Без шалтыратканда да Әсхәт абый кырда төшке ашын ашап, җир сукалауга керешкән иде.
– Саулыгым булганда йөрим әле. 74 яшькә җитеп болай эшли алгач, зур бәхет инде. Шушы яшьтә чабаталы тракторда җир сукалап йөрүче кешене башка белмим, – дип аралаша башлады ул. – Оешмабыз зур, механизаторлар да күп. Алар арасында иң өлкәне мин булам. Аннан соң мин корал тотып яуга бара алмыйм бит, илгә менә шулай булса да ярдәм итәсем килә. Егетләребез исән-имин җиңү белән кайткач, эшне калдырырга да туры килер анысы. Тик әлегә ялгызым өйдә нишләмәк кирәк? Яныңда бергә утырып чәй эчәргә иптәшем булса, бәлки башкача булыр иде дә... Хатыным Халидәсез тугызынчы елым узып бара. Кызларым гел кайтып тора анысы, күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Эштә дә бик хөрмәт итәләр үземне, акчасын мул бирәләр, җитәкчеләребез матур итеп сөйләшәләр. Өлкән кешегә тагын ни кирәк инде?
Тынгысыз механизаторның хезмәт юлы 8 нче сыйныфны тәмамлагач, әтисенең трактор кабинасында башлана. Аннан соң ике ел армиядә булып кайта да гомер буе техникадан төшми.
– Бөтен булмышым, тумышым, тамырларым белән Исәктән мин. Әтием дә, бабам да алдынгы тракторчылар булган. Әтием Гадый сугыш ветераны иде, 45 ел гомере «чабаталы» тракторда узды. Инде үземнең хезмәт стажым 50 елдан артык, шушы еллар эчендә мин бары тик ике-өч тапкыр гына трактор алыштырдым. Әлеге вакытта эшли торганы 1989 елгы. 37 ел бер үк тракторда. Хуҗалык җитәкчесе яхшы, заманча техника да тәкъдим иткән иде, тик мин каршы килдем, дустымнан аерыласым килмәде. «ДТ-75» тракторы белән икебезгә 111 яшь. Ул – миңа, мин аңа җайлашкан. Совет тракторы бит, ватылып китсә дә, үзем төзәтәм. Хатыным да, шаяртып: «Әллә тракторыңны миннән дә артыграк яратасың инде? Гел шуның тирәсендә кайнашасың», – дип әйтә торган иде.
Тик заманча шартларда эшләргә мөмкинлекләр булса да, яшьләрнең авылга, авыл хуҗалыгына кайтырга теләмәүләрен дә әйтте.
– Гомерем эш белән үтте, ләкин мин аны авыр хезмәткә санамыйм. Ә менә яшьләргә җирдә эшләү җиңел түгел, чөнки аңа яшьтән өйрәнергә кирәк. Миңа авырлыгы юк инде аның. Иртә белән 6 тулгач чыгып китәм тә кичен 7 дә кайтып җитәм. Сезонда эшләп тә каласы килә. Элек яхшы эшләгәнгә бозау, ат бирделәр. Яшь чак – кызык чак. Кич авылга концерт килә, дисәләр, көнне үткәреп булмый иде. Хәзер көн күз ачып йомганчы узып китә. Авыл хуҗалыгындагы хәлләрне еш хурлыйлар хәзер. Ләкин мин алай бетереп атмас идем. Эш шартлары башкаларда ничектер – белмим, бездә яхшы. Әйбәт хезмәт хакына өстәп, премиясен дә мулдан бирәләр. Суыткыч, телевизор, башка төрле көнкүреш техникасын да бүләк иттеләр. 2015 елда «Татарстанның атказанган механизаторы» дигән исем бирделәр, – ди ул.
Әлеге зур бүләген дә бик рәхмәтле булып, чын күңелдән сөенеп кабул иткән.
– Мондый бүләккә ия булуымны идарәче килеп әйтте. Башта ышанып та бетмәдем. Гап-гади авыл абзыена бирелгән шундый зур исем бит бу! Үземнән дә бигрәк кызларым, туганнарым һәм авылдашларым сөенде. Аларга да Аллаһның рәхмәтләре яусын, – ди ул. Аннан соң бераз тын алгач, калтыраган тавыш белән дәвам итә. – Бу хөрмәткә хатыным да куаныр иде мәрхүмкәем. Шулкадәрле әйбәт хатын булды ул миңа. Әле дә бик нык сагынам үзен. Азнакай районының Камышлы авылы кызы ул. Ул якларда бит капкалар да тәбәнәк, халкы да гади. Һәрхәлдә, минем күңелдә хатынымның туганнары да гел шулай саклана. Халидә апагыз белән 33 ел торып калдык. Йомшак күңелле, бик әйбәт кеше иде, нык яраттым мин аны.
– Әсхәт абый, кем турында гына сөйләсәгез дә, уңай яктан гына телгә аласыз. Димәк, сез үзегез дә яхшы кеше инде, – дибез аңа.
– Юк, сеңлем, хатыным чыннан да бик яхшы иде. Тормышта төрле вакытлар булды анысы. Без дә гел елмаеп, көлеп кенә яшәмәдек. Сүз көрәштергән, эләгешеп киткән чаклар да булды, ләкин ул бервакытта да ачу саклый белмәде, бик тиз оныта иде, – диде.
Әсхәт абый белән ярты сәгатьләп сөйләштек. Шушы вакыт эчендә аның күңел матурлыгын да, яшьлеген дә, гомер иткән хатынын сагынуын да бик яхшы сиздек.
– Болын-кырларда йөргән чаклар да, яшь вакытта бергә эшләгән иптәшләрем дә төшләремә еш керә. 15–16 яшьтән бирле шушында йөреп кара әле син! Җир исен, тузан исен яратам. Хис-кичерешләрне ничек аңлатырга да белмим. Яшь чакларны, элеккеге дусларны уйлыйм, күз алдына китерәм. Бергә эшләгән иптәшләремнең кайсы 35 яшьтә, кайсы 40 та, кайсы 50 дә китте. «Бу кырда шуның белән эшләгән идем», «Бу төштә болай булган иде», – дип искә алып йөрергә генә калды хәзер. Авылны да, кешеләрен дә, су буйларын да яратам. Анда да шул яшьлек сукмакларын эзләп йөрим. Күңелем белән йөреп кайткач, рәхәт булып китә. Авыл сүрелә шул. Быел гына менә унбиш авылдашыбызны җирләдек, бер бала да тумады. Шулай да авылның җаны бар аның. Анда үскән кеше бер җирдә дә югалып калмый. Тырышрак та, мәрхәмәтлерәк тә була.
Түзмәдек – Әсхәт абый Закировның үзен һәм тугры дустын күрергә кайтып килдек. Видеоязманы әлеге сылтама аша карый аласыз
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез