Газетага язылу

Тыңла-тыңла, дип әйтәсез: яңа сезонда җырчылар тамашачыларын ничек җәлеп итәргә җыена?

шачыны ничек җәлеп итәргә? Концерт программаларына нинди үзенчәлек кертергә? Җырчы артистлар яңа сезонга кергән саен әнә шул сорауларга җавап эзли.

Тыңла-тыңла, дип әйтәсез: яңа сезонда җырчылар тамашачыларын ничек җәлеп итәргә җыена?
Фото: ясалма фәһем

ТамаҺәркем залларының тулы булуын, чыгышларын тамашачы җылы кабул итеп алкышлавын тели. Быелгы программаларында нинди үзенчәлекләре бар? Җырчылар белән сораштыру уздырдык.

Алмаз Мирзаянов, сүз остасы, алып баручы:

Фото: шәхси архивтан

– Концертларыбызны башлап җибәрдек. Матур программа эшләргә, узган елгысыннан яхшырак булсын, дип тырыштык. Ел саен үсештә булмасаң, тамашачыга да кызык булмый, үзеңә дә рәхәт түгел. Эшеңнең нәтиҗәсен күреп, шуңа сөенеп яшәгәндә генә эш барадыр ул. Программаны күңелебез кушканча төзибез. Безнең режиссерларыбыз да, дизайнерларыбыз да юк. Зөлфирә костюмнарны кайгырта, мин сценарийны мәгънә ягыннан баетырга тырышам. Яңа сезонда быел сәхнә бизәлешен бик матур итеп яңарттык. Элек зур концертларда гына экранда туры эфир ясый идек. Быел һәр концертта булачак. Тагын бер үзенчәлек – һәр артист та күтәрергә тиешле төп темаларга тукталабыз. Бу милләтебезне, телне саклау, туган җир, әти-әни, гаилә кыйммәтләре хакында сөйләү, җырлау. Программабызда бары тик яхшылык таратып, тамашачыны матур җырларыбыз, шигырьләребез белән сөендерергә телибез. Бүгенге концертларда иң зур «фишка» – гадилек, минемчә. Ясалма булмасаң, хайплар, ниндидер ямьсез күренешләр китереп чыгармасаң, үзе үк зур үзенчәлек инде. Кая гына барсак та: «Үзегез булып кала белгән өчен, кылтаеп йөрмәгән өчен яратабыз», – диләр. Киләчәктә дә тамашачыбыз каршында гади Алмаз, гади Зөлфирә булып калырга язсын.

Гүзәл Идрисова, Татарстанның атказанган артисты:

Фото: шәхси архивтан

– Тамашачыга бүген нәрсә кирәген төгәл генә белеп тә, аңлап та булмый. Шоу да, яңа җырлар да, костюмнар да кирәк. Ә без иҗади гаилә буларак, тамашачыга бишебез бергә башкара торган тагын бер яңа, мәгънәле җыр әзерләргә җыенабыз. Безнең кебек иҗади гаиләләр күп булса да, барысы да уен коралларында уйнап, шундый җырлар башкаручылар күп түгел. Тамашачыга да мондый чыгышларыбыз ошый. Кайберләре безнең балалардан үрнәк алып үзләренекеләрне дә иҗат юлына кертеп җибәрә. Моңа бик сөенәбез.

Гөлүсә Шаһбан, шагыйрә, җырлар авторы:

Фото: шәхси архивтан

– Халык шигъриятне шулкадәр ярата икән, хәзер минем үземнең берничә шигырьләр җыентыгымны бер китапка туплап чыгарасым килә. Шуңа күрә алга таба тамашачы белән видео, аудиоформатта күбрәк аралашырга телим. Без хәзер Закир белән «Пушкин картасы» буенча балалар каршында күбрәк чыгыш ясыйбыз. Алар өчен төзелгән программабызны яңартабыз, яңа шигырьләр, җырлар өстибез. «Балаларны җәлеп итү бик кыен, кызыксындыру авыр», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин Закир бу яктан профессионал. Ул озын-озын шигырьләр сөйләгәндә дә, аларның тын да алмыйча сәгать буе тыңлап утырулары мине шаккатыра. Кушылып та җырлыйлар. Интерактив булырга тиеш дип уйлыйм, тамашачы белән аралашырга, аларның да фикерләрен ишетергә кирәк. Закирның концертларыннан да чыгып әйтәм, программалар халыкчанрак булса, җырчыны җылырак кабул итәләр.

Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:

Фото: шәхси архивтан

– «Нәрсә эшләргә, тамашачыны ничек җәлеп итәргә?» дигән сорау бөтен артистны да борчый инде ул. Хәзер беркемне дә шаккатырып булмыйдыр. Эстрадада һәр җырчының үз урыны бар, ә тамашачы үзе күрергә, тыңларга теләгән артистына бара. Минем концертка кемдер юмор өчен, кемдер җырлар тыңларга килә, бәлки гадилек тә җәлеп итәдер. Программага ниндидер «фишка» эзләмим, Ходай биргән сәләтемне туплап, кулдан килгәнне эшләргә тырышам. Бүгенге катлаулы заманда кешене юмор коткарадыр дип уйлыйм. Әле менә дусларымны хастаханәгә алып килдем. Шунда чиратта утырганда татарлар танып алды, ярты сәгатьләп аларны көлдереп, бераз проблемаларын оныттырып алдым. «Кайчан концертларың була?» – диләр. Азга булса да тамашачының проблемаларын оныттыру, күңелләрен күтәрү миңа да рәхәтлек бирә. Шаяртуларны да тормыштан алырга, көн кадагында булган проблемалардан сарказм белән көләргә тырышам. Җитди хәлләрне елап та, елмаеп, җиңеллек белән дә кабул итәргә була. Тормыш – бер мизгел инде ул, Төшенкелеккә бирелергә ярамый.

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:

Фото: шәхси архивтан

– Тамашачыны җәлеп итү өчен җырчы популяр булырга тиеш. Шул очракта аңа халык үзе килә. Ә популярлык казану өчен үз өстеңдә эшләргә, эзләнергә, кеше күңеленә үтеп керердәй җырларыңны, репертуарыңны тупларга кирәк. Безнең тамашачы яңалык ярата, шуңа күрә концерт программасын әзерләгәндә фантазияне дә эшкә җигәргә кирәк. Иң мөһиме – җырлар мәгънәле булсын. Андый җырлар халык күңелендә үз урынын таба. Ни өчен бүген яшьләр элек без башкарган җырларга яңа аранжировка ясап халыкка кайтаралар? Чөнки аларның көе дә, моңы да, мәгънәсе дә бар. Тамашачы да аларны өр-яңа җыр кебек кабул итә бит. Минем 40 елдан артык җырлаган җырларым бар. Алар бүген дә актуаль, халык тыңлый, яратып җырлыйлар. Онытылмый бит. Яшьләр сүзләренә дә, көенә дә игътибарлы булсын иде. Миңа быел 70 яшь тула. Филармония киләсе елның гыйнварында хезмәттәш дусларымны җыеп иҗат кичәмне уздыра. Анда да халык күңеленә кереп калган җырларыбыз яңгыраячак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре