Менә шуларның барысы арасында баланска ничек ирешергә? Эштә соңга кадәр утырган вакытларда үзеңне гаепләүдән ничек туктарга? Бетмәс-төкәнмәс эшкә бәйле бурычлар шаукымында ничек итеп җиргә төшәргә?
Бу һәм башка сорауларга җавапны без практик психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова белән бергә эзләдек.
– «Эш – бүре түгел, урманга качмас» дигән әйтем бар. Ләкин бүгенге зур көндәшлек шартларында ул актуальлеген югалта бара кебек. Кайвакыт «урманга качмасын» өчен соңга кадәр эшләргә туры килә. Менә шундый чакта гаиләң алдында үзеңне гаепле хис итмәс өчен нишләргә? Үзеңне психологик яктан ничек «көйләргә»?
– Бу әйтем бүгенге хезмәт шартларына, чыннан да, туры килеп бетми. Кайчак проектны тәмамларга, клиентны югалтмаска, җитәкчелек таләбен үтәргә кирәк. Гаеп хисе еш кына «яхшы әти-әни яки тормыш иптәше һәрвакыт гаиләсе янында булырга тиеш» дигән эчке кагыйдәдән килеп чыга. Ләкин тормышта гел шулай: кайвакыт эш алгы планга чыга, кайвакыт – гаилә. Эштә озаграк тора башлаганда, «Минем өчен эш гаиләмнән мөһимрәк», – дип түгел, ә «Бүген мин мөһим эшемне тәмамлыйм», – дип әйтү дөресрәк булыр. Аннан соң, гаеп хисен киметү өчен өйдәгеләргә биргән вәгъдәләрне үтәү мөһим. Мәсәлән: «Бүген кичке тугызга кадәр эшлим, ә шимбә иртәсен тулысынча балалар белән үткәрәм».
Бу мәсьәләдә бер мөһим сорауга җавап табарга кирәк: «Мин чыннан да эш күп булганга соңга каламмы, әллә бөтен нәрсәне үз өстемә алгангамы?» Гел-гел соңга кала башлаганда, үзеңне моңа «күндерергә» түгел, ә эш чикләрен яңадан карарга кирәк.
– Безнең халыкта «эш беткәч, уйнарга ярый» дигән мәкаль дә бар бит әле. Хәзерге заманда, эшкә бәйле бурычлар бетеп тормаганда, «уйнарга яраганны» ничек аңларга? Үзеңне ничек чикләргә?
– Хәзерге шартларда эш бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә аны тәмамлау ноктасын эш үзе түгел, кеше билгеләргә тиеш. Моның өчен иртәдән үк: «Бүген эш көне тәмамланган дип санар өчен миңа нәрсә җитә?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Мәсәлән, билгеле бер бурычларны билгеләп куярга. Алар үтәлсә, тыныч күңел белән эшне тәмамланган дип санарга мөмкин. Ә калган эшләр иртәгәгә күчә. Ягъни эш көненә чынлап та үтәп булырлык бурыч-максатлар билгеләргә кирәк.
Икенче мөһим кагыйдә – вакыт ягыннан чикләү. Эш көне сәгать 18:00 дә тәмамлана дип билгеләнгән икән, 18:00 дән соңга калган һәр эш автомат рәвештә иртәгәгә күчә. Бу аңлы рәвештә билгеләнгән чик булырга тиеш. Ул булмаса, кеше һәрвакыт «тагын бераз эшләргә кирәк» дигән халәттә яши һәм ял иткәндә дә үзен гаепле хис итә.
– Ярар, эштән чыктык, ди. Әле бит «эш режимы»ннан «гаилә режимы»на күчәргә кирәк. Моның нинди дә булса кагыйдәсе яки гадәте бармы?
– Бу «күчеш» социаль рольләрне алыштыруга барып тоташа. Эштән чыгар алдыннан үзегезгә 5 минут вакыт биреп, иртәгә эшләргә кирәкле төп өч эшне язып куегыз. Бу баш миен бераз бушатачак, «эшлисе эшләр онытылмый, мин аларга иртәгә әйләнеп кайтачакмын» дигән сигнал бирәчәк. Аннары эш хәбәрләрен сүндерү һәм өйгә кайтканда 10–15 минут телефонны куеп тору файдалы. Өйгә кергәч киемне алыштыру, бер чынаяк чәй эчү яки берничә минут тынлыкта утыру да мөһим. Бу сезне эштән өйгә кайтара. Тагын бер кагыйдә: өйгә кайткач та, ким дигәндә, 20 минут эш хәбәрләрен ачмаска. Бу вакытны гаиләгә багышларга кирәк. Менә шушы гадәтләр көн саен кабатланганда, баш мие аларны «эш бетте, шәхси тормыш башланды» дигән сигнал итеп кабул итә башлый.
– Хәзер бит өйдән эшләүчеләр дә шактый. Ә татарлар өчен өй ял итү, якыннарың белән булу өчен изге урын булып санала. Өйдәге эш өстәле белән гаилә учагы арасындагы күренмәс чикне ничек билгеләргә?
– Өйдән эшләгәндә төп кыенлык – рольләрнең буталуы. Эш өчен аерым «микрозона» билгеләгез. Бу хәтта өстәлнең бер почмагы гына да булырга мөмкин. Шул урында гына эшләү мөһим: диван, аш өстәле, карават эш урынына әйләнмәсен. Эш башында һәм ахырында физик сигнал булдырыгыз. Тагын бер нәтиҗәле ысул – 5–10 минутлык «күчеш аралыгы»: эштән соң кием алыштыру, душ керү яки урамда йөреп керү.
– Бездә элек-электән хатын-кызга гаилә учагын саклаучы роле беркетелгән. Ләкин замана гүзәл затлары ир-ат белән беррәттән карьера төзи. Гаилә, балалар турында да онытып булмый. Ике арада чабып, ничек янмаска?
– Безнең тәрбиядә хатын-кызга еш кына берьюлы берничә таләп куела: өй чиста булсын, балаларга, иргә игътибар җитсен, үзе пөхтә, матур күренсен һәм эшендә дә сынатмасын. Проблема нәрсәдә? Җәмгыять һәм хатын-кызлар боларның барысын да үз бурычы дип кабул итә. «Суперхатын синдромы» барлыкка килә. Аннан котылу өчен беренче чиратта «мин булдырырга тиеш» белән «бу – минем җаваплылык»ны аерырга кирәк.
Гаилә – бер кешенең проекты түгел. Өй, балалар, көнкүреш – гаилә әгъзалары арасында бүленә торган уртак җаваплылык.
Икенче мөһим нәрсә – «яхшы» белән «идеаль»не бутамау. Балаларга бөтен нәрсәгә өлгерүче әни түгел, ә рухи яктан якын, тыныч һәм аралашырга көче булган әни кирәк. Гаиләгә дә арыган, әмма бөтен эшне эшләгән хатын түгел, ә бәхетле хатын-кыз кирәк. Максат – «суперхатын» булу түгел, чөнки бу –ирешеп булмый торган идеал. Беркем дә һәр өлкәдә камил булып, барысына да өлгерә алмый. Максат – гаиләдә үзеңне бәхетле, тыныч һәм кадерле хатын, әни итеп тоеп яшәү.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез