Газетага язылу

Татарстанда тавыш бирүчеләрнең 50,3 проценты сайлауда катнашкан

Татарстанда сайлауның икенче көнендә тавыш бирү участоклары ачылганнан соң сигез сәгать узгач –15:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, республикада тавыш бирү хокукына ия булучыларның 50,3 проценты сайлауда катнашкан.

Татарстанда тавыш бирүчеләрнең 50,3 проценты сайлауда катнашкан
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.  

Автор фотосы

Аның сүзләренә караганда, сайлау тыныч уза, шикаять белдерүчеләр, низаглар теркәлмәгән. Сайлау көннәре чын бәйрәм рухында узуын билгеләп үтте Андрей Кондратьев. 

"Сайлаучыларга килгәндә – кәефләре яхшы, актив тавыш бирәләр, барысы да штат режимында бара. Бүген барлык сайлау участоклары да вакытында ачылды", - дип белдерде Кондратьев.

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре