Газетага язылу

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Фронттагы егетләр өй исен сагына»

«Безне бит соңгы елларда кешене яратмаска, усал булырга, үзеңне башкалардан өстен күрергә өйрәттеләр.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Фронттагы егетләр өй исен сагына»
Фото: Татар-информ

Ә хәзерге вакыйгалар үзгәрергә мәҗбүр итә», – ди Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин. «Батырлар терәге» ресурс үзәгенең рәисе белән егетләргә һәм аларның якыннарына нәрсә кирәклеге турында сөйләштек.

– Хәзрәт, Сезгә ничә яшь?

– 66 инде.

– Менә шушы дөньяда 66 ел яшәгән һәм әзме-күпме тормыш тәҗрибәсе туплаган кешене СВО зонасына йөрү, андагы егетләрне күрү, аннан кайткан кешеләр һәм аларның гаиләләре белән аралашу нәрсәгә өйрәтте?

– Беләсезме, 66 яшьлек кеше анда бармаса да, тормышны, хәятне аңлый ул, шулай бит? Һәм ул тормышның кыйммәтен белә. Әмма бер гаҗәп нәрсә бар: анда бер барган кеше тагын барырга атлыгып тора. Ул якларга ничә тапкыр сәфәр кылганымны хәзер санамыйм инде. СВО зонасына бер барып кайту да зур сабак бирә. Аларны күреп, тормышның тәмен яхшырак аңлый башладым. Безне бит соңгы елларда кешене яратмаска, усал булырга, үзеңне башкалардан өстен күрергә өйрәттеләр. Ә хәзерге вакыйгалар үзгәрергә мәҗбүр итә. Барлык катлауларга, барлык халыкларга, диннәргә берләшү сигналы бирә. Уртак сынау, уртак максат бар.

– «Батырлар терәге» ресурс үзәге шул сынауларны узарга ярдәм итү ниятеннән төзелде булып чыгамы?     

– Мәрҗани мәчетендә эшләгәндә, «Әйдә, хәзрәт, күп эш башкардың, тәҗрибәң дә бар, оештыру, идарә итү осталыгың да бар», – дип, мине мөфтинең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары итеп куйдылар. Шулай итеп, СВО зонасына йөри башладык. Без «Батыр», «Тимер», «Алга» батальоннарына, 430 нчы гвардия полкына, 1234 нче полкка, госпитальләргә бардык. ДНР, ЛНР мөфтиләре белән дуслашып беттек. Шундагы блиндажларда егетләр белән аралашканда, татарның да, русның да, башкортның да, чуашның да, Дагыстаннан килгәннәрнең дә – кыскасы, барысының да бер гаилә булып яшәгәннәрен күрдем. Булганы уртак, милләт һәм дин буенча бүленү юк анда. Монда кайткач, егетләргә ярдәм итү өчен бер үзәк оештырасы килде. «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалына бардык, алар да берсүзсез ярдәм кулы сузды. Хәтта атнага бер көн билгеләделәр, һәр дүшәмбе кешеләр кабул итәбез.

– Кемнәр килә, ниләр сорыйлар?

– Ветераннар да, госпитальдә ятучылар да, ялга кайтучылар да, әти-әниләр дә, хатын-кызлар да, балалар да. Бу үзәкне ник төзедек? Егетләргә ярдәм итү, гуманитар ярдәм эшен алып бару – зур эш. Әмма мондагысы да мөһим. Кайтканнарга, кайтмый калганнарга, аларның якыннарына игътибар кирәк. Социаль һәм юридик мәсьәләләр, тернәкләнү, адаптация мәсьәләләре – эш җитәрлек. Күбрәк кайткан егетләр белән эшлибез. Ни өчен ресурс үзәге дисәгез, эшчәнлек төрле юнәлешләрне күздә тота. Гуманитар ярдәм дә җыябыз, әниләребез челтәр дә үрәләр, токмач җәяләр, чәйләр ясыйлар, халатлар тегәләр, госпитальләргә әйберләр җибәрәләр. Адаптация-реабилитация, социаль, юридик бүлекләр бар. Беренче юнәлешне Рүзәл Гыйниятуллин җитәкли. СВОдан ике аяксыз кайткан егет ул. Төрлесен күрергә туры килә аңа. Кайткач, Рүзәл шешәгә үрелә, үзен кирәксез тоя башлый. Миңа аның турында Гүзәл Любисовна («Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе – Авт.) әйтте. «Яхшы гына бер егет бар, ләкин менә югала бит, сөйләшеп карагыз әле», – ди. Очраштык, сөйләштек, эшкә чакырдым. «Бу – сиңа Аллаһы Тәгаләнең зур сынавы. Яңа тормыш башла, кешегә үрнәк булып яшә», – дидем. Аллага шөкер, бүген ул эчми, бик чибәр хатынга өйләнде, октябрьдә уллары туачак. Хәзер ул елмаеп кына тора. СВОдан кайткан егетләр белән күрешкәндә, сөйләшкәндә, алар: «Хәзрәт, син бит анда булмадың, андагы хәлләрне белмисең, монда миңа нәрсә сөйләп утырган буласың?» – дип әйтә алалар. Ә Рүзәл белән сөйләшкәндә, алай әйтә алмыйлар. Аның кебек егетләрне җыеп, «Алга» волейбол командасы оештырдык. Утырып уйныйлар. СВО ветераннары арасында Рәис Кубогы ярышында җиңделәр, чит төбәкләргә йөриләр. Алар өчен яңа тормыш башланды. Уйнамаганнар да уйный башлый. Үзләренә шөгыль табалар, эшкә урнашалар. 18 кешене эшле иттек. Эшләсәң, эш күп. «Хәзрәт, безгә өлкәннәр, үсмерләр, хатын-кызлар белән эшләүче психологлар кирәк», – диләр. Күбрәк солдатларга ярдәм күрсәтүче, госпитальләргә йөрүче белгечебез дә, аларның якыннарына ярдәм итүче психологыбыз да бар. Һәркемнең – үз ярасы. Шуңа дәва табарга тырышабыз. 

– Кайткан егетләр очрашкан проблемаларның иң мәшәкатьлесе нинди?

– Яңа тормышка ияләшү. Уртак тел табу кыен. Аларны аңламаучылар бар, шул исәптән якыннары да. Кайчак гаиләләре таркала. Тормышны яңадан башлау авыр. Авылда бер проблема, Казанда башка мәшәкать. Дөрес әйтәсез, кеше икенче төрле булып кайта. Димәк, гаиләләре белән дә эшләргә кирәк. Шуңа күрә биш психолог ярдәм күрсәтә. «Хәзрәт, бөтенләй үзгәреп кайтты, кыяфәте шул ук, ә үзе бөтенләй башка. Нишләргә?» – дип, безгә киләләр. Балалар – үзе бер юнәлеш. Әтисез калган һәм моны кабул итә алмаган балалар бар. Алар бит бөтен дөньясын дошман күрә башлый.

– Һәм андый балаларны теге яктан да нык күзәтеп торалар.

– Әйе, без эшләмәсәк, башкалар эшләячәк. Димәк, вакытында терәк булырга кирәк. 

– Сезнеке кебек оешмалар аз түгел. Алар бер-берсеннән ничек аерыла? Берләшү нәтиҗәне арттырыр иде.

– Ә без бергә. Менә бу эшкә тотынгач, волонтер оешмалары килә башлады. Раифа монастыреннан элемтәгә чыктылар, протезлар ясый торган оешма бергә эшләргә тәкъдим итте, түләүсез ясыйбыз диделәр. Күп алар. Аларны без чакырмадык, барысы да, эшебезне күреп, үзләре килде. Бик күбәйдек тә бер оешма төзергә булдык. «СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча патриотик союз» дип атала ул, бүген 56 оешманы берләштерә. Мине аның җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. Бердән, элемтәләр ныгый, икенчедән, эшне җайга сала. Менә Казандагы 101 нче мәктәп директоры Татьяна Николаевна СВО зонасына инде 35 тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Үзе рульгә утыра да чыгып китә: машина, мотоцикл, мопед, гуманитар ярдәм ташый. Берләшкәч, эш җиңеләйде. Берсенең машинасы бара икән, башкаларга хәбәр сала: шундый-шундый юнәлештә барам, кем нәрсә белән ярдәм итә ала, бездә бераз урын бар. Эшли башлаганда Казан гына иде, аннары районнар кушылды, соңрак башка төбәкләр белән элемтә урнаштырдык. Мордовия, Пенза, Саратов, Киров, Ульян өлкәләре, ДНР, ЛНР белән килешүләр төзедек. Әле менә ирләре СВОда һәлак булган хатыннарны бергә җыеп, зур чара уздырдык. Кайгылары уртак бит инде. Очрашкач, кемнең баласы бу хәлләрне ничек кичерә, үзләре ничек сынала – шул турыда сөйләшәләр. Алар безгә ярдәм сорап җыелмый, хәзер инде үзләре дә бер-берсенә ярдәм итә.

– Чөнки бер-берсенә нинди ярдәм кирәк икәнлеген беләләр.

– Әйе. Фронтка да ярдәм итәргә тырышалар. Монда да бер-берсен ташламыйлар.

– Хәзрәт, фронтка ярдәм итү димәктән, ул бит әле күчтәнәч һәм техника җибәрү генә түгел, андагы егетләргә «сезне онытмыйлар» дигән сүз дә. Әмма кешенең  бөтен нәрсәгә ияләшә торган гадәте бар. 4 ел узды, волонтерлык хәрәкәте, гомумән, халыкның бу эшкә мөнәсәбәте үзгәрәме?

– Солдатларның әйткәннәре бар: «Хәзрәт, киемнәр җибәргәндә порошок белән юмагыз инде, порошок исе килмәсен, өй исен сагынабыз». Үземнең дә игътибар иткәнем бар: посылканы ачкач, егетләр күкрәк киереп сулыйлар. Токмачы да, мәтрүшкәсе дә, әбиләр бәйләгән оеклар да, балалар язган хатлар да аларга рух, дәрт бирә. «Без аларны саклыйбыз, тормыш дәвам итә», – дип әйтеп җибәрәләр. Сер түгел, ярдәм мәсьәләсендә төрле кешеләр булды, шул исәптән каршы чыгучылар да. Бүген алары азрак. Бәлки көн саен дроннар очу, очкычлар тоткарлану, интернет югалу да тәэсир иткәндер. «Тизрәк сугыш бетсен иде, мин үземнән нинди өлеш кертә алам?» – диләр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре