3–6 июнь көннәрендә уза торган XXIX Петербург халыкара икътисадый форумының эшлекле программасы глобаль һәм ил икътисады мәсьәләләренә, шулай ук социаль мәсьәләләргә һәм технологияләрне үстерүгә багышлана. Быел аның төп темасы – «Прагматик диалог – тотрыклы киләчәккә юл».
Форумда Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае Губернаторы Михаил Котюков белән очрашты. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген ике арада товар әйләнеше зур түгел. Узган ел ул 14,5 миллиард сум тәшкил иткән. «Безнең төбәкләрнең мәгариф һәм фән, мәдәният, туризм өлкәләрендә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар», – диде Татарстан Рәисе. Красноярск краенда 20 меңләп татар яши. Рөстәм Миңнеханов төбәктә яшәүче татарларга ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Новгород өлкәсе губернаторы Александр Дронов белән очрашу барышында да хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр. Аның аерым юнәлеше булып «Новгородская» махсус икътисадый зонасын үстерүгә бәйле хезмәттәшлек тора. Оештыру эшләрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы консультатив ярдәм күрсәтте. «Иң яхшы тәҗрибә өчен рәхмәт», – диде Александр Дронов.
«Төзелеш активларын үстерү» АҖ идарәче оешмасының генераль директоры Тимур Әмиров һәм «Роквул» ҖЧҖ башкарма органының беренче урынбасары Марина Потокер белән очрашуда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә завод эшен оештыру, шулай ук предприятиенең якындагы елларга инвестицияләр буенча планнары турында сөйләштеләр. Татарстан Рәисе SENAT 900 автомобилен һәм SENAT 1000 флагман автомобиле прототибын серияле җитештерүгә багышланган чарада да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты. Сөйләшү барышында яклар төбәк энергетикасын үстерү, шул исәптән бүген республикада гамәлгә ашырыла торган энергетика өлкәсендәге проектлар турында фикер алышты.
– «ДОМ.РФ» – төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төп үсеш институтларының берсе. Компания тарафыннан гамәлгә ашырыла торган механизмнар ил төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлады, – диде Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» генераль директоры Виталий Мутко белән очрашканда.
Аерым алганда, «ДОМ.РФ» катнашындагы инфраструктура облигацияләре ярдәмендә Татарстанда ике зур проект – Горький шоссесын реконструкцияләү һәм «Зур Зеленодольск» автомобиль юлын төзү тормышка ашырылды. Очрашуда шулай ук мәдәни мирас объектларын торгызуга бәйле эш турында да сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Татарстанда бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүен әйтте. Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ДОМ.РФ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Ул мәдәни мирас объектларына кагыла.
Форумда бу ялларда Казанда узачак VK Fest турында да сүз булды. Рөстәм Миңнеханов «ВК» («ВКонтакте») генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «ВК» – республиканың стратегик партнеры. Казанда инде икенче ел VK Fest уздырыла. Яшьләр арасында бик популяр булган әлеге чара былтыр 20 меңнән артык тамашачыны җыйды. Владимир Кириенко хәбәр иткәнчә, Россиядә беренче тапкыр порталларны татар теленә тәрҗемә итү проекты эшләнгән. Бүген аның 100 меңгә якын уникаль кулланучысы бар. Татарстан Рәисе форум кысасында, шулай ук, «АБ «Россия» АҖ Директорлар советы рәисе Михаил Клишин, «Бәйсез социал-демократлар берлеге» (Серб Республикасы) партиясе рәисе Милорад Додик белән очрашты.
Санкт-Петербургта Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия Авыр атлетика федерациясе» гомумроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы президенты Александр Винокуров ике арада хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Әлеге килешү ярдәмендә спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга ниятлиләр.
Форум барышында хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле башка документлар да имзаланды. Аерым алганда, Иннополис Университеты һәм «Группа 1С» АҖ арасында имзаланган меморандум кысасында, төбәк уку йортлары белән бизнесны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру өлкәсендә белгечләр әзерләү юнәлешендә хезмәттәшлекне үстерү каралган. Татарстан Хөкүмәте һәм «Роскосмос» дәүләт корпорациясе арасында имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә югары технологияле производстволарны, фәнни, техник һәм кадрлар потенциалын үстерергә ниятлиләр. Иннополис Университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешү партнерлыкның өч төп юнәлешен билгели. Аларны имзалауда Рөстәм Миңнеханов катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез