Тәслимә Низаминың җырларын Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Элвин Грей, Асылъяр, Асаф Вәлиев, Лилия Муллагалиева һәм тагын бик күп популяр җырчылар башкара. Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты үзенең юбилеен билгеләп үтте. Матур итеп иҗат кичәсен дә уздырды.
– 70 яшькә җитү үзе бер бәхет булса, гомернең шундый бәйрәмен иҗат тулы тормышта каршы алу икеләтә бәхет. Сез – тормыш сынауларын да, шатлыгын да шактый күргән хатын-кыз. Юбилеегызны нинди уйлар белән каршы алдыгыз?
– 70 яшең тулу – инде чып-чын картлык. Кайберәүләр үзен карт итеп күрсәтәсе килми, хәтта яшьләрен дә әйтмиләр. Ә мин шушы яшькә җитүемә бик куанам, әле узып та китәрмен, алга таба да яшәрмен дип өметләнәм. Бу яшьтә кеше бар нәрсәгә дә җитди карый. Мин дә шулай. Сәламәтлегемә дә игътибарлы булырга тырышам. Юбилей кичәмне уздыргач, ике-өч көн ял итеп алдым да, хастаханәдә йөрәгемне тикшертеп, анализлар биреп кайттым. Табиблар әлегә операция кирәк түгел, диделәр, моңа кадәр эчкән даруларымны яңа дәвалану ысулына алыштырдылар. Шуңа бик сөенеп, канатланып кайттым.
– Бу яшьтә концерт оештыру да бик җиңел түгел бит.
– Бер ел әзерләндем. Үземнең иҗатымны тулысынча күрсәтергә теләдем. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шигырь җыентыкларымны чыгардым. Бу еллар эчендә хезмәтемне бәяләп бирелгән бүләкләр дә күп булды. Аларны барлап плакатлар эшләдем. Тукай музее хезмәткәрләре дә, туган ягым Сабада да, авылымда да очрашулар оештырырга ярдәм иттеләр. Бик зур рәхмәт аларга. Шул чараларда балаларның шигырьләремне өйрәнеп, матур итеп сөйләүләре минем өчен иң кадерле бүләк, йөрәгемә май булып ятты. Юбилей концерты программасын да бар яктан бик уйлап эшләдек. 25 яңа җыр әзерләдем. Җырчылар хитларымны да башкардылар. Алар арасында Габделфәт Сафин, Алинә Шәрипҗанова, Элвин Грей, Айгөл Бариева, чит илләрдә дә хор белән чыгыш ясаучы, туган авылга багышланган җырымны әнисе белән бергә башкарган Адель Хәлимов та бар иде. Туган ягы һәркемгә кадерле бит. Концертта бергә укыган курсташым, бүлмәдәшем, танылган журналист Фәния Әхмәтҗанова белән иҗат иткән Айдар авылы турындагы җыр да яңгырады. Бәйрәмемне Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бик җылы итеп алып бардылар, алар оештыру эшендә дә булышты. Һәр җырчыны, артык сүз сөйләмичә, тамашачыга тәкъдим итә белделәр. Иҗат кичәмдә яшьләр дә катнашты. Иҗат юлымда күп кенә яшь җырчыларга үсәргә ярдәм итә алуыма, аларның уңышларына үз өлешемне кертүемә сөенәм. Алардан рәхмәт сүзләрен ишетү, бәйрәмеңдә чәчәк бәйләмнәре алу бик рәхәт.
– Һәр җырыгыз күңелгә үтеп керә торган. Моның сере нидә?
– Үземнең җырларымда бу заманның төрле ягын: ялгызлыгын да, авырлыкларны да, бәхетен дә, олы мәхәббәтне дә халык йөрәгенә җиткерергә тырыштым. Шул моңнар аша кайгыларын да, шатлыкларын да уртаклаштым. Без бит тамашачы белән бергә яшибез. Мин дә – хатын-кыз, дүрт бала анасы. Минем дә язмышым җиңел булмады, кемнеңдер тагын да авыррак. Җыр – күңел юанычы ул. Җырларым я йөрәктән елап, яисә күңелемдәге шатлыктан туа. Йөрәкне әрнетерлек вакыйгаларны күргәч тә җыр барлыкка килә. Мин халык күңеленә керердәй шигырьләр язуым белән дә, композитор буларак көйләр чыгаруым белән дә, җырчы буларак та үземне бәхетле кеше дип саныйм.
– Сез – бик тынгысыз кеше. «Юбилеем узды, күңелем булды», – дип ятмыйсыздыр. Журналист буларак та каләмегезгә ял юктыр дип уйлыйм.
– Минем әле бик зур планнарым, язылып бетмәгән, чыгарасы китапларым да бар. «Тукай, сиңа килдем әле» дигән поэма язган идем. Мин Тукай дөньясына, шигырь дөньясына ничек аяк бастым? Менә шул турыда язылган истәлекләр, шигырьләр китабын тупладым. Аны чыгарырга әзерләнәм. Шагыйрь булыр өчен, берлеккә кереп, «мин шагыйрь» дип кенә йөрергә ярамый. Ул халык арасында, музейларда да, китапханәләрдә дә булырга, аралашырга тиеш. Мин шулай яшәдем. Тагын бер хезмәтем – үземнең гомер юлымны роман итеп язам. Авылым турындагы истәлекләрне дә барлыйм. Алдымда зур бурыч тора. Балаларым әтиләренең нәсел агачын эшләделәр. Алардан күреп хәзер мин дә әти-әнинең нәсел шәҗәрәсен барларга телим. Балаларым, булышырбыз, диделәр. Әтинең дүрт буынын инде таптым. Әбинең нәселен дә эшлисем килә. Миңа сәләт аңардан күчкән. Ул мөнәҗәтләр сөйли иде. Кеше белән аралашканда да шигырь белән җавап бирә торган булган. Алга таба башкарасы эшләрем күп әле. Һич кенә дә, 70 яшькә җиттем дип, тик кенә ятарга ярамый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез