Психологлар моны замана әниләренең балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәтмәве, гиперопека, ягъни аның һәр адымын күзәтеп торуларына бәйләп аңлата.
Әниләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән? Быел кызлары Мәдинәне беренче сыйныфка озаткан җырчы Гүзәлемнең фикерен белештек.
– Андый проблема белән очрашкан юк. Безнең Мәдинә үсте инде, мөстәкыйль. Аның ише эшләрне үзе эшли. Укытучы ягыннан да чатларда андый темага язган хатлар булмады, – диде ул. – Миңа калса, бу әти-әнидән тора. Һәр гаилә үзенчәлекле, һәркемнең – үз кагыйдәләре. Ләкин, гомумән әйткәндә, әйе, безнең балалар иркәрәк. Монысы белән бәхәсләшмим. Мин өйдә булганда, «Әни моны эшләп бир әле» ише сүзләр булгалый. Әмма бу проблема дәрәҗәсендә түгел. Баламны мөстәкыйльлеккә өйрәттем дип саныйм. Аннан соң, хәзер балаларны беренче сыйныфка бик иртә бирәләр бит. Без уйнап туйганын, үскәнен, 7 яше тулганын көттек.
«ВТ» гаиләсендә дә быел тәүге тапкыр мәктәпкә баручылар бар. Хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева, кызыбыз укучы булгач, гаиләдә тагын бер мөстәкыйль кеше артты, ди:
Фото: Эльвира Вәлиеваның шәхси архивыннан
– Арада төрле бала бардыр, әмма безнең Әмирә беренче сыйныфка укырга киткәч бер башка үсеп тә киткән кебек булды әле. Без көне буе эштә. Кызым мәктәпкә абыйсы белән бара, абыйсы белән кайта. Йокыдан уянуга иң беренче эш итеп абыйсын уята. Йоклап калмыйк, янәсе. Үзе киенә, чәчен генә мин үрәм. Мәктәптән кайткач, суыткычтан ризык алып, шуны үзе җылытып ашау сәләтен дә белдек Әмирәбезнең. Мәктәп үсендереп җибәрдеме, әллә моңа кадәр гел янәшәсендә булып, без артык кайгыртканбызмы, тагын бер мөстәкыйль кеше бар хәзер безнең гаиләдә. Әле бу көннәрдә генә мәктәптә узган әти-әниләр җыелышында психологның: «Сыйныфта бөтен балалар үз исемнәрен яза, кайсы сыйныфта укыганын төгәл әйтә белә. Димәк, алар мәктәпкә әзер», – дигән сүзләре күңелне тагын да җылытып җибәрде. Белмәү түгел, яңа җәмгыятькә эләгүдән каушау гынадыр инде ул. Мин үзем дә август ахырында беренче әти-әниләр җыелышына баргач, парта өстендә балаларга дип тезеп куелган китапларны бутап, ялгыш күршенекен дә алып кайтып киткәнмен. Санадым да әле югыйсә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез