Газетага язылу

«Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә көмеш яулаган Максим Демин: «Бу әле башы гына»

Пензада «Һөнәре буенча иң яхшысы» бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең токарьлар арасындагы федераль этабына йомгак ясадылар.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә көмеш яулаган Максим Демин: «Бу әле башы гына»
Фото: «Түбән Кама Нефтехим» матбугат хезмәте

Татарстан данын яклаучы – «Нефтехим» җәмгыятенең ремонт-механика заводы токаре Максим Демин көмеш призёр булды. Югары нәтиҗәсе өчен түбәнкамалыга 500 мең сум күләмендә федераль грант тапшырылачак. Финалистларны бүләкләү тантанасы декабрьдә Мәскәүдә узачак.

Серле бирем һәм сыналган сабырлык

Россиянең иң көчле токаре исеменә илнең төрле төбәкләреннән килгән 20 оста дәгъва кыла. Аларның барысы да – үз төбәкләрендә узган бәйгеләрнең җиңүчеләре. Максим Деминның икенче урынны алуы – аның югары һөнәри осталыгының ил күләмендә танылуы.

Токарь һөнәренә ихтыяҗ елдан-ел арта. Машина төзелеше, оборона-сәнәгать комплексы, энергетика һәм илнең технологик бәйсезлегенә турыдан-туры йогынты ясый торган башка тармакларда белгечләргә ихтыяҗ зур, – дип билгеләп үтте Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин. – Кадрларга ихтыяҗ фаразы күрсәткәнчә, 2032 елга станокларда эшләүче 645 меңнән артык белгеч кирәк булачак. Аларның якынча 148 меңе – икътисадка җәлеп итәргә кирәк булачак яңа кадрлар.

Пензадагы сынаулар җитештерү шартларына мөмкин кадәр якын итеп оештырылган. Катнашучылар катлаулы теория буенча имтихан тапшырганнар, аеруча авыр сораулар да очраган. Технологик хаталарны ачыклау буенча әңгәмә дә узганнар. Практик биремдә исә детальләрне эшкәртү, резьба кисү, углеродлы корыч белән эшләү осталыгын күрсәткәннәр.

Финалның иң мавыктыргыч өлеше – серле бирем. Ярыш башланырга берничә минут кала катнашучыларга детальнең сызымын тапшыралар. Аны өч сәгать эчендә ясап бетерергә кирәк була.

Иң авыры – дулкынлануны җиңү булгандыр, – дип сөйли Максим Демин. – Аннан соң барысын да сызым буенча, төгәл һәм ашыкмыйча эшлисе генә калды. Үз цехымда ничек эшлим, монда да шулай тырыштым. Бәйге 16К20 универсаль станокларында узды. Аларда сирәк эшлим, хәзер күбрәк ЧПУлы станокларда мин. Әмма төп күнекмәләр автоматлашканчыга кадәр чарланган. Станок янына килеп басканда минем өчен борчылып торучы «Нефтехим»нан меңләгән хезмәттәшләремне, Татарстанымны уйладым, никадәр зур җаваплылык икәнлеген аңладым. Үземне кулга алуыма сөенәм.

Түбән Камада Максим өчен йөзләгән кеше борчылып торган. Гаиләсе – хатыны Марина, алты яшьлек кызы Мирослава, хезмәттәшләре, дуслары бәйге барышын күзәткәннәр. Максим әйтүенчә, чатта язучылар күп булган: «Ничек? Нәтиҗәләр кайчан була?»

Фото: «Түбән Кама Нефтехим» матбугат хезмәте 

Максимнан призлы урын көттем, шуңа күрә нәтиҗәгә әллә ни гаҗәпләнмәдем, – ди РМЗның механик эшкәртү участогы начальнигы Игорь Хәйруллин. Аны махсус әзерләмәдек, эштә көн саен куллана торган ныклы базасы бар. Ул металлны бик яхшы тоя, эшкәртү барышын алдан күзаллый һәм һәр адымын төгәл планлаштыра.

Автослесарьдан – операторга

Максим Демин – Түбән Кама егете. Агросәнәгать көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштергәннән соң армия хезмәтен үтәп кайта. Тормышын үзгәртергә карар кылган егет заводка токарь һөнәрен үзләштерергә килә. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә яңа белгечлек ала.

Станок артына баскан Максим 14 ел эчендә РМЗда бишенче разрядлы программалы идарәле станоклар операторы дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның бурычларына нефть химиясе производствосы җиһазлары өчен втулкалар, валлар, муфталар, фланецлы тоташмалар һәм башка детальләрне ясау һәм ремонтлау керә.

Максимның һөнәри яктан үсешендә остазлары Андрей Замойский, Вячеслав Романов һәм Фәрит Ильясовның ярдәме зур роль уйный. СИБУРның заводны масштаблы яңартуы да аның өчен көчле этәргеч була.

Искергән һөнәрханәләр урынына РМЗда 144 төп технологик җиһаз урнаштырылган заманча цифрлы үзәк барлыкка килә. Алар арасында ЧПУ белән идарә ителә торган 32 станок та бар. Бүген монда хезмәткәрләр өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудырылган: якты цехлар, уңайлы эш урыннары, җиһазландырылган көнкүреш бүлмәләре һәм ял итү урыннары.

«Сере юк»

Максимны җиңүе белән беренче булып участок начальнигы Игорь Хәйруллин котлый – ул эш чатына хәбәр җибәрә. Аннан соң хезмәттәшләре, производство начальнигы Алексей Динмөхәммәтов һәм завод директоры Александр Борисов шалтыраталар.

Модернизациядән соң безнең РМЗ — илдәге иң алдынгы ремонт производстволарының берсе, – дип ассызыклый ремонт-механика заводы директоры Александр Борисов. – Универсаль станокта эшләү Максим өчен инде үтелгән этап. Хәзер ул детальләрне ЧПУлы станокларда эшкәртү юнәлешендә актив үсә. Тиздән ул бу юнәлештә дә призлы урыннар яулар әле!

«Токарь һөнәре нәрсә ул?» дигән сорауга бәйгенең көмеш призёры фәлсәфи җавап бирә:

Токарь хезмәте бик күп әйберне берләштерә. Детальне күтәреп, ул очып чыкмаслык итеп станокка беркетү өчен көч кирәк. Микроннарда ялгышмас өчен – төгәл исәп. Һәм эш барышын да, үз-үзеңне дә һәрвакыт контрольдә тоту мөһим. Монда сер юк. Үз эшеңне күңел биреп, сыйфатлы итеп башкарырга кирәк.

Пензадагы уңышларына: «Бу әле башы гына!» – дигән нәтиҗә ясый Максим. Аның яшь белгечләргә тәҗрибә тапшырасы, яңа цифрлы технологияләр үзләштерәсе һәм Мәскәүдә Кремль сараенда лаеклы бүләк аласы бар.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре