Газетага язылу

Эшләгәнгә эш бетми: Татарстанда терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Татарстанда чәчү төгәлләнеп килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, язгы культуралар 1 млн 650 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Эшләгәнгә эш бетми: Татарстанда терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
Фото: Татар-информ

Тик кырларда эш тәмамланмый: чүп үләннәргә, корткычларга каршы көрәшәсе, терлек азыгы әзерлисе бар.

Чистайлылар чәчү эшен узган ялларда тәмамлап куйган.

 

– Чәчүне гадәттә 10–15 көндә бетерә торган идек. Быел 20–25 көнгә сузылды. Кырлар озак җилләгәч, соңрак тотындык. Эссе көннәрдән соң тагын матур гына итеп яңгырлар явып узды. Ашлыкка тишелергә дә, шул ук вакытта чүп үләннәргә үсәргә дә һава торышы яхшы тора. Кояшы да, яңгыры да – барысы да үз вакыты белән. Без канәгать. 2 меңнән артык мәйданга уҗым культураларын чәчкән идек. Алары да матур гына кышлады. Быел бәрәңгене дә күбрәк утырттык. 2100 гектарга җитте. Шуңа күрә эшләребез үз көенә бара. Бу атнада инде тулысынча Сабан туйларына әзерләнәбез, – ди ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Илгизәр Нуретдинов.

Чәчү белән беррәттән хуҗалыклар терлек азыгы әзерләргә кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республикада 3,2 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә ниятлиләр. Кышка 1,5 еллык терлек запасы белән керергә кирәк, ә бу – бер малга 40 центнер дигән сүз. Узган елдан республика буенча бер баш малга уртача 22 центнер азык запасы калган булган.

 

Әтнәлеләр дә, терлек азыгы әзерләү көзге уңышны җыеп алуга караганда да җаваплырак, дип, җиң сызганып эшкә тотынган. Районда 36 мең 300 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 12 меңе – сыерлар.

 

– Районда маллар күп, шуңа күрә терлек азыгы әзерләү – иң җаваплы чорларның берсе. Ризык сыйфатсыз булса, күпчелеген сатып алырга туры киләчәк, дигән сүз. Ә чәчү быел безнең районда унике көн барды. Башка елларга караганда, дым күбрәк булды, шунлыктан эшләр бераз сузылды. Гадәттә язгы культураларны бер атнада чәчеп тәмамлый торган идек, – диде районның идарә башлыгы Таһир Баязитов.

Кукмара районы игенчеләре дә чәчү эшләрен төгәлләп, бәйрәмнәрдән соң ныклап торып азык әзерләргә керешәчәк. Кукмара – республиканың күп мал асраучы районнарының берсе. Монда 50 мең чамасы мөгезле эре терлек бар, шуларның 18 меңе – сыерлар.

 

– Башка районнар шикелле үк, без дә быел чәчүгә соңрак керештек. Эшләр озаккарак та сузылды, мәшәкатьлерәк тә булды. Маллар күп булгач, кукуруз мәйданнары зур – 15 мең гектар. Быел беренче тапкыр көнбагыш чәчеп карадык. Шулай ук соя да чәчтек. Замана таләпләре шулай куша. Сөт бәясе төште, бөртеклеләр начар сатыла. Шуңа күрә майлы культураларга игътибар арта. Без дә төп көчне азык әзерләүгә бирәбез. Әле узган елгы азык запаслары да күп, – диде районның идарә башлыгы Рафак Хәлиуллин.

Тәтеш районында малларга азык әзерләүне киләсе атнадан, Сабан туйларын уздырып җибәргәч, башламакчы булалар. Әлегә бөтен игътибар – бәйрәмдә, ди идарә башлыгы Рәмис Гарипов.

 

– Мин узган еллар белән чагыштырып әйтә алмыйм, тик быел чәчү авыр барды, чөнки туфрак тигез кипмәде. Кайдадыр юеш, кайдадыр коры булды, – ди ул. – Шулай да эшләрне вакытында төгәлли алдык. Чөгендерне бер чама утыртсак, көнбагыш мәйданнарын арттырдык. Хәзер инде басуларны эшкәртәбез, корткычлардан саклау чараларын күрәбез. Бәйрәмнәрдән соң терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкбез. Әлегә кыр батырларын, алдынгы терлекчеләребезне барлыйбыз, берсен дә игътибардан читтә калдырасыбыз килми.

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре