– Мин туганда әнигә 47 яшь була. Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биргәч, мин әле дә әниле булып яшим. Ә әни картлык көнендә балалары игелеген күрә. Бу кадәр яшәвенә үзе дә шакката инде. Әле ярый, шөкер, бөтен нәрсәне аңлый, үз акылында, зиһене шәп, хәтере дә безнекеннән яхшырак. Анализлары да күпләр көнләшерлек. Тормышыбызга сөенеп, гел рәхмәтен әйтеп яши, – дип сөйли Гөлнара апа. – Әнинең алга таба яшәр өчен максаты бар аның. СВОдагы киявебезне көтә. «Ул бала кайтканчы яшәргә иде», – ди. Кызганыч, киявебез һәлак булды. Аны әнигә сиздереп тормадык инде. Кызым ике баласы белән тол калды. Бер-беребезгә терәк булып яшибез.
Мөхтәрәмә апа моннан ун ел элек егылып, бот сөяген сындырган. Яше олы булгач, табиблар операция ясарга алынмаган. Шул көннән бирле Мөхтәрәмә апа аягына башка басмаган.
– Әле әни бирешә торган кеше түгел иде. Сынган урыны сызлап тилмертә. Йөри дә алмагач, гел янында кеше кирәк. Иң мөһиме әнә шул. Өй җылы, ризык җитәрлек. Алар ярату көтә. Кайчагында, ичмасам, берәр туганы да булмаган, дим. Сеңлесе булса, алып килеп кенә янына утыртыр идем. Янына утырта да: «Башымны сыйпа әле, әниемнең кулларын сагынам, син кагылсаң, ул яратадыр төсле», – ди. Ничә яшьтә дә әни кирәк. Миңа да шулай! Үзем әнине яратам, үземнең күзләрдән мөлдерәп яшь ага. Әниле гомер – иң рәхәт чак бит ул, – ди Гөлнара апа. – Атна ахырында әбиләре янына кызларым, оныкларым килә. Аларны көтеп тора инде ул. Менә шул чакта өйгә ямь керә. Әни дә алар белән рәхәтләнеп сөйләшә, үзен яратуларын тагын да ныграк тоя. Ана күңеле бик сизгер. Салкын карашны да бик тиз күреп ала, тавыш бераз күтәрелеп китсә дә, күңеле төшә. Әнә шуңа күрә мин әнигә бар җылымны бирергә тырышам. Рәхәт итеп яшәсен, кадерле икәнен тойсын, дип яшим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез