Газетага язылу

Туган тел укытучылары бәйгесендә җиңгән кызлар: «Телне ярату аша гына популярлаштырып була»

Белемең меңне егарлыкмы? Белгородта «Ел укытучысы – 2026» бөтенроссия конкурсы дәвам итә.

Туган тел укытучылары бәйгесендә җиңгән кызлар: «Телне ярату аша гына популярлаштырып була»
Фотолар: шәхси архивтан

Анда илнең иң яхшы укытучысы исеме өчен 89 педагог көрәшә. Алар арасында Казандагы 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов та бар. Ә менә Липецкида узган туган тел укытучылары бәйгесендә башкаланың татар теле укытучылары – Резидә Курамшина белән Алсу Галиева җиңүчеләр исемлегенә керде.

Казандагы 11 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина мөгаллимнәр арасында икенче урынны алды. «Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укытучылар туган телләрне тәкъдим итте. Дәрес уздырдык, икенче этапта укытучыларга мастер-класс күрсәттек. Ә матбугат очрашуында төрле сорауларга җавап бирергә туры килде. Татарстанда татар телен үстерү буенча проектлар күп, шулар хакында да сөйләдем. Казанда күптән түгел Укытучылар йорты ачылды. Анда берәр проект уйлап табасы килә», – ди ул.

Резидә фикеренчә, телне ярату аша гына аны популярлаштырып була. Иң мөһиме – үзебез матур итеп татарча сөйләшергә тиешбез. Популярлаштыру өчен тел «уңайлы» һәм «заманча» булырга тиеш. Үзе дәресләрендә интерактив уеннар, рольле уеннар куллана. Квест-дәресләр, цифрлы платформалар балаларда телне өйрәнүгә зур кызыксыну уята дип саный.

Башкаладагы 358 нче балалар бакчасында эшләүче Алсу Галиева тәрбиячеләр арасында өченче булды. Инде алты ел сабыйларга татар телен өйрәтә ул.

– Әти-әниләре татар гаиләләреннән булгач, эштә авырлык сизмим. Күбрәк әдәби телне өйрәтергә тырышам. Һәрберсен матур итеп сөйләшергә өйрәтәсе килә, кыскасы, – ди ул. – Бәйгедә кыенлыклар тумады. Дәрестә милли кием турында сөйләдем. Балалар заманча баш киемен татар бизәкләре белән бизәде. Мастер-класста татар халкының гореф-гадәтләрен тәкъдим иттем. Үзебезнең бишек җырлары, курчаклар белән таныштырдым. Бакчабыздагы үзенчәлекләр турында сөйләдем. Заманча уеннарны әллә ни кертергә тырышмыйбыз. Борынгы йолаларга игътибар бирәбез. Әйтик, алар арасында «бәби мунчасы», «орчык өмәсе» дигәннәре бар. Бәби тугач, бөтен авыл белән мунчага су җыялар. Һәр кеше берәр чыра алып килә. Шунда яңа туган сабыйга теләкләр телиләр. Бик күңелле килеп чыга. Онытылган сүзләргә өстәп яңасын өйрәтәбез. Әти-әниләр җыелышлары шул видеоларны караудан башлана. Боларны «Шаян ТВ» каналында башкаларга да күрсәтү хыялым бар.

Белгородта «Ел укытучысы – 2026» бәйгесендә чыгыш ясаучы Илья Тарасовның да хәлләрен белештек. Вакыты тыгыз булуга карамастан, сорауларга җавап бирергә вакыт тапты.

– Әле менә педагогик әңгәмәдә катнаштык. Төрле темалар буенча тәҗрибә уртаклашабыз. Һәр төбәкнеке уникаль. Әлеге алымнарны үзебезнең мәгариф системасында да кулланып була. Татарстан данын лаеклы яклау өчен бар көчемне бирәм. Укытучылар, әти-әниләр, балаларның өметен акларга тырышам. Алда – сынауның башка этаплары, – диде Илья Тарасов. – Моңа кадәр безнең нәселдә бер укытучы да булмаган. Юлны мин түгел, юл мине сайлады. Тормышымда яхшы укытучылар очрады. Алардан башка җиңүләр булмас иде. Бернидән дә курыкмаска кирәк. Шул вакытта максатка да ирешеп була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре