Әмма шул хатаңны төзәтергә ашыгу – тәүбәгә килү динебездә бик югары бәяләнә. Кайчан тәүбә кылырга соң? Тәүбәнең кабул була торган аерым вакыты бармы? Хаталардан ничек сакланырга? Бу сорауларга җавапны Казандагы «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән бергәләп эзләдек.
– Солтан хәзрәт, тәүбә нәрсә ул?
– Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, тәүбә «кайту» дигән мәгънәне аңлата. Ислам динендә исә тәүбә – кылган гөнаһларың өчен чын күңелдән үкенеп, аларны башка эшләмәскә ният кылып, бу эшләрдән читтә торырга ашыгу ул. Тәүбә кылучы кеше һәр гөнаһы өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачагын исеннән чыгармаска тиеш. Коръәндә «Нур» сүрәсенең 31 нче аятендә: «Әй, иман китергән мөэминнәр, кылган гөнаһларыгыз өчен кайгырыгыз», – диелгән.
– Тормышта гөнаһсыз кеше юктыр инде ул...
– Әлбәттә, һәркем гөнаһлы. «Мин гөнаһсыз», – дип кычкырып йөрүче дә гөнаһлы хәтта. Без дөрес дип санаган адымыбыз да Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ булырга мөмкин. Без ниндидер гамәл кылып, үзебез дә сизмәстән, кемнеңдер кәефен төшерергә яисә аңа авырлык китерергә мөмкинбез. Бу очракта без гөнаһлы булырбыз. Шуңа күрә «мин гөнаһсыз» дип масаю яки «мин инде гөнаһлардан арына алмам» дип кәефсезләнү дөрес түгел. Гөнаһ кылганыңны аңлап, тәүбәгә килү – һәркемнең бурычы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Һәр адәм баласы гөнаһлы, хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне», – дигән.
– Һәр гөнаһ та гафу ителәме?
– Без аны тәгаен әйтә алмыйбыз, чөнки Аллаһы Тәгалә – Белүче һәм Күрүче. Әмма шунысы мөһим: Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Коръәндә Аллаһы Тәгаләнең тәүбә итүчеләрне яратуы хакында әйтелгән. Димәк, Ул гөнаһын танып, тәүбә юлына баскан һәркемгә Үз рәхмәтен ирештермичә калмый. Өметләнергә һәм ышанырга кирәк. Өметсез – шайтан гына, диләр. Әмма Аллаһы Тәгалә бер гасыр саен шайтанга да тәүбә кылырга мөмкинлек бирә. Без инде беләбез: Аллаһы Тәгалә Адәмне (г.с.) зурлап сәҗдә кылырга куша. Бөтен фәрештәләр Аллаһның әмеренә буйсынып, шунда ук сәҗдәгә китә, бары тик Иблис кенә тәкәбберләнеп кала. Аллаһка буйсынмау – олы гөнаһ, Иблис шул гөнаһны башкарган. Моңа да карамастан, Аллаһ аңа да тәүбә итәргә мөмкинлек бирә.
– Гөнаһның нинди төрләре була?
– Гөнаһларны ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе – кешеләр hәм Аллаhы Тәгалә арасында булган, ягъни Аның кушканнарын үтәмәүгә бәйле гөнаhлар. Мисалга, сәбәпсезгә намаз калдыру, зина кылу, малны исраф итү һ.б. Икенчесе – кешеләр арасындагы гөнаhлар. Мәсәлән, алдалау, яла ягу, гайбәт сөйләү. Беренче төр гөнаһлар кичерелсен өчен, бу гөнаhны кылудан туктарга, үкенергә һәм дөрес юлга басарга кирәк. Намаз укымадың ди, гөнаһыңны аңладың, үкендең һәм укый башладың. Бер кыенлыгы да юк. Икенче төр гөнаһларның кичерелү шарты да нәкъ шундый. Әмма монда тагын бер мөhим шарт өстәлә – гөнаһыңны танып, зыян китергән кешедән гафу сорау, урлаганыңны кайтару һ.б.

Фото: Татарстан Республикасының Диния нәзарәте
– Ничек итеп тәүбә кылырга соң? Берәүләр, хата кылгач, «тәүбә-тәүбә» дип әйтү дә җитә, диләр. Икенчеләр, истигъфар намазын укырга кирәк, ди.
– Тәүбә иң тиз башкарылырга тиешле гыйбадәтләрдән санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ашыгу – шайтаннан», – дисә дә, ашыгырга рөхсәт ителгән мисаллар бар. Тәүбә – шуларның берсе. «Ни өчен ашыгырга кирәк?» – диярсез. Беребез дә Аллаһ хозурына кайчан басачагын белми. Шуңа күрә тәүбәне тизрәк кылырга ашыгу мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Адәм баласының һәрберсе – хата кылучы. Хата кылучыларның яхшылары исә – тәүбә кылучылар», – дигән. Кеше үзенең кылган һәрбер эшеннән тәүбә итәргә тиеш. Тәүбәнең өч шарты бар. Болар – кылган гөнаһтан баш тарту, аның өчен үкенү, тәүбә иткән гөнаһ эшне башка кабатламау, рәнҗеткән кешесеннән гафу сорау һәм яхшы гамәлләр кылу. «Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи». Мәгънәсе: «Бөек Аллаһтан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын». Пәйгамбәребез (с.г.в.) әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән.
– Тәүбә кайчан кабул була?
– Аның аерым вакыты юк. Әйткәнемчә, менә фәлән көнне кабул булыр әле дип, шул көнне көтеп утырырга кирәкми. Бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә көндез кылган ярамаган эш өчен кич гафу итәргә әзер», – диелгән. Әмма иң хәерлесе – хәзер кылынганы.
– Тәүбәң кабул булганлыгын сизәргә мөмкинме?
– Аллаһы Тәгалә – Белүче һәм Күрүче. Кайчак, үз гөнаһын танып, Аллаһтан гафу үтенеп, хак юлга баскан кеше: «Аллаһы Тәгалә тәүбәмне кабул кылды, тормышым җайланды», – ди. Бәлки бу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү билгеседер. Һәрхәлдә, гөнаһлар үрмәкүч ятьмәсе кебек. Кешене үзенә өстери, буа. Алардан арыну күкрәк тутырып саф һава сулау белән бер. Тәүбәнең кабул булу-булмавы хакында бер риваять тә яши. Шулай бервакыт мөселманнар ислам дине галименнән: «Кеше гөнаhыннан тәүбә иткәч, тәүбәсе гафу ителдеме, әллә юкмы икәнен ничек белер икән?» – дип сорыйлар. Галим аларга болай дип белдерә: «Бу соравыгызга төгәл генә җавап бирә алмыйм, әмма сәбәпләре турында фикеремне җиткерәм. Менә алар: үзеңне гөнаhсыз кеше итеп санамау; күңел вә йөрәкнең кайгыга төшүе; изге кешеләргә – якын, гөнаhлы кешеләрдән ерак булу; дөнья малы аз булып та, аны күп итеп күрү; күңелнең Аллаhы Тәгаләнең эшләре белән түгел, ә әмерләре белән тулы булуы, ягъни рухи ризык эзләү; телебезне яла ягудан, ялган сүзләр, гайбәт cөйләүдән саклау, hәрвакытта да уйлану hәм кайгыру». Адәм баласы шушы хисләр белән тулы булырга тиеш.
– Үлем түшәгендә ятканда кылынган тәүбә кабул буламы?
– Юк. Аллаһы Тәгалә «Ниса» сүрәсенең 18 нче аятендә, инсаннарны кисәтеп: «Гомере буе начар гамәл кылып, әҗәле җиткәч кенә, хакыйкатьтә, мин хәзер тәүбә иттем, дип әйтүчеләрнең тәүбәләре кабул булмаячак», – дигән.
Коръән сөйли
«Әй, иманлы кешеләр, ихластан тәүбә итеп, Аллаhка кайтыгыз. Ихтимал, сезнең хаталарыгызны Аллаh кичерер. Пәйгамбәрне вә аның белән бергә иман китергәннәрне кыен хәлгә куймый торган көнне (кыямәттә) Аллаh сезне арыкларыннан чишмәләр агып ята торган җәннәтләргә урнаштырыр. Аларның алдыннан, уң якларыннан (игелекләрнең) нуры яктыртып барыр. Алар: «Йә, Раббыбыз, нурыбызны тагын да камилләштер, безне ярлыка, зинhар! Йә, Аллаhы! Синең кодрәтең чиксез», – дип әйтерләр.
(«Тәхрим» («Тыю») сүрәсе, 8 нче аять).
«Мәгәр берәү тәүбә итеп иман һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга Ярлыкаучы вә Рәхмәт кылучы булды».
(«Фуркан» сүрәсе, 70 нче аять).
«Дөреслектә, Аллаһ белмичә гөнаһ кылганнарның һәм тиз арада үкенгәннәрнең тәүбәләрен кабул итә. Чөнки Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе».
(«Ниса» сүрәсе, 17 нче аять).
«Берәр бозыклык кылып яки үз-үзләрен рәнҗетеп, аннары сораучыларга Аллаһтан башка гөнаһларны кем гафу итә ала? Начарлык эшләгәнен белеп, моңа әйләнеп кайтырга теләмәүчеләргә Раббысының гафу итүе булачак...»
(«Әл-Гыймран» сүрәсе, 135–136 нчы аятьләр).
Тәүбә итү догасы
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әстәгъфируллаһә, Әстәгъфируллаһә, Әстәгъфирул-лаһә тәгәлә миң күлли зәмбин әзнәбетүһү гәмдәнәү хата ән сирран әү гәлә нийәтәү үә әтүбү иләйһи минәззәм-билләзи әгләмү үә минәззәмбил-ләзилә әгләмү иннәкә әңтә галләмүл гуйүбе».
Мәгънәсе:
«Аллаһы Тәгаләдән мине һәрбер гөнаһларымнан ярлыкавын телимен, юри кылган гөнаһларымнан да, хаталык белән кылган гөнаһларымнан да, яшерен кылган гөнаһларымнан да, әшкяра кылган гөнаһларымнан да тәүбә кыламын. Әй, Аллаһ, гаепләрне дә белүчесең».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез