Газетага язылу

Ясалма ярдәм: кешенең кирәклеге калырмы?

Компьютер эшсез калдыра. Моңарчы техник һөнәрләр бетсә дә, фикер йөртү һәм иҗат эшчәнлегенә бәйлеләре калачак, анысын бернинди робот та башкара алмый дисәк тә, ясалма фәһем бу өлкәне дә үзләштерде. Диплом эшен дә, музыка да яза, секунд эчендә рәсемен дә ясый ул. Өстәвенә диагноз куя, хәтта судта хөкем карары чыгара! «Кешенең кирәклеге калырмы соң?» – дип уйлыйсың хәтта.

Ясалма ярдәм: кешенең кирәклеге калырмы?

Ясалма фәһем – укытучы

 

Ясалма фәһем төшенчәсе тормышыбызга үтеп кереп, төрле өлкәләрдә, юнәлешләрдә киң колач җәяргә өлгерде. Галим-белгечләр генә түгел, гади халык та ясалма зиһеннең файдасын күрә. Аның ярдәмендә мәкаләләр яза, видео, фильмнар төшерә, җыр яздыра, китап чыгара. Мактанырлыгы бар: ясалма фәһем эшләгән кайбер әсәрләрне хәтта профессионаллар да аера алмый.

 

Укытучылар да үзләренең һөнәри эшчәнлегендә актив куллана аны. Күләмле мәгълүматны эшкәртү, материал әзерләүне җиңеләйтү максатыннан, әлбәттә. Ә менә укучыларга ул инша язганда, контроль эшләр башкарганда ярдәмгә килә.

 

– Интернет барлыкка килгәч, китап укучылар саны әзәйде, чөнки әсәрнең кыскача эчтәлеген интернет киңлегеннән ике минутта укып чыгып була. Хәзер инде ясалма фәһем катлаулы мисалны да чишеп бирә, инша да яза. Сыйныфта 20 укучы да шуны кулланса, 20 сенеке дә бер-берсенекен кабатламый, – ди Казанның 188 нче номерлы күппрофильле лицеенда белем бирүче Гөлсылу Закирова.

Укучыларның иҗади эшләрендә ясалма фәһемне аеру кыен түгел анысы. Аның ярдәмендә язылган иншада күп сүзләр су урынына кулланыла, ди укытучы: «Үзең язганда, һәрбер җөмләгә мәгънә саласың. Ә ясалма фәһем 10 җөмләдә бер мәгънәне җиткерә».

 

– Сер түгел, без мәктәптә укыганда, әзер иҗади эшләр тупланган китаплар куллана идек. Әмма ул китап бер миндә генә түгел, классташымда да булырга мөмкин. Шуңа да без аны куллансак та, бу җөмләне ничек үзгәртергә икән дип, уйлап эш итә идек. Ә хәзер бала уйлаудан баш тарта. Әзер текстны күчереп кую җиңелрәк, – ди Гөлсылу.

Ясалма фәһем белем бирүче һәм белем алучыларга ярдәмгә килсә дә, тулы бер белгечне алыштырыр дәрәҗәдә түгел әле. Тәҗрибәсе азрак, балалар белән эшләү тәртибен аңлап бетерми әле ул, дигән фикердә укытучы.

 

Ясалма фәһем – табиб

 

Ясалма фәһем табибларга да ярдәм кулы суза: авыруларга диагноз куйганда ярдәмгә килә. Берничә ел элек «СберМедИИ» һәм Саклык банкының ясалма интеллект буенча лабораториясе «AI Resp» дип аталган кушымта булдырган иде. Махсус нейрочелтәр авыруның тавышын, сулышын һәм йөткерүен анализлады да аңарда коронавирус инфекциясе булу-булмавын ачыклады. Шушы ук оешмалар «Үпкә КТсы» дигән онлайн-сервисны тәкъдим итте. Ул компьютер томография сурәте буенча үпкәнең кайсы өлеше ничә процентка зарарланганын төгәлрәк әйтеп бирү мөмкинлегенә ия булды. Хәзер исә диагноз гына куеп калмый, ясалма фәһемне кулланып, роботлар операция үк ясый башлады. Мисалга, АКШта робот-стоматолог, рентген ясап, кариесны ачыклаган һәм ничек дәваларга кирәк икәнлеген билгеләгән. Инженерлар әйтүенчә, робот гадәти табибка караганда тизрәк эшли икән – әйтик, коронканы ул 15 минутта куя алган. Ә гадәти табиблар бу эшне беренче тапкырдан гына эшләми – беренче тапкыр диагноз куя, икенче тапкыр килергә куша һәм операцияне 1 сәгать башкара. Татарстан да калышмаска тырыша: узган ел республика онкодиспансерында пациентка робот ярдәмендә простата бизен алу буенча операция үткәрелде.

– Пациентлар ясалма фәһемне беренчерәк үзләштерде. Теге яки бу җире авырта башласа, симптомнарын яза һәм анализ нәтиҗәләрен беркетә дә 30 секунд эчендә ясалма фәһем аңа дәвалану планын чыгара, – ди травматолог Тимур Мәрдәнов. – Әмма әлеге планны бары тик беренчел киңәш буларак кына карарга мөмкин, төп дәвалану ысулларын табиб билгели.

Мисал өчен, 2019 елда Бөекбританиядә ясалма фәһем ярдәмендә эшләүче «чат-бот» хатын-кызның йөрәк өянәге симптомнарын «паник атака» дип билгеләгән. Ә менә чын «паника»лы ир-атка ул ашыгыч госпитализация тәкъдим иткән. Табиб сүзләренчә, ясалма фәһемнең зур хата җибәрергә һәм кеше сәламәтлегенә зыян салырга мөмкинлеген истә тотарга кирәк.

– Без, табиблар, ясалма фәһемне кулланмыйбыз дип ялганламыйм. Ул МРТ һәм КТ сурәтләрен анализларга ярдәм итә, дарулар сайлауда катнаша. Авыру хакында күбрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мәгълүмат күп – ясалма зиһен аны оста итеп сайлауда ярдәм итә. Ләкин әлеге технология табиб контроле астында башкарылырга тиеш. Табиб та хата җибәрергә мөмкин, ләкин ясалма фәһем моны ешрак эшли, – ди белгеч. – Өстәвенә, диагнозны мин куймадым дип, җаваплылыктан кача алмыйсың.

 

Ясалма фәһем – юрист

 

Ясалма фәһемне хокук өлкәсендә дә актив кулланалар. «РБК», Россия юристларының 35 проценты көн саен нейрочелтәрләр куллана, дип нәтиҗә ясаган әнә. Хәер, безнең илдә генә түгел мондый хәл. Мисалга, Колумбиянең Картахен шәһәрендә судья хөкем карарын ясалма интеллект ярдәмендә чыгарган. Ул чат-боттан: «Аутизм диагнозлы балигъ булмаган бала терапия өчен акча түләүдән азат ителәме?» – дип сораган. Нейрочелтәр, Колумбия законнары буенча, андый кеше терапия өчен түләүдән азат ителә, дип җавап биргән.

 

– Ясалма фәһем юристны алыштырыр өчен түгел, ә аңа ярдәм итәр өчен кирәк. Аеруча суд практикасын берләштерү ягыннан, тиз арада гади документ ясап бирергә, үзенчәлекле бәхәс буенча киңәш сорауда ярдәмгә килә ул, – ди юрист Рәзил Билданов. – Әмма эшне тулысынча аңа гына тапшырып булмый – ясалма фәһем чын юрист булырга әзер түгел әле.

 

Быел Россия Президенты Владимир Путин, судьяларның еллык киңәшмәсендә чыгыш ясаганда, суд карарлары кеше язмышына кагыла һәм аларны, технологияләр үсешенә карамастан, фәкать чын кеше генә кабул итәргә тиеш, дип белдергән иде. Адвокат Руслан Нәгыев та шундый ук фикердә. Юридик практикада ясалма фәһем – мәгълүматны анализлау, суд практикасын эзләү, документларның караламаларын әзерләүдә алыштыргысыз ярдәмче. Бу вакытны янга калдырырга һәм юристка игътибарын мөһимрәк эшкә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Әмма ул юридик фикерләүне һәм һөнәри җаваплылыкны алыштыра алмый.

 

– Хокук өлкәсендә законны белү генә түгел, тәҗрибә дә мөһим. Өстәвенә ясалма фәһемне дөрес кулланмау төрле хаталар китереп чыгарырга мөмкин. Суд документларында нейрочелтәр тарафыннан тупланган ялган яисә бозык хокукый карашларга сылтамалар булган очраклар булды. Мондый эшләрнең берсендә суд документ эчтәлеге өчен фәкать кеше җавап бирә дип таныды, – ди Руслан Нәгыев.

 

Ясалма фәһем теге яки бу документны тиз арада әзерләп бирә ала, дибез. Мисалга, ясалма фәһем тиешле дәгъваны «бер» дигәнче әзерли. Гади кеше юридик документ төзү кагыйдәләрен белми. Ә ясалма фәһем кулланып эшләүче «ясалма юрист» тозагына эләксә? Аңа әле акча да түләсә?

 

– Мондый куркыныч чыннан да бар. Юридик яктан әзерлексез кеше, хокукый мантыйгын аңламыйча, ясалма фәһем ярдәмендә документ төзи ала. Нәтиҗәдә суд мондый документны кабул итмәскә мөмкин. Шуңа күрә нейрочелтәрләргә тулысынча ышанмасак иде. Алар – ярдәмче корал гына. Юристны да, адвокат һәм судьяны да алыштыра алмаячаклар. Суд эшчәнлеге – хокук нормасын куллану гына түгел, ә кешенең үз-үзен тотышын, җинаять сәбәпләрен һәм шартларын, якларның намуслылыгын һ.б. бәяләү дә ул. Моны бары тик тере кеше генә башкара ала, – ди белгеч.

 

Бу кызык!

1. Ясалма фәһемне булдыру турында узган гасырның 50 нче елларында ук сөйләшә башлыйлар.

2. Ясалма фәһем соңгы 20 ел эчендә астрономнарга караганда күбрәк экзопланеталар ачарга ярдәм иткән.

3. Ясалма фәһем шахматны кешегә караганда яхшырак уйный.

4. Кытайда ясалма фәһем булачак җинаятьләрне алдан ук әйтергә сәләтле.

5. Ясалма фәһем кеше булдыра алган һәр нәрсәгә өйрәнә ала. Галимнәр инде 2060 елга ясалма интеллект ярдәмендә бөтен эшләрне дә автоматлаштырып булачак һәм кеше хезмәтенең кирәге калмаячак, дип фаразлый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре