Татарстанда 19 сентябрь Гошер көне дип билгеләнде. Әлеге сәдаканы бары тик шул көнне генә тапшырыргамы? Мохтаҗлар исемлегенә кемнәр керә? Үзең мохтаҗ була торып сәдака бирү дөресме? Бу сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ачыклык кертте.
– Нурулла хәзрәт, гошер сәдакасының нәрсә икәнен беләбез дә сыман, тик шулай да аның асылын искә төшерү комачау итмәс.
– Гошер – бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкятның бер төре ул. Зәкят сүзе «чистарту» мәгънәсенә ия. Сәдака биреп, кеше хәләл малын хәрам өлештән чистарта. Синең малыңда мохтаҗ, фәкыйрьләрнең өлеше бар. Аллаһы Тәгалә байлык биргәндә, һәр кешегә дә тигез итеп бирми. «Син бүлеш», – ди. Шуңа күрә гошер сәдакасының төп асылы – чистарыну. Шулай ук кеше күңелендә юмартлык уяту. Гошер саранлык кебек начар сыйфатлардан азат итә. Аллаһ ризалыгы өчен дип, үз уңышы белән бүлешә кеше, мохтаҗларга ярдәм кулы суза.
– Гошер сәдакасының күләме билгелеме?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан бере, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Мәсәлән, бәрәңгене су сибеп үстермибез. Димәк, аның уннан берен гошер сәдакасы итеп тапшыру тиешле. Ә яшелчә һәм җиләк-җимешкә су сибеп торабыз, димәк, аларның егермедән бер өлеше безнеке түгел. Сәдака малны киметми – шуны онытмасак иде.
– Гошер сәдакасын бирү гаиләдә кем җилкәсенә йөкләнелә?
– Гаилә хуҗасына. Гадәттә, гаиләдә бу рольне ир-ат башкара. Әгәр дә ул юк икән, бакча эшендә катнашкан гаилә әгъзасына йөкләнә. Әлбәттә, бакча эшендә һәр гаилә әгъзасы да катнаша. Берәү орлык чәчсә, икенчесе чүбен утый, өченчесе суын сибә. Шуңа күрә шушы бакчадан алынган уңышның уннан бер өлешен гаилә исеменнән сәдака итеп бирергә кирәк.
– Гошер сәдакасы итеп бирергә ярамаган бакча нигъмәтләре бармы?
– Башлыча, җирдә үскән һәрбер әйберне бирергә була. Бәрәңге, алма, кишер, чөгендер, кабак, ташкабак кебек яшелчәләрне гошер итеп тапшыралар. Хәтта балны да.
– Ә кайнатма итеп тапшырсаң?
– Әгәр дә аның бәһасе гошер сәдакасы күләменә тиң булса – мөмкин. Әйтик, яшелчәнең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә кирәк, дидек. Менә шул өлешкә тигез була икән, кайнатмалар, тозланган кыяр-помидорларны да бирергә була.
– Гошер сәдакасы мохтаҗларга бирелә, дидек. Ә мохтаҗ исемлегенә кемнәр керә соң?
– Зәкят түли алмаган кешеләр. Ә сәдака, иң беренче чиратта, фәкыйрьләргә бирелергә тиеш. Шуңа күрә өе һәм ашарына булмаган кешене генә фәкыйрь дип карау дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә зәкятның кемнәргә тиешле икәнен Коръәндә әйткән. Болар – мескеннәр, фәкыйрьләр, гарип-горабалар, ятимнәр һәм ялгызлар, юлда акчасыз калган, кайтырга мөмкинлеге булмаган мосафирлар, бурычка баткан кешеләр. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр. Теләге булганнар бүген дә аны мәдрәсәләргә һәм башка дини уку йортларының ашханәләренә китерә ала. Үзе зәкят чыгарырлык кешенең гошер алуы дөрес түгел. Бай кеше гошергә мохтаҗ дип саналмый.
– Әгәр үзең дә мохтаҗ икән, мәсәлән, сиңа кайгы килгән, йортың янган ди, ә бакча уңышы мулдан булса, бу очракта уңышны сатып, мал туплар урынга аны сәдака итеп бирү дөрес булырмы?
– Барыбер бирү тиешле. Синнән дә мохтаҗрак кешеләр булырга мөмкин чөнки. Мәсәлән, аның да йорты янган, өстәвенә ашарына ризыгы да булмаска мөмкин. Гошер сәдакасын туганнарга бирергә ярамый. Алар авыр хәлдә калган булсалар да. Ярдәм ит, ләкин гошер сәдакасы итеп бирмә.
– Элегрәк сәдаканы аш мәҗлесләрендә өләшә һәм мәчеткә генә бирә идек, хәзер китте инде йөз төрле сәдака, ди өлкән буын...
– Гошер сәдакасы – революциягә кадәр үк билгеле булган сәдака ул. Гошерне бизәлгән матур атлар җигеп җыеп йөри торган булганнар. Аны фәкыйрьләргә, хәлфә, сөннәтче бабайларга, имамнарга да тапшырганнар. Байлар өйләрендә ачык капка көннәре үткәргәннәр. Билгеле бер вакытта фәкыйрьләр килеп, алардан үзләренә тиешле гошерен алып киткән. Татарларның зур бер хатасы бар: бүген дин совет чорындагы кебек булырга тиеш дип уйлый. Әбиләр шулай киенгән, бабайлар болай эшләгән, дибез. Мәчеткә йөрүчеләр дә гел әби-бабай булырга тиеш дип уйлыйбыз, чөнки совет чорында яшьләргә мәчеткә йөрергә ярамаган. Хәтта җомга намазларына да керү тыелган. Болай уйлау – зур хата. Ул чордагы динне без диннең чын күренеше дип атый алмыйбыз. Бу фикердән арынырга кирәк. Элек әби бүлмәгә бикләнеп кенә дога укый иде, нигә хәзерге мөселманнар мәчеткә йөгерә яки урамда намаз укый? Мондый чагыштыру урынсыз.
– Гошерне ел буе да бирергә мөмкин, диләр. Аның аерым көне юкмы?
– Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты юк, гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач бирергә тырышалар. Ләкин әлеге төр сәдаканы икенче ел уңышын алганчы бирергә була.
– Әгәр син мохтаҗ дип санаган кеше синең сәдакаңнан баш тартса, нишләргә?
– Чыннан да мохтаҗ кеше сәдакадан баш тартырга мөмкин. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр Гомәр ибн әл-Хаттаб исемле сахабәсенә байлык биргән. Шул вакытта әлеге сахабә: «Йә Аллаһның илчесе! Аны миннән фәкыйрьрәк кешегә бирсәң, яхшырак булыр иде», – диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа: «Бу байлыкны ал да үзең куллан яки сәдака итеп бир. Әгәр дә сиңа, үзең соранып йөрмичә, байлык килә икән, аны ал», – диде. Баш тарталар икән, бу очракта башка мохтаҗны табарга була. Сәдака бирүче түбәнчелек белән бирергә тиеш. «Мә сиңа, хәерче», – дип тәкәбберләнеп түгел. «Син сәдаканы кабул итеп, миңа да савап кыласың», – дип тапшыр. Боларны бирүче кеше сәдака алучыга караганда мохтаҗрак, чөнки соңгысы Аллаһ каршында бурычлы булып кала. Алучы кеше алмаса, гөнаһлы булмый.
Тарих
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
– Республикада гошер сәдакасы җыела башлау мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповка бәйле. Ул 1990 нчы елларда: «Әйдә, бер авылны билгелик тә Гошер бәйрәме оештырыйк әле», – диде. Без Готыф абый (Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовның әтисе. – Авт.) белән киңәштек тә (ул Арча районы Хәсәншәех авылында абруйлы имам иде), күмәк хуҗалыклар да бу эшкә кушылсыннар дип, анда бу чараны башлап җибәрдек. Мәчеттә вәгазьләр укыдык, шәхси хуҗалыкларда атлар да бик күп иде, ат җигеп, аларны бизәп, догалар кылып, өйләр буенча йөреп, бер «КамАЗ»дан артык бәрәңге җыеп, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә озаттык. Аннары Кукмара районының Ядегәр авылында булды мондый бәйрәм, Балтач районы Алан авылында да оештырылды. Ул елларда Гошер җыю югарылыкка күтәрелгән иде, чөнки күмәк хуҗалыклар да, шәхси хуҗалыклар да бәрәңгене күп утырта иде. Хәзер бу чарага игътибар ничектер сүрелде. Әмма ул – безнең бурыч, без гошерне чыгарырга тиеш.
Коръән сөйли
«И иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез, һичшиксез, Аллаһ бай, мактауга лаеклы!» («Бәкара» сүрәсе, 267 нче аять)
«Ул Аллаһ – җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне һәм игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны да яралтучы. Әмма, әгәр моны яшереп, беркемгә дә күрсәтмичә, ишеттермичә бирсәгез, бу сезнең өчен тагы да яхшырак. Ул Аллаһ, биргән сәдакаларыгыз сәбәпле, гөнаһларыгызның кайберләрен гафу итәр. Аллаһ сезнең ни кылганыгыздан хәбәрдардыр». («Әнгам» сүрәсе, 141 нче аять)
Саннар
Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катлауларын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 т, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 т, 2022 елда – 1377,34 т, 2023 елда – 827 т, 2024 елда – 968 т, 2025 елда 1201,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез