Газетага язылу

Максим Боровков: «Күпләр банкротка чыгуны бик гади һәм арзанга төшә дип уйлый»

Бурычлы үлмәс, көн дә күрмәс, ди халык. Банктан алган бурыч йөге тартып бара алмаслыкка әйләнсә, нишләргә? Банкротка чыгуга алмаш бармы? Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта Татарстан юстиция министры урынбасары Максим БОРОВКОВ белән сөйләштек.

Максим Боровков: «Күпләр банкротка чыгуны бик гади һәм арзанга төшә дип уйлый»
Фото: tatarstan.ru

– Максим Сергеевич, халык арасында банкротлык мәсьәләсе белән очрашучылар күпме?

– Бүген әлеге мәсьәлә көннән-көн актуальләшә бара. Банкротлык процедурасын башлаучылар саны елдан-ел арта. «Федресурс» порталы мәгълүматларына караганда, 2025 елда гына да Татарстан Арбитраж судында гражданинны банкрот дип тану турында 16 346 гариза теркәлгән. Бу хакта судтан тыш тәртиптә тагын 1227 кеше мөрәҗәгать иткән. Монда без бурычлыларның үзләре турында гына сүз алып барабыз әле. Чынлыкта банкротлыкка бәйле хокук мөнәсәбәтләренә җәлеп ителүче гражданнар саны тагын да күбрәк: бурычлыларның кредиторлары, сату-алу килешүләре буенча контрагентлары һәм башкалар да бар.

– Ә банкротлыкка алмаш бармы: катлаулы финанс хәлгә юлыккан очракта нишләргә мөмкин?

– Әлбәттә, килеп туган финанс кыенлыкларны җайга салу ысуллары бар. Банкротлык – соңгы чара. Четерекле хәлдән чыгу юлы буларак бурычларны түләү вакытын үзгәртү (реструктуризация) кредит оешмалары тарафыннан еш кулланыла. Ул гамәлдәге шартнамә кысасында кредитор һәм заемщик арасындагы бурыч йөкләмәләрен җайга салуга юнәлдерелгән. Шунысын да искәртик: бурыч йөкләмәләрен җайга салу өчен керемнәренең кимүе, каты авыру яки эшли алмау кебек җитди сәбәпләр булырга тиеш.

Бурычны җайга салуның кайбер ысуллары:

– исәпләнгән штраф санкцияләрен киметү яки гамәлдән чыгару (тулысынча яки өлешчә);

– айлык түләүләрне кичектерү яисә киметү яки түләү вакытын арттыру;

– айлык түләү көнен уңайлырак итеп үзгәртү;

– заемщик белән кредитор арасында үзара килештерелгән башка ысуллар.

Шунысын да аңлау мөһим: бурычларны түләү вакытын үзгәртү, тернәкләндерү процедурасы буларак, суд тәртибендә дә кертелергә мөмкин.

– Бурычның түләү вакытын үзгәртү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

– Иң гади юлы – турыдан-туры үзегез кредит алган банкка мөрәҗәгать итегез. Моның өчен финанс кыенлыкларының сәбәпләрен күрсәтеп һәм түләүләрнең мөмкин булган графигын тәкъдим итеп, реструктуризация турында гариза язарга кирәк. Зур банкларның күбесендә катлаулы вазгыятькә эләккән клиентлар өчен махсус программалары гамәлдә. Кредит оешмалары социаль яктан якланмаган гражданнарга – пенсионерларга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә гел ярдәм итәргә әзер.

Банк кайбер сәбәпләр аркасында бурычларны түләү вакытын үзгәртүдән баш тартырга да мөмкин. Моңа:

– финанс кыенлык расланмау;

– тапшырылган документлар пакеты тулы булмау;

– кредит тарихы «бозык» булу яки хәзер вакытында түләнмәгән бурычлар булу;

– керемнең тотрыклы чыганагы булмау;

– түләү сәләте җитәрлек дәрәҗәдә булмау керә.

Кредит шартлары үзгәргәннән соң да заемщик үз йөкләмәләрен үтәргә сәләтсез булып калырга мөмкин. Үзәк Банк статистикасына күз салсак, банклар бурычларны түләү вакытын үзгәртүдән күбрәк заемщикның катлаулы вәзгыятькә эләгүен тиешенчә раслый алмавы яки кирәкле документлар (хезмәт хакы турында белешмәләр, хезмәт кенәгәләренең күчермәләре, медицина учреждениеләренең бәяләмәләре) тапшырмавы аркасында баш тарта.

– Банкротлык һәм бурычларны түләү вакытын үзгәртүнең төп аермасы нидә?

Банкротлык – кредиторның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен башка ысул белән яклау мөмкин булмаган очракта гына, аның тарафыннан  акча йөкләмәсе буенча кулланыла торган соңгы чара. Мәсәлән, банкротлык вакытында җитәкче вазыйфасында эшләргә ярамый. Банкрот статусы турындагы мәгълүмат махсус реестрда – 5 ел, ә кредит тарихында 10 елга кадәр саклана. Беренче процедурадан соң 5 ел узгач кына кабат банкротлыкка чыгарга мөмкин. Моннан тыш, милекне югалту куркынычы бар – аны сатачаклар. Бердәнбер торак кына якланган, аңа дәгъва итә алмаячаклар. Банкротлык вакытында шәхси әйберләр һәм эш кораллары саклана.

Бурычларны түләү вакытын үзгәртү исә гражданнарның финанс иминлеген алда санап үтелгән җитди нәтиҗәләрдән тыш кире кайтаруның нәтиҗәле ысулы булып тора. Әлеге алым бурыч мәсьәләсен милекне һәм яхшы кредит тарихын саклап калу юлы белән хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Җәмгыятьтә банкротлык турында берничә уйдырма да яши. Күпләр әлеге процедураны узу бик гади һәм арзанга төшә дип уйлый. Әмма чынлыкта алай түгел. Банкротлыкның суд процедурасы – катлаулы һәм чыгымлы эш. Кагыйдә буларак, финанс идарәчесе хезмәтләренә, публикацияләргә, дәүләт пошлиналарына һәм юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле чыгымнарның гомуми суммасы 150 мең сумнан артып китәргә мөмкин. Ул күп вакыт та ала: суд процедурасы 8 айдан 1,5 елга кадәр дәвам итә. Банкротлыкка чыгу алдыннан милекне яшереп калырга яки аны туганнарыңа күчерергә мөмкин, дип тә фикер йөртәләр. Бу алай түгел: банкротлыкка кадәр соңгы өч ел эчендә булган барлык сату-алу килешүләре җентекләп тикшерелә. Әгәр бурычлы кешенең милекне яшерергә тырышуы яки шикле килешүләр ясавы ачыкланса, моның өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

– Кредит түләүдә кыенлыклары булган укучыларыбызга нәрсә киңәш итәр идегез?

Консультация алу өчен безгә мөрәҗәгать итә аласыз, бу – түләүсез. Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә министрлык вәкилләре Татарстан Дәүләт Юридик бюросы мәйданында (Казан, Һади Такташ урамы, 124 нче йорт)  физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча халыкны 14:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр кабул итә. Әмма, ассызыклап әйтәм, консультацияләр инде гамәлдә булган банкротлык процедураларына кагылмый. Безнең закон нигезендә суд контролендә алып барыла торган теге яки бу эшчәнлекне тикшерү белән шөгыльләнү хокукыбыз юк. Укучыларга шуны да җиткерәсем килә: закон, нинди генә булса да, намуслы кеше хокукларын яклый. Намуссыз адымнар исә котылгысыз нәтиҗәләргә китерәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре