Бер Маратка – җиде әби!
Кукмара районының Түбән Арбаш авылында гомер итүче Марат Динмөхәммәтов турында моннан 14 ел элек язып чыккан идек. Ул чакта ир кешенең биш әбине тәрбияләгәненә шаккаткан идек. Бүген исә Марат җиде әби һәм бер егетне карый.
– 28 яшемдә әбиләр тәрбияли башладым. Егет булып эшкә кергән идем, бабайга әйләндем инде хәзер, – дип шаярта Марат. – Соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, әти белән әнине җирләдем. Соңрак күршедәге өлкәннәргә ярдәм иттем. Ә аннары социаль хезмәткәр һөнәре турында ишеттем дә, тукта әле, бу бит минем эшем, дип, 2002 елдан бу өлкәдә эшли башладым. Аңа кадәр 10 елга якын колхозда хезмәт куйган идем.
Марат Өркеш җирлегенә караган өч авылда социаль хезмәткәр булып эшли. Җиде әби янында үзеннән 10 яшькә кече инсульт кичергән бер егет тә бар.

– Әти-әнисе күптән вафат инде. Апасы Казанда яши, Кукмара районының бер авылында гомер итүче сеңлесе дә бар. Алар туганнарын ташламаса да, көн саен мин дә ярдәм итәм. Үзем дә 2020 елда инсульт кичердем. Әле ярый хатыным вакытында табибларга алып барган. Дүрт ай дәваландым. Хастаханәдә ятканда инсульт икенче мәртәбә китереп сукты. Табибларга да, хатыныма да рәхмәт, үлемнән йолып калдылар, – ди Марат.
Әбиләренең нинди генә гозерләре булса да, ярдәм итәргә тырыша ул.
– Хәзер исә бөтен әйбер төгәл итеп язылган. Кемдә нинди эш эшлисе – барысы да билгеле. Артыгын эшләсәң, анысына өстәмә түлисе. Әмма әбиләрнең пенсияләре бик күп түгел. Шуңа да акча түгел, кешелеклелекне беренче урынга куеп эшләсәң яхшы, – ди Марат Динмөхәммәтов. – Иң зур бүләк – өлкәннәрнең хәер-фатихасы, рәхмәте. Авырудан соң аякка баса алуым да шуны күрсәтә.
«Бу йортка гел елмаеп килеп керәм»
Чулпан Әхсәнетдинова Балтач районының «Наз» тернәкләндерү үзәгендә эшли. Монда елына 28 кешедән торган 23 смена дәваланып китә. Кабат-кабат килүчеләре дә бар.
– Мин сөйләшергә яратам. Әнә шул сыйфатым аркасында өлкәннәр белән уртак тел таптым да инде. Алар сөйләшүгә сусаган. Өлкәннәр күңел бушатса, мин гыйбрәт алам. Безнең вак-төяк мәшәкатьләр белән бу әбекәйләрнең язмышларын чагыштырырлык та түгел икән, дим. Оят та булып китә кайчак. Араларында йөрәк түрендә зур хәсрәт йөртүчеләре бар. Бала кайгысы күрсәләр дә, сабыр итәләр.

Биредә өлкәннәр 15 көн дәвалана. Чулпан шәфкать туташы булгач, өлкәннәрнең җанын гына түгел, тәнен дә дәваларга тырыша.
– Эшемне яратып башкаргач, бер авырлыгын тоймыйм. 12 чакрым ераклыктагы Сәрдек авылыннан килеп эшлим. Мин бу йортка гел елмаеп килеп керәм. Кешеләргә бәхет өләшергә тырышам. Алар да сагынып тора, мин дә юксынып киләм. Өлкәннәрнең киңәше дә төпле аның. Әйткән сүзләрендә дә тирән мәгънә ята. Ничек тә кадерлисе, озаграк яшәтәсе килә үзләрен, – ди Чулпан.
«Эш сәгате чыкты, дип тормыйм»
Апас районының Чүри-Бураш авылында яшәүче Рамилә Шәрифуллинаның йөрәгенә дөнья сыярлык. Яшьтән шәфкать туташы булам дип йөргән кызга кешеләрнең күңелләрен дәваларга насыйп була.
– Бер ел элек картлар йортында яшәүче Равия әбине үзебезгә алып кайттык. Әти-әнием күптән вафат, әнә шуңа күрә бер әбигә булса да бәхетле картлык бүләк итәсем килде, – дип сөйли әңгәмәдәшебез.
Рамилә бүген тагын 11 әбигә социаль хезмәт күрсәтә, 21 яшьлек авыру егетне карый. «Ул баланың әти-әнисе вафат булды, бер туганы тәрбияли. Ятып кына тора ул. Үзе ашый да, эчә дә алмый. Аңа ярдәм гел кирәк», – ди социаль хезмәткәр.

Рамилә үзе карап торучыларның холкы төрле булганын яшерми. Әмма берсеннән дә зарланмый.
– Урын өстендә генә ятучы әбиләрем дә бар. Берсе 2013 елдан бирле ята гына инде. Яман чир белән көрәшә. Балалары Мәскәүдә яши. Үзләре янына алып китмәкче булалар, әмма олы кеше туган йортын ташлап китәме соң? – ди Рамилә. – Әбиләремнең балалары белән дә элемтәдә торам. Берсенең улы өенә камера куйдырган. Шуннан карап кына тора. Кайчагында төнлә дә шалтырата. Нинди генә йомышлары булмасын, тиеш түгел, эш сәгате чыкты, дип тормыйм – ярдәм итәм. Шимбә-ялларда да бөтенесенең хәлен беләм. Тәмле ризыклар пешерәм дә кайнар килеш тизрәк әбиләремә илтәм. Өлкәннәр алар бик сизгер. Яхшыны да, яманны да тиз тоемлыйлар. Рәхмәтләрен әйтеп кенә торалар. Бар җылыңны бирсәң, алар да сиңа елмая.
Җитмеш төрле һөнәр дә аз...
Чирмешәндә яшәүче Әлфирә Кәлимуллина һөнәре буенча пешекче. Әнисе авырып, урын өстенә калгач, эштән китеп, 6 ел газиз кешесен тәрбияли. Әнисен җирләгәннән соң, аны социаль хезмәткәр эшенә чакырып алалар.
– Баштарак бик авыр булды. Тәҗрибәм булгач, минем карамакка урын өстендә ятучы кешеләрне бирделәр. Эшли-эшли, уртак тел дә таптык, инде хәзер ул кешеләр мине туганын көткәндәй сагынып тора, баласы кебек ярата, – дип сөйли әңгәмәдәшебез. – Дүрт әби һәм бер егет тәрбиялим. Яратканны беләләр, ярдәм иткәнне күрәләр, берсенең дә усалланганы, үпкәләгәне, сүзгә килгәне юк. Өлкәннәр алар бала кебек. Күңеленә юл табыйм, дисәң, җылыңны кызганмаска гына кирәк.

Инде 10 ел буе урында ятучы әбисе бар Әлфирәнең. Ул һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ.
– Балалары белән яшәсә дә, мин дә булышам. Бергәләп тырышабыз инде, – ди социаль хезмәткәр. – Без үзебезгә бик күп һөнәрләрне берләштерәбез. Кайчак шәфкать туташы да, психолог та, сантехник та, бакчачы да буласың. Токмач бас, дисәләр, басып бирәм, мантый ясыйк, дисәләр, анысын да тыңлыйм. Кеше үзе булдыра алса, аны миннән сорамый бит инде ул! Пешерергә бик яратам. Әле заказга да тәм-томнар әзерләп бирергә вакытым кала. Нәрсә генә пешерсәм дә, өлкәннәремә өлеш чыгарам.
Әлфирә 46 яшьлек параличланган егеткә дә хезмәт күрсәтә. Егет сөйләшә алмый, әмма бөтен сүзен аңлатып бирә икән.
– Шул егеткә 4,5 ел буе бер көн дә калмыйча массаж ясыйм. Кайчак кулларым да авырта, әмма сиздермим, – ди Әлфирә. – Машина йөртүем дә ярдәм итә. Әбиләргә ни кирәк, шуны алып кайтып бирәм. Яннарына да тиз генә килеп җитәм. Кешеләргә ярдәм итәр өчен зур йөрәкле һәм шәфкатьле булырга кирәк. Безгә эшлим дип килүче кеше күп, әмма барысы да эшләп кенә китә алмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез