– Наил хәзрәт, динебездә гамәл дәфтәре нәрсәне аңлата? Анда кемнәр яза?
– Гамәл дәфтәре – кешенең дөньяда яшәгәндә кылган эш-гамәлләре теркәлгән «дәфтәр». Аны адәм баласының ике җилкәсендә утырган ике фәрештә язып бара. Уң як җилкәсендәге Рәкыб фәрештә – изге гамәлләрен, сул як җилкәсендәге Гәтид фәрештә начар гамәлләрен терки.
– Кешенең кылган гамәлләре кайчаннан языла башлый соң: 7 яшь тулгачмы әллә иртәрәкме?
– Кеше балигълык яшенә җиткәч, фәрештәләр яза башлый. Имам Әхмәдтән китерелгән хәдистә: «Өч төрле кешедән каләм күтәрелгән: уянганчыга чаклы йоклый торган кешедән, балигълык яшенә җиткәнче сабый баладан һәм акылы кергәнче акылы киткән кешедән». Ягъни йоклаган вакытта, балачакта һәм акылы зәгыйфь кешенең гөнаһлары язылмый.
– Дәфтәргә язылмый торган гамәлләр бармы?
– Начары да, яхшысы да языла, әмма Раббыбыз безгә карата шундый мәрхәмәтле. Адәм баласы гөнаһ кылгач, ул шундук язылмый. Әгәр адәм баласы бер изге гамәл эшләсә, аңа фәрештә ун савап яза. Әгәр яман эш эшләсә, сул яктагы фәрештә язарга тотынганда, уң яктагысы: «Алты сәгать буе язмыйча тор, бәлки ул үкенер, тәүбә итәр», – дип киңәш бирә. Әгәр кеше тәүбә итсә, Аллаһтан гафу-истигъфар сораса, ул гөнаһлы гамәле язылмас.
– Уйнап яки шаярып кына кылган гамәлләр дә языламы? Аларның һәркайсы өчен дә җавап бирәсе булачакмы?
– Бу дөнья – сынау урыны ул. Мин шаярып кына эшләдем, әйттем, дип булмас. Барча сүзләр, гамәлләр язылып барыла шул. «Әл-Инфитар» сүрәсенең 11–12 нче аятьләрендә: «Югыйсә сезнең өстегездә гамәлләрегезне һәм сүзләрегезне күзәтеп торган сакчылар бар. Сез кылган (олы-кече) нәрсәләрне (бөтенесен) беләләр (язалар)», – диелә.
– Кеше үлгәч, гамәл дәфтәре ябыла, дибез, әмма ул мәрхүмгә әҗер-савап китерүдән туктыймы?
– Юк, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Мөслим хәдисләре җыентыгында китерелгән сүзләре бар моңа карата: «Әгәр дә мөселман кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала барысы да туктый, ягъни әҗер-савап язылмый башлый. Өч төрле гамәл ул «сәдака җәрия, файдалы гыйлем һәм дога кылучы изге бала». Сәдака җәрия – туктаусыз языла торган савап. Мәсәлән, кеше мәчет яисә мәдрәсә, юл, чишмә салып калдырган ди. Алар белән кулланган саен савап языла. Кеше файдалы гыйлем калдырса, китап язган булса, әлеге гыйлемнән файдаланган саен, мәрхүмгә әҗер-савап барып ирешер. Догага өйрәткән бала-оныгының догасы да аңа килеп ирешәчәк. Боларның барысы да мәрхүмнең савапларын арттыра. Бары тик Кыямәт көнендә генә гамәл дәфтәрләре гомумән ябыла.
– Гомумән, инде кылынган эшләреңне гамәл дәфтәреннән ничек сызып атарга? Бу мөмкин хәлме?
– Мөслим хәдисләрендә китерелгәнчә, бу дөньядан мөэмин-мөселман булып киткән кешегә Аллаһтан гафу сорасак, аның гөнаһлары гафу ителә (Раббыбызның теләге белән), сөртелә, әйтерсең ул аны кылмаган да. Әгәр дә ул берәрсен үпкәләткән, рәнҗеткән булса, Кыямәт көнендә аның изге гамәлләре дә юкка чыгарга мөмкин. Бу чакта адәм баласы шул кешеләргә үзенең изге гамәлләрен бирер, диелә.

Фото: ясалма фәһем
Ислам динендә нинди гамәлләр бар?
Фарыз – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше – саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы булыр. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше кяфер булыр. Фарыз гамәлләр: ислам диненең хаклыгына ышану, һәр көн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, һәр елда малның зәкятен чыгару, дәүләте җитәрлек кеше гомерендә бер мәртәбә Мәккәгә барып, хаҗ кылу.
Ваҗиб – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше – саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы булыр, аның ваҗиблыгына ышанмаган кеше зур гөнаһлы булыр. Ваҗиб гамәлләр: гает намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу кебекләр.
Сөннәт – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы булмас. Ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.) шәфәгатенә лаек булмас. Сөннәт гамәлләр: яхшы гамәлләрне «бисмиллләһ» белән башлау, Коръән әйтер алдыннан «әгүзе»не әйтү, төчкергәч «әлхәмдүлилләһ» дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү кебекләр.
Мөстәхәб – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы да, Кыямәт көнендә шелтәгә дә тиешле булмас. Мөстәхәб гамәлләр: нәфел намазларын уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, буш вакытларда Коръән уку кебекләр.
Мөбах – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы да, гөнаһлы да булмас. Мөбах гамәлләр: хәләл нәрсәләрне туйганчы ашау һәм эчү, утыру, тору, зарарсыз сүзләрне сөйләү кебекләрдер.
Хәрам – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше зур гөнаһлы булыр, аны хәләл дигән кеше кяфер булыр. Хәрам гамәлләр: җан иясен үтерү, кешене йә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, угрылык кылу, исерткеч эчемлекләр куллану кебекләр.
Мәкруһ – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше дә, аны дөрес дигән кеше дә гөнаһлы булыр. Мәкруһ гамәлләр: отышлы уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану кебекләр.
Мөстәкрәһ – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган булыр. Мөстәкрәһ гамәлләр: базарда һәм урамда ашау, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү кебекләр.
(«Өмет» газетасыннан)
Гыйбрәт өчен
Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) сахабәләрдән сораган: «Сезгә кемнең банкрот булуы мәгълүмме?» Алар әйткән: «И Аллаһының рәсүле, бу – бер дирһәм дә акчасы, бернинди дә мөлкәте булмаган кеше». Рәсүлебез (с.г.в.), аларга җавап итеп, болай дигән: «Минем өммәтемдә фәкыйрь кеше ул – намазлар укып, тоткан уразалары, биргән зәкят сәдакалары белән Хисап көненә килгән; ләкин шул ук вакытта боларны яманлаган, кемнеңдер яман атын саткан, кеше мөлкәтен законсыз үзләштергән, кеше кыйнаган яисә үтергән адәм. Яхшы гамәлләре өчен алган әҗерләрен ул кемнәрне кыерсыткан булса, шуларга бирер. Әгәр дә аның алган әҗерләре кылган игелексез гамәлләре өчен җитеп бетмәсә, теге кешенең бар гөнаһлары да үзенә өстәлер һәм аны җәһәннәмгә ташларлар».
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез