Газетага язылу

Юл бәһасе: Татарстан юлларында 93 миллиард сумлык эш башкарыла

Республика юлларында быел 93 миллиард сумлык эш башкарыла. Бу – республика өчен яңа рекорд, үткән елгы белән чагыштырганда 11 миллиард сумга күбрәк. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында гына да 200 чакрым автомобиль юлы төзелә һәм капиталь дәрәҗәдә ремонтлана.

Юл бәһасе: Татарстан юлларында 93 миллиард сумлык эш башкарыла
Фото: Татар-информ

Нәтиҗәле проект

Ә хәзер барысына аерым тукталыйк. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин сөйләвенчә, быел илкүләм проект кысасында 154 объектта юл эшләре башкарыла. Төбәк һәм җирле әһәмияттәге 200 чакрымнан да артык автомобиль юлларын, шулай ук 600 метрга якын күпер корылмаларын файдалануга тапшыру күз уңында тотыла. Бу максатларга 20,8 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 11,3 млрд сумы федераль акча булса, 9,4 млрд сумын Татарстан бюджеты бирә. Рәнис Фәйзуллин әйтүенчә, төбәк әһәмиятендәге юлларны һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерүгә аерым игътибар бирелә. Эшләр 85 объектта башкарыла. Монда сүз 76 юл һәм 9 күпер корылмасы турында бара. Татарстан федераль акчага гына өметләнүчеләрдән түгел. Кирәкле нәтиҗәләргә ирешү өчен, республика үз бюджетыннан өстәмә 1,4 млрд сум бүлеп биргән.

Яңа юллар төзелеше хакында сүз чыкканда Татарстанның өч төп шәһәр агломерациясе – беренчеләр рәтендә. Быел Казан, Чаллы, Түбән Кама юл челтәрен тәртиптә тотуга республика бюджетыннан 5,2 млрд сум акча алганнар. Калҗаның иң зур өлеше, әлбәттә, Казанга. Башкалада 19 объектта 2 млрд сумлык эш башкарылса, Чаллыга бу максатларга 1,36 млрд сум каралган.  Түбән Камага исә 3 объектта эш алып баруга 480 млн сум акча биргәннәр.

Авыл юллары

Рәнис Фәйзуллин әйтүенчә, быел республикада туристлык маршрутлары исәбенә кергән автомобиль юлларын ремонтлауга аерым игътибар бирелде. Монда Алексеевск–Югары Колок һәм Базарлы Матак–Болгар юллары участокларын атап була. Шулай ук Чистай–Түбән Кама һәм Чистай–Нурлат юллары участокларына ремонт ясала.

Башка район-авыллар да читтә калмый. Мәсәлән, Буада юл үткәргеч, Балтач районында КазанМалмыжКече Лоҗы юлы тәртипкә китерелгән булса, Лениногорскида ЛениногорскИвановкаМихайловка юлы ремонтланган. Моннан тыш, КазанУльяновскКама Тамагы юлы да яңартылган. Арча районында Урта Сәрдә–Түбән Аты автомобиль юлыннан йөрүчеләргә бәхет елмайган. Актанышта Түке–Татар Ямалы автомобиль юлы төзекләндерелгән. Әлмәт районында исә Кузайкино–Нурлат юлы, Мөслимдә Иске Айман–Октябрь юлы ремонтланган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика районнарында урам юллары челтәрен ремонтлауга өстәмә акча бүлеп бирелүгә Рәнис Фәйзуллин аерым тукталды. «Терәк торак пунктларда урам юллары челтәренә 8 млрд сум һәм республиканың 43 районында урам юллары челтәрен һәм Казан урамнарын капиталь ремонтлауга 18 млрд сум өстәмә бүлеп бирелде», – диде ул. Быел барлыгы 1,5 мең чакрым юлны норматив дәрәҗәгә җиткерәчәкләр. Шуның 313 чакрымы – төбәк дәрәҗәсендәге юллар.

Казанда юл челтәрен тәртипкә китерү юнәлешендә иң эре проект булып Оренбург тракты дублерын төзү тора. Эш җиде этапта алып барыла, тулысынча киләсе елга тәмамларга дип чамалап торалар.

Объект барлыгы сигез этапка бүленгән. Җиде этап буенча дәүләт контрактлары төзелде. Сигезенчесе буенча проектны яклау эше алып барыла. Мөгаен, анда төзелеш дәүләт-шәхси партнерлык кысасында башкарылыр һәм бу Вознесение тракты кебек түләүле автомобиль юлы булачак, – диде Рәнис Фәйзуллин.

Иминлекне кайгыртып

Юллар хәерле булсын өчен, акыл да кирәклеге күптән билгеле. «Главтатдортранс» оешмасының директор урынбасары Зөлфәт Ханмурзин сөйләвенчә, быел 18 светофор замана таләпләренә туры китерелгән. Алар хәзер адаптив идарә белән эшли. Контроллерлар, детекторлар һәм камералар урнаштырылган. Казанда шундый 12 светофор эшли башласа, Чаллыда алар 6. Моннан тыш Транспорт министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре ешрак була торган 132 урынны ачыклаган. 119 участокта эшләр төгәлләнгән инде, 13 ендә дәвам итә. Халыкка уңайлы булсын өчен, өстәмә рәвештә тротуарлар төзегәннәр, яктырту җайланмалары һәм светофорлар урнаштырганнар. 17 районда, тизлекне киметү өчен, юлда күтәртмәле урыннар ясалган.

– Юллар тигез, урамнар якты, ләкин юл-транспорт һәлакәте статистикасы куанырлык түгел. Көн дә һәлакәтләр булып тора, каршы якка чыгалар, ашыгалар, капланалар, җәяүлеләрне бәрдерәләр. Без, үз чиратыбызда, машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз, – диде Рәнис Фәйзуллин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре