Ял итүчеләрнең саны арту акча мәсьәләсенә дә бәйле, күрәсең. Сәламәтләндерү кампаниясен оештыруга быел 3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бюджет оешмаларында юллама бәяләре 5 меңнән алып 35 мең сумга кадәр тәшкил иткән. Әти-әниләр кесәсеннән шул бәянең 4–26 мең сумы чыккан. Әлеге саннар белән җәйге ял нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында таныштырдылар.
Татарстанның Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдергәнчә, шәһәр яны лагерьлары – 72 меңгә якын, мәктәп яны һәм көндезгеләре – 64 меңнән артык, ә хезмәт һәм ял лагерьлары 13 меңнән артык баланың күңелен күргән. Сәламәтлегендә проблемалары булган 7 меңгә якын бала исә шифаханәләрдә тернәкләндерү узган.
– Биш меңгә якын бала Кара диңгез буенда, шул исәптән Краснодар краенда һәм Кырымда ял итте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның ул-кызлары да игътибардан читтә калмады. Мондый мөмкинлектән 9 меңгә якын бала файдаланды. Моннан тыш, Луганск, Донецк халык республикаларыннан ял итәргә килгән 218 бала да бар әле, – дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.
«Җәй» республика үзәге директоры Нина Шимина сүзләренчә, җәйге ял вактында балаларның кулларына телефон алырга вакытлары да булмаган. Алар мавыктыргыч интеллектуаль чараларда катнашкан, төрле һөнәрләр белән танышкан, катамараннарда йөргән, паркларда спорт белән шөгыльләнгән. Ял итүче балаларның татар телен өйрәнү мөмкинлекләре дә булган. Сүз уңаеннан, «Җәй» үзәге вәкиле Ксения Ивлева Россиянең иң яхшы әйдаманы булып танылган.
Җәйге яллар тәмамланса да, эшләгән эшнең әҗерен дә алырга кирәк. Хәзерге вакытта «Россиянең иң яхшы лагере» бәйгесе бара. Анда Татарстандагы ял үзәкләре дә катнаша.
Балалар канәгать булса, әти-әниләр дә бәхетле, билгеле. Күз карасыдай кадерле баласы ял иткәндә сораулар туа калса дип, әти-әниләр өчен «Кайнар линия» хезмәте эшләгән. Аның номерына 11 мең кеше шалтыраткан, 97 проценты мәсьәләне хәл итү буенча бары уңай фикерләр генә калдырган.
Җәй үтсә дә, эш бетми әле. Республиканың ял үзәкләрендә сменалар ел әйләнәсе дәвам итә. Бүгеннән инде көзге лагерьларга юлламалар сата башлаганнар. 34 мең бала өчен лагерь ишекләре көзге каникул чорында ачык булачак. Юллама бәяләре – 8 меңнән 11 мең сумга кадәр. Оештыручылар тагын да зуррак максатлар куя. Лагерьларда балалар белән бергә әти-әниләрне ял иттерү мөмкинлекләрен дә эзлиләр. Мисал өчен, әтиле-уллы яллар оештыру ике буын арасын ныгытуда файдалы булачак, дигән тәкъдимнәр дә бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез