Җәйнең беренче көне үк матур башланды. Татарстан Мәдәният министрлыгы 1–15 июнь көннәрендә республиканың сәнгать эшлеклеләре декадасын уздыра. Аның ачылышы Казандагы Уникаль осталык үзәгендә булды.
Бәйрәм мохите
Туйда бии тукмак та, диләр бит әле. Монда да шулай. Музыка да яңгырый, сөйлиләр дә, сату эше дә, мастер-класслар да бара. Беренче каттагы фойеда республика Композиторлар берлегенең яңа гына оешкан «Kәеfband» борынгы һәм заманча татар музыкасы ансамбле һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Юниор-оркестры чыгыш ясый. Камал һәм Тинчурин театры артистлары театральләштерелгән өзекләр тәкъдим итә. Ә инде бина буйлап эчкәрәк узсаң, андагы залларда балалар катнашында шахмат турниры бара. Икенче залда «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтә. Уникаль осталык үзәгендә Татарстан җитәкчелеге күзаллаган һәм максат итеп куйган мохит әкренләп әнә шулай җайга салына.
Татарстанда сәнгать эшлеклеләре декадасы ничек узачак? Бу хакта журналистларга чараны оештыруда катнашучылар сөйләде. Очрашуга мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, республиканың язучылар, композиторлар, рәссамнар, фотографлар, кинематографистлар һәм театр әһелләре берлекләре җитәкчеләре килгән иде. «Без 2026 ел башыннан ук шәхесләребезне хөрмәтли башладык. 1 гыйнварда халкыбызның күренекле язучысы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулды. Ел дәвамында бер-бер артлы олуг юбилейлар дәвам итә. Безнең мәдәни кодыбыз – халкыбызның мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән сәнгать әһелләребез. Ә мирасыбызны саклаячак һәм дәвам итәчәк кешеләр – балалар. Шуңа да әлеге декаданы 1 июнь көнне башлап җибәрергә булдык», – дип аңлатты мәдәният министры урынбасары очрашуда.
Яңа проектлар, очрашулар, юбилейлар
Чаралар республика күләмендә төрле оешмалар катнашында узачак һәм юбилейлар, кичәләр, күргәзмәләр белән үрелеп барачак. Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камалов сүзләренә караганда, быел күп кенә композиторларның юбилейлары билгеләп үтеләчәк. Декада кысасында яңа проект тәкъдим итәргә җыеналар. Ул «Җәйге кичтә бакчада» дип атала. Үткәрү урыны – берлек бакчасында, аны атна саен диярлек оештырырга ышандыралар. Беренчесе 9 июнь көнне 14.00 сәгатьтә башлана.
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы да бу чара кызыксындырды һәм әлеге проект белән Ильяс Камаловны үзләрендәге бакчага да кунакка чакырды. Каләм ияләре декада көннәрендә халкыбызның күренекле язучысы, хәрби корреспондент, галим-фольклорчы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулуны һәм язучы, фронтовик шагыйрь Хисам Камаловның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.
Рәссамнар декада барышында халыкны үз иҗат җимешләре белән таныштыра. Хәзерге вакытта да иҗат итүче һәм быел юбилейларын билгеләп үтүче рәссамнарның картиналары Уникаль осталык үзәгендә тәкъдим ителгән. Бик кызыклы, төрле жанрлар, алымнарны үз эченә алган күргәзмә.
Декада ачылышы уңаеннан үзәктә Татарстан кинематографистлары төшергән документаль, анимацион фильмнарны да карарга мөмкин булды. «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмы да тәкъдим ителде. Шулай ук Тукай, Һади Атласи, Илһам Шакиров кебек шәхесләребезгә багышланган документаль фильмнарны да күрсәттеләр. Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфаров белдергәнчә, берлектә бүген 56 әгъза исәпләнә. Күп түгел. Чөнки кинематография – катлаулы, кыйммәтле сәнгатьләрнең берсе, сәнгатьнең бу төре белән шөгыльләнү сәләте бик сирәкләргә бирелә. «Татарстанда бүген кинематографиягә игътибар бар һәм бу бик мөһим. «Татаркино» белән берлектә, үзебездә эшләнгән фильмнарны кинотеатрларда даими күрсәтеп торабыз. Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия төбәкләрендә Татарстан киносы көннәре дә уздырыла. Алдагы айларда ул Ростов-Дон, Пермь, Екатеринбург шәһәрләрендә үтәчәк», – дип планнары белән бүлеште Илдар Ягъфаров. Хәзерге вакытта «Абага чәчәге», «Мәрҗани» фильмнары буенча эш бара. Берлек быел үзенең 45 еллык юбилеен да билгеләп үтәчәк.
Театр әһелләре берлегендә дә юбилей: Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортының оешуына – 85, Россия театр әһелләре берлеге 150 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан кызыклы проектлар декада кысасы белән генә чикләнми, ә ел буена сузыла. Чираттагысы 20 майда башланган. Ул «Чикләрсез сәхнә» дип атала. Театрлар ярты ел дәвамында актерлар йортында төрле очрашулар, мастер-класслар үткәрәчәк, спектакльләр тәкъдим итәчәк.
Татарстан сәнгать әһелләре декадасы бер тапкыр гына үткәрелә торган проект түгел. Елның икенче яртысында ул кабат оештырылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез