Газетага язылу

Торак базары нихәлдә? «ВТ» журналисты бу хакта белгечләрдән сорады

Ел башыннан бирле Татарстанда 80 нән күбрәк күпфатирлы йорт сафка баскан. Бу – еллык планның яртысыннан да күбрәге. Ул арада республикада яшәүчеләрнең ипотека буенча вакытында түләнмәгән бурычы 400 миллион сумнан артып киткән. Тик моңа карап кына риэлторлар эшсез утырмый. Торак базары нихәлдә? Төп ставка артыннан фатир бәяләре дә төшәме? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Торак базары нихәлдә? «ВТ» журналисты бу хакта белгечләрдән сорады

Алтын куыш

Росреестр мәгълүматларына караганда, апрельдә Татарстанда яңа йортлардагы күчемсез милеккә бәйле 1,5 меңгә якын килешү теркәлгән. Узган елның апрелендә дә саннар шулкадәр үк булган диярлек. Бу – соңгы елларда иң түбән күрсәткечләрнең берсе, ди белгечләр. Чагыштыру өчен, 2022 елда килешүләр саны – 2,5 мең, 2024 елда 2,8 меңне тәшкил иткән. 2026 ел башыннан бирле республикада беренчел торак базарында 6,5 мең өлешләп төзүдә катнашу килешүе теркәлгән.

Бәяләргә дә күз салыйк. «Дом.РФ» хәбәр итүенчә, бер елда Татарстанда яңа йортлардагы фатирлар 16 процентка диярлек кыйммәтләнеп, торакның бер квадрат метры 178 831 сумнан 209 567 сумга кадәр җиткән. Казанда саннар тагын да зуррак. «Мир квартир» китергән саннардан күренгәнчә, бер ел эчендә фатир-студияләр, мәсәлән, 26,4 процентка кадәр арткан. Бүген мондый куышның бәясе уртача 8,4 миллион сумга төшә (бер квадрат метры – 260 мең сум тирәсе). Чагыштыру өчен, Мәскәүдә фатир-студия уртача – 12,8 миллион сум (бер ел эчендә 7,9 процентка кыйммәтләнгән), Санкт-Петербургта 7,4 миллион сум (5,8 процентка) тора.

Бәяләр үсә тора, төзүчеләр төзи тора. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, республикада бу елга исәпләнгән төзелеш планы 58 процентка үтәлгән, барлыгы 1,85 миллион квадрат метр торак сафка баскан. «Коммерцияле төзелеш юнәлеше буенча гомуми мәйданы 725 мең квадрат метр тәшкил иткән 80 күпфатирлы йорт кулланышка тапшырылды. Бу – еллык планның 69 проценты», – диде министр Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Социаль ипотека буенча 31 күпфатирлы йортта төзелеш эшләре тәмамланган, шәхси торак төзелеше юнәлешендә 1 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән. Билгеле булганча, быел Татарстанда торак төзелеше планы 3,175 миллион квадрат метр тәшкил итә. Республика төзүчеләре 2021 елдан бирле ел саен 3 миллион квадрат метрдан да күбрәк торак төзи.

«Балалар үскән җиргә»

Казандагы күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Хәернасова әйтүенчә, күчемсез милеккә ихтыяҗ һәрвакыт зур булды һәм бу хәзер дә шулай.

– Аермасы шунда: хәзер кешеләр аның кыйммәтен аңлый. Торакны үзләре өчен генә түгел, ә киләчәккә инвестиция, балаларның иртәгәсен кайгырту өчен дә сатып алалар. Күбрәк бер яки ике бүлмәле фатирлар сорап мөрәҗәгать итәләр. Мондый торакка ихтыяҗ зуррак. Фатир сатып алырга теләүчеләр арасында балалы гаиләләр, алар кечкенә торактан зуррагына күчә, яшь гаиләләр, шулай ук фатирны «балалар үсеп җиткән җиргә» дип, актив буларак сатып алучылар күбрәк, – ди белгеч.

Аның әйтүенчә, шартлары үзгәрүгә карамастан, гаилә ипотекасына карата да кызыксыну бар. «1 июньнән дифференциацияләнгән, ягъни гаиләдәге балалар санына бәйле рәвештә билгеләнгән ставка гамәлгә керәчәк, дип вәгъдә иткәннәр иде. Үзгәрешләр булмады. Әмма бу әле тынычланырга ярый дигән сүз түгел. Бу хакта сөйләшә башлаганнар икән, димәк, яңалыкка әзер булып торырга кирәк. Дәүләт икътисадка һәм бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү өчен хәлдән килгәнне эшли, шуңа күрә ташламалы ипотека алга таба да гамәлдә калачак дип саныйм, аның шартларына бәйле үзгәрешләр кертү хисабына булса да», – ди Ләйсән Хәернасова.

Риэлтор Айгөл Җәләева сүзләренә караганда, мондый шартларда икенчел торак базарындагы фатирларга ихтыяҗ арткан.

– Хәзер ун килешүнең җиде-сигезе икенчел торак базарына туры килә. Нигездә, үз фатирларын сатып, зуррак торакка күченәләр. Сүз кредит турында бара икән, бернинди кертемсез 8 миллион сумлык ипотека рәсмиләштерүчеләр юк. Күпчелек очракта, үзләренекен саткан акчага өстәп, 1–2 миллион сум кредит алалар. Тере акчага исәп-хисап ясаучылар да күп. Төп ставка түбән булганда килешүләрнең 80 проценты ипотекага туры килсә, хәзер 80 проценты – кулдагы акчага сатып алган торак! Икенчел торак базарында кредит күләме 3–4 миллион сумнан да артмый, гомумән, банктан бурычка 4 миллион сумга кадәр акча алучылар аз. Чөнки процент ставкасы югары, айлык түләүләр бик зур, – ди белгеч.

22 ел көтәсе

Торакка бәяләр төшәр дигән өмет бармы? Бу хакта башкаладагы банкларның берсендә ипотека буенча менеджер Гөлназ Хәсәновадан сорадык.

– Апрель азагында Үзәк банк төп ставканы төшерде. Хәзер ул 14,5 процент тәшкил итә. Әмма ипотека ставкалары югары әле. Күпчелек банкларда, шул исәптән бездә дә ул 18–18,5 проценттан башлана. Шартлар бөтен җирдә бер үк диярлек: беренчел кертем бурычның ким дигәндә 20 процентын тәшкил итә. Беренчел кертем зуррак булган саен, процент ставкасы да кими. Мисалга, кредитның яртысын түләп куючылар ипотеканы 17 процент белән алырга мөмкин, – ди белгеч.

Аның әйтүенчә, хәзер акчасы булганнар элеккеге кебек торакка күпләп инвестицияләргә ашыкмый. «Чөнки билгесезлек зур. Элек ничек иде: йорт нигезен казу эшләре башланган вакытта ук фатир сатып алалар да, төзелеп беткәч, аны кыйммәтрәк бәягә сатып та җибәрәләр. Хәзер бу алым эшләми. Чөнки бик озак көтәргә туры килә. Моңа өстәп, отам дип оттырырга да мөмкинсең. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген Казанда бер бүлмәле фатир, аны арендага биргән очракта, үзен 20–22 елдан соң гына аклый. Бәяләр исә үсүдән туктамаячак. Шуңа күрә бүгенге шартларда фатир сатып алу турында карар кабул итүчеләр җиде түгел, җитмеш кат уйларга мәҗбүр. Еш кына торак турындагы хыялны кичектерергә дә туры килә», – ди Гөлназ Хәсәнова.

Моның белән икътисад белгече Наил Галиев та килеште. «Әгәр торак якын арада ук кирәк һәм кулыгызда беренчел кертемнән тыш яшәргә дә акчагыз бар икән, фатирны хәзер сатып алып, алга таба ипотеканы рефинансларга мөмкин. Ашыгыч булмаса, сабыр итегез. Кайбер фаразларга караганда, ел азагында төп ставка 10 процентка кадәр төшәчәк. Болай булса, түбән ставка сез көткән арада үскән бәяләргә караганда отышлырак булачак. Бүген 8,5 миллион сумлык бер бүлмәле фатирны 20 процент беренчел кертем белән 30 елга ипотекага сатып алган очракта, айлык түләү 146 мең сум чамасы тәшкил итә. Якынча ике уртача айлык хезмәт хакы дигән сүз бу», – ди белгеч.

Сан

Ел башыннан бирле илдә беренчел торак базарында ипотека буенча вакытында түләнмәгән бурыч күләме 20,2 миллиард сумнан артып киткән. Ел башыннан бирле генә дә әлеге күрсәткеч 8,2 процентка, ягъни 1,5 миллиард сумга арткан. Татарстанда яшәүчеләрнең яңа төзелеп килә торган йортлардагы фатирларга рәсмиләштергән кредитлар буенча 401 миллион сум вакытында түләнмәгән бурычы бар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре