Газетага язылу

Күмәк күтәрсә: социаль челтәрләрдә #Гордимсянижнекамск флешмобы уза

Социаль челтәрләрдә #Гордимсянижнекамск флешмобы старт алды. Татарстан халкы Түбән Камага һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итү, теләктәшлек күрсәтү ниятеннән җылылык һәм горурлык сүзләре белән сугарылган видеороликлар яздыра.

Күмәк күтәрсә: социаль челтәрләрдә #Гордимсянижнекамск флешмобы уза

«Бу флешмоб иң элек бердәмлек, көч һәм якташларыбыз өчен горурлык турында. Түбән Камада яшәүчеләр өчен туган як, туып-үскән, эшләгән җир, бер-береңә кадер-хөрмәт, бердәмлек, ярдәмчеллек буш сүз генә түгел», – дип ассызыклый акцияне оештыручылар. Бу шәһәрдә сынауларны бергә узалар, бер-берсенә ярдәм кулы сузалар. Түбәнкамалыларның нәкъ менә шушы сыйфатлары флешмобның төп темасына әйләнде дә инде. Бер ай эчендә диярлек ике һөҗүм һәм кешеләр һәлак булуны кичергән шәһәрнең, дусларыбызның, туганнарыбызның, хәтта бер белмәгән кешеләрнең ныклыгына соклану билгесе дә әле бу.

Флешмобка Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр кушылды инде. Битараф булмаган республика халкы үзләре төшергән видеороликларны социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарата. Төрле шәһәр-авыллардан, төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре кушыла, күңелендә булган сүзләрне Түбән Кама халкына юллый.

Түбән Камада битараф булмаган, кешегә килгән кайгыны да үзенеке кебек кабул итүчеләр шактый. Шуларның берсе – ТАНЭКО да эшләүче Руслан Латыйпов. Беренче һөҗүм вакытында вафат булган сабый бала гаиләсенә хезмәттәшләре белән акча җыеп бирә алар. Андый-мондый хәл була калса, бөтен эшен калдырып ярдәмгә ашыгырга әзер Руслан. Машинасы кирәк буламы, кул эше килеп чыгамы, волонтерлар җыялармы – барысын да эшләргә риза.

– Шәһәргә беренче БПЛА һөҗүм иткәндә безгә кагылмас кебек иде әле. Хәзер куркынычсызлыкның никадәр мөһим булуын бөтен кеше аңлады. Безнең шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, шул ук чаллылар да безнең белән бергә борчылганын беләм. Туганнары, танышлары, дуслары яши бит монда, алар өчен күңелләре тыныч түгел. Бөтен Татарстан халкының безгә теләктәшлек күрсәтүе кәефне күтәрә, әлбәттә. Чит төбәкләр дә кушыла, үзебез генә түгеллегебезне аңлыйбыз. Бу куркыныч вакыйганы төрлечә кичерәләр.  Әмма мин беркая да китәргә җыенмыйм. Бу шәһәр, мондагы кешеләр, эшем бик ошый, – ди Руслан.

Һөҗүм вакыты өчен оештырылган сыену урыннарына игътибар арттыруны да сорый түбәнкамалылар. Аларның барысын да тиешле хәлгә җиткерәсе иде, диләр.

– Бер һөҗүм вакытында үзебезнең микрорайон буйлап уздым. Ачык урыннарда олы кешеләр күп. Өйдә калырга куркабыз, подвалга төшсәк тә, өй ишелсә, шунда калырбыз дип борчылабыз, урамда куркынычсызрак, диләр. Подъездга кереп, лифт янында булса да басып торыгыз, дип озаттым. Төнлә йә иртә таңнан сиреналар тавышын ишетеп, күп кеше югалып кала. Шундый вакытлар өчен һәр районда дружиналар төзергә кирәк икән дигән уй килде. Урамда калучыларга юнәлеш күрсәтер, ярдәм итәрләр иде, – ди Руслан Латыйпов.

Мәүлидә Җамалиева да – Түбән Каманың зур йөрәкле кешесе, үзләре яшәгән йорт буенча җаваплы. Инвалидлар декадасында, СВОдагы райондашларга ярдәм кирәк булганда беркайчан да читтә калмый. Соңгы вакытта шәһәрдәге куркыныч вакыйгаларда аның кебекләр башкалар өчен җылы бишмәт тә, киңәшче дә, күңел күтәрүче дә әле.

– Очрашып та, шалтыратып та хәл белешәбез. Инде бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Илгә килгән хәл дигәндәй, бөтен шәһәр халкы – бер-берсенә терәк, ярдәмче. Сүз белән генә дә борчулардан арынырга ярдәм итәргә була кайчак, – диде Мәүлидә Җамалиева.

Йөрәкләр дә, уйлар да сезнең белән, Түбән Кама.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре