Тик пай җирләре өчен бурычларын уңыш җыеп алуга ук үтәгән хуҗалыклар белән бергә, ахырга кадәр сузып йөрүчеләре, хәтта бөтенләй дә түләми калучылары да бар. Андыйлар белән нишләргә? Җир хуҗаларын кызыксындырган иң актуаль сорауларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Андрей Җамалиев җавап бирде.
– Татарстанда бер гектар пай җире өчен ничә сум аренда түләве каралган? Пай җирләре өчен иң мул түләү кайсы районнарда һәм хуҗалыкларда?
– Аренда хакының күләме пайчылар белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында төзелгән җир участогы арендасы килешүе белән билгеләнә. Дәүләт хакимияте органнарының аренда хакы күләмен билгеләү вәкаләтләре юк. Шул ук вакытта, Татарстанда 2026 елга пай җирләре өчен тәкъдим ителгән аренда хакы – гектарына кимендә 1300 сум. Килешүләр буенча, быел республикада пай җирләре өчен исәпләнгән уртача аренда хакы гектарына 1321 сумны тәшкил итә. Әле дә түләүләр дәвам итә. Әлегә пай җирләрен кулланган өчен аренда хакын түләү буенча алдынгы районнар: Яшел Үзән: гектарга – 1864 сум, Кукмара: гектарга – 1650 сум, Нурлат: гектарга – 1647 сум, Тәтеш: гектарга – 1501 сум, Алексеевск: гектарга – 1491 сум.
– Узган елдан пайчылар алдында бурычлары калган хуҗалыклар бармы?
– Министрлыкка пайчылар алдында пай җирләре өчен аренда хакы буенча бурычы булган хуҗалыклар турында мәгълүмат кермәде. Шул ук вакытта аренда өчен түләү тәртибе, шартлары һәм вакытлары җир участогын арендалау килешүендә күрсәтелә. Документта ничек язылган, шуны төгәл үтәргә кирәк. Гадәттә, хуҗалыклар бурычларын уңыш җыеп алгач үти башлый да, ел ахырына кадәр дәвам итә. Язга чыккач бәхилләтүчеләр дә бар. Бер елны уңышы начар булганга, ике елныкын бергә кушып түләүче фермерларны да беләбез. Ә инде пайчыда исәп-хисапларның вакытында һәм тулы күләмдә башкарылуына шик туса, аңа ахыргы сумманы һәм вакытларны арендатор белән төзелгән үз килешүе буенча турыдан-туры тикшерергә кирәк.
– Арендага биргән очракта, халык пай җирләре өчен нәрсә алырга өметләнә ала?
– Җирләрне арендага алучы аның өчен акчалата да, продукция белән (әйтик, ашлык, печән яки салам) дә түли ала. Моннан тыш, төрле хезмәтләр күрсәтергә мөмкиннәр. Әйтик, бакча сукалый алалар. Яки аз-азлап тегесен дә, монысын да башкарырга була.
– Инвестор түли, бурычларын үти алмаган очракта кешеләргә нишләргә? Хуҗалык бөлгенлеккә төшсә, аренда түләве кем җаваплылыгында кала? Кеше ике арада төзелгән килешүне вакытыннан алда өзә аламы?
– Бу очракта вазгыятьне суд аша хәл итәргә туры килергә мөмкин. Әгәр арендага алучы банкротлыкка төшү стадиясендә һәм бурычын үтәми икән, җир хуҗасы килешүне өзеп, аны судка бирә ала. Килешүне вакытыннан алда да өзәргә мөмкин, тик моның өчен хуҗалыкның яки фермерның түләүне билгеләнгән вакыттан ике тапкыр озаккарак сузуы шарт. Моннан тыш, килешүне вакытыннан алда өзү хокукы турында документта күрсәтелгән булырга тиеш.
– Пай җирләрен куллануда тагын нинди проблемалар еш очрый?
– Иң еш очрый торганы, әлбәттә, без алда телгә алган аренда хакының вакытында түләнмәве. Моннан тыш, милек итеп рәсмиләштерелмәгән өлешләр (Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) теркәлмәсә) булырга мөмкин. Алар белән тулысынча идарә итеп булмый. Бер-беренә ышанып, телдән генә килешү дә аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Ике арада нинди генә яхшы мөнәсәбәтләр булса да, пай җирен арендага алу турында килешү эшләргә һәм аны рәсми рәвештә теркәргә кирәк. Тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бу эш ике як та канәгать булсын өчен башкарыла.
– Ярык тагарак янында калмас өчен, җирне инвесторларга тапшырганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Арендага бирүче аренда түләвенә, түләү вакытларына, килешү шартлары үзгәрүенә, субарендага бирү мөмкинлегенә, җирнең ни хәлдә булуын белү өчен аны күзәтеп тору мөмкинлеге булуга игътибар итәргә тиеш. Шулай ук пай җирләре бары тик билгеләнгән максатларда гына файдаланыла ала. Әгәр ул файдаланылмый икән, пай җире хуҗасыннан суд карары белән тартып алынырга мөмкин. Татарстанның Җир Кодексы буенча, авыл хуҗалыгы җирләрендә торак йортлар төзү, төзекләндерү тыела.
– Бүген җир паен сатып алырга һәм сатарга теләүчеләр нәрсә эшләргә тиеш?
– Һәр пай хуҗасының кулында таныклык яки җирнең урыны, кадастр номеры, мәйданы язылган белешмә була. Пай җиренең бәясен билгеләгәндә, участокның зурлыгы, туфрагы, инфраструктурага булган ара исәпкә алына. Пай хуҗасы аны килешенгән бәягә сата ала. Авыл хуҗалыгы җиреннән тулысынча файдаланыр өчен пай җирен рәсмиләштерергә кирәк. Ләкин пай җиренең үзенчәлеге шунда: ул еш кына кәгазьдә генә санала, ә чынлыкта бүленмәгән була. Милекче аны файдаланмый гына түгел, кайда икәнен дә белми. Чит кешегә пайны бары тик участокны аерып чыгаргач кына сатарга мөмкин. Пай җирен бирү сату-алу килешүе буенча башкарыла. Пайны авыл хуҗалыгы оешмасына яки башка пайчыга сатканда, бу хакта башка пайчыларга хәбәр итү таләп ителми.
«Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында» федераль закон буенча, җир милекчесе аны арендага биреп торырга, устав капиталы буларак кертергә, бүләк итәргә һәм мирас итеп калдырырга хокуклы. Җир хуҗасы белән фермер, эре хуҗалык арасында килешү төзелә. Анда уртак бурычлар, җир пае өчен аренда түләве, җирне арендага бирү вакытлары һәм түләү шартлары күрсәтелергә тиеш.
Сораштыру
Ә сездә ничек?
Бүләк Бакирова (Лениногорск районының Сарабиккол авылы):
– Бездә – ике пай. Иремдә – бер, миндә – 1,1 пай җире. Икебезгә бергә 2,5 гектар җиребез бар. Быел өчәр центнер көзге бодай бирделәр. Башка елларда да биреп килделәр, калдырганнары булмады. Узган ел икешәр центнер иде. Салымын түлибез, аннары анысын да безгә кире кайтаралар.
Фәридә Галиуллина (Әгерҗе районының Кодаш авылы):
– Безнең дүрт пай җиребез бар. Аның өчен түләүне октябрь башында ук биреп куйдылар инде. Бер пайга 580 кило ашлык алдык. Без канәгать. Узган елларда да бер пай өчен дүрт центнердан да ким бирмәделәр. Өлкән яшьтә инде, абзар тутырып мал асраган вакытлар да артта калды. Ит өчен бозау үстерәбез, кош-кортлар асрыйбыз, шуңа күрә булганына шөкер итеп яшәп ятыш.
Эльмира Низамова (Арча районының Пөшәнгәр авылы):
– Безнең маллар ишле. Үз җирләребез дә, кешедән арендага алганнары да бар. Анда печән һәм ашлык үстерәбез. Быел уңыш узган елгыдан бераз начаррак булды. Шулай да үзебезгә җитәрлекне җыеп ала алдык, пайчыларыбызга да түләдек, беразын саттык та. Пайчыларга нәрсә кирәк, шуны бирдек. Кем – фураж, кем акчасын алды. Үпкәләп калучылар юк, шөкер. Кеше белән уртак тел табып яшәргә тырышабыз.
Азат Ганиев (Балтач районының Шода авылы):
– Мин – «Якты юл» хуҗалыгы җитәкчесе. Бездә бер гектар пай җиренә 1 мең сум тирәсе акча каралган. Авыл халкын су белән тәэмин итү – колхоз җаваплылыгында. Аның өчен кешеләр акча түләргә тиеш. Без ул акчаны пай җирләрен арендалау хисабыннан чигерәбез. Болай иткәндә, халык өчен шактый отышлы килеп чыга. Су өчен түләүдән калганына пайчыларыбызга ашлык яки акча бирәбез. Авыл картаеп бара инде, җирдә эшләү дә авырлаша. Шуңа күрә элек үз җирләрен эшкәрткәннәр дә я хуҗалыкка арендага бирә яки сатарга тели. Быел да берничә кешенекен сатып алдык. Мин – Пүскән авылыннан, анда Тимирязов исемендәге хуҗалык эшли. Безнең авылда, гомумән, пай җирләре бүлеп бирелмәгән булган. Әйтүләренчә, ул вакытта авылда кеше күп яши, бөтенесенә бүлгән очракта, бик аз гына өлеш чыгасы булгач, бөтенләй бүлеп тормаганнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез