактый көрәк сатабыз, – ди башкаладагы кибетләрнең берсендә эшләүче Рөстәм Сәхапов. – Соңгы бер-ике елда әфлисун төсендәге пластик көрәк модага кергән иде бит. Быел да бар ул. Бәясе 1,9 мең сумнан башлана. Шундый ук материалдан эшләнгән кар эттерә торган зур көрәкләр дә кайтты. Бәясе – 5 мең сум. Үз йортларында яшәүчеләр икешәр-өчәр көрәк сатып ала.
«20 ләренә кадәр суык булачак»
Климатолог, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев быелгы кышның ни өчен соңга калуын да аңлатты. Моның сәбәбе глобаль җылынуга бәйле, ди белгеч.
– Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, республикада кар катламы, гадәттә, 19–22 ноябрь аралыгында ята. Әмма атлантик циклон безгә климатик нормадан 6–7 градуска югарырак булган һава температурасы алып килде, – ди ул. – 2026 ел метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булачак, ә бу – якынча 150 ел дигән сүз. Шул ук вакытта, Россиядә глобаль җылыну процессы бөтен планета белән чагыштырганда да ике тапкыр тизрәк бара һәм кышкы чор кыскара. Метеорологик күрсәткечләр буенча хәзер бездә тотрыклы кыш башланырга тиеш. Минус тамгалы температура 1 ноябрьдән башлана иде. Быел исә күчеш чоры булмады да.
Казан дәүләт аграр университеты доценты Айсылу Мостафина әйтүенчә, кышның кары да, салкыннары да булачак.
– Кыш тәүлекнең уртача температурасы нольдән түбән төшкәч башлана. Атна уртасыннан термометр баганасы көндез дә, төнлә дә минус күрсәтәчәк. Шуңа күрә без, чыннан да, кышка кердек, дип әйтә алабыз. Һава торышының тәүлеклек уртача фаразлары модельләреннән күренгәнчә, декабрь башында республикага салкыннар киләчәк. Хәзер без циклонның үзәгендә үк диярлек. Ул үтеп киткәч, антициклон төньяктан салкын арктик һава алып киләчәк. Шул сәбәпле, бездә декабрь нормадан күпкә салкынрак булачак, дип көтелә. Циклон исә безгә кар алып килде. Ул эреп бетәргә тиеш түгел, – ди белгеч.
Айсылу Мостафина сүзләренә караганда, быелгы кышта кар күп яву мөмкинлеге турында озак вакытка исәпләнгән фаразларга нигезләнеп фикер йөртәләр.
– Һава торышы фаразы күп төрле модельләргә нигезләнеп ясала. Шуңа күрә ул җыелма модель дип атала. Арадан уртача күрсәткечләр алына, – ди ул. – Кыш турында сөйләгәндә, без Россиянең Европа өлешен карарга тиеш. Чөнки Россиядә кар күп була дигәч тә, нәкъ менә безгә кагылачак дигән сүз түгел әле бу. Декабрь нормадан салкынрак булачак, дип көтелә. Салкын һава торышы айның 20 ләренә кадәр сакланырга мөмкин. Декабрьнең соңгы көннәрендә һава торышы нормадан җылырак булачак, дип фаразлана. Антициклон артыннан циклон килә. Декабрь салкыннарыннан соң да безгә Атлантикадан җылы һәм дымлы циклон киләчәк. Ул бик күп явым-төшем алып киләчәк. Шуңа күрә быел да, узган елгы кебек үк, кар күп булырга мөмкин. Уртача алганда, быелгы кыш нормадан җылырак фаразлана.
Ә кар көткән арада халык арасына шом да кергән. Кыш көне чыгымнар болай да арта, ишегалларын чистарткан, кар чыгарган өчен дә счет-фактура кәгазьләре артмасмы, дип шалтырата укучыларыбыз. «Милек хуҗалары ишегалдыннан кар чыгарган өчен өстәп акча түләргә тиеш түгел. Идарәче оешма моны тиктомалдан гына эшли дә алмый. Счет-фактура кәгазенә ишегалдыннан кар чыгаруга бәйле өстәмә юл кертү өчен, иң элек милекчеләр арасында җыелыш үткәрергә, алардан рөхсәт алырга кирәк. Күмәк ризалык юк икән, түләү дә юк. Шунысын да әйтергә кирәк: ишегалдыннан кар чыгару без түли торган «йорт тирәсен тәртиптә тоту»га кагылмый. Анда карны эттерү, юлны чистарту, ком-боз катнашмасы сибү, җәяүлеләр юлын себерү керә, ә карны читкә чыгару – юк. Ягъни моңа акча аерым каралмаган. Ишегалдыннан кар чыгаруны идарәче оешма үзе хәл итә», – дип аңлаттылар Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында.
Киңәш
Мария ПОЛЯКОВА, психолог:
– Көздән кышка күчкәндә күбебездә хәлсезлек һәм йоклыйсы килү кебек билгеләр пәйда була. Бу көннең якты вакыты кыскаруга бәйле. Көз һәм кыш айларында организмга табигый яктылык аз эләгә, ә бу биологик ритмны боза. Нәтиҗәдә кешегә иртән уяну кыенлаша, көн дәвамында игътибарлылык һәм активлык кими. Кыш җиткән саен таң соңрак ата, әмма кешенең эш графигы үзгәрми, шуңа күрә кояш чыкканчы торырга туры килә. Тик организм уянып җитә алмый. Сезонлы ару билгеләрен киметү өчен берүк вакытта ятарга һәм уянырга, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм мөмкинлек булган саен көндез саф һавада йөрергә киңәш ителә.
(«Известия» басмасыннан)
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез