Ләкин үзеңдә көч табып, алга таба ничек тә яшәргә тырышасың. Ә бала психикасы бәллүр савыт кебек, аңа бик сак мөнәсәбәт кирәк. Психолог Рушана Анимподистова белән үлем турында сөйләшүнең нечкәлекләрен барладык.
– Бала ничә яшьтә үлемнең кире кайтарып булмый торган хәл икәнен аңлый башлый?
– Моны аңлау әкренләп формалаша. 3–4 яшьтә бала «үлем» сүзен белә, әмма аны вакытлыча гына юк булып тору дип кабул итә: кеше киткән, йоклаган, аннары кире кайтырга мөмкин, дип уйлый. Бу яшьтә аның фикерләве фантазиягә бәйле, шуңа күрә балага үлемне кире кайтарып була торган вакыйга дип кабул итү җиңелрәк. 5–7 яшьләрдә үлемнең кире кайтарып булмый торган вакыйга икәне әкренләп аңлашыла башлый: кеше үлсә, бүтән кайтмый. Киләсе этап – үлемнең барлык тере җан ияләренә дә кагылганлыгын аңлау. Үсмерлек чорына җиткәч, бала үлемне тирәнрәк аңлый башлый: ул аны тормышның бер өлеше, картаю, авырулар һәм очраклы хәлләргә бәйле күренеш, дип кабул итә. Интеллектуаль аңлау белән беррәттән, катлаулырак сораулар да туа: «Минем белән нәрсә булачак?», «Кешеләр ни өчен үлә?», «Ул чакта тормышның мәгънәсе нидә?» Шуңа күрә үлем турындагы сөйләшү мәктәпкәчә яшьтәге бала, кече яшьтәге укучы һәм үсмер белән төрлечә булырга тиеш.
– Кечкенә балаларның «Син үләсеңме?», «Ә мин үләмме?» кебек «уңайсыз» сораулары – нормаль күренешме, әллә борчылу билгесеме?
– Бала өчен мондый сораулар еш кына дөньяны өйрәнү һәм аның иминлеген тикшерү ысулы булып тора. Бу сораулар артында күпкә мөһимрәкләре ятарга мөмкин: «Син минем белән каласыңмы?», «Минем белән барысы да яхшы булырмы?», «Минем хакта кем кайгыртыр?» Мондый сораулар үлем темасы белән танышканнан соң ешрак барлыкка килә. Бала мәетне җирләүне күргән, олыларның сөйләшүен ишеткән, фильм караган яки йорт хайванын югалткан булырга мөмкин. Сорауның үзе күбрәк кызыксыну һәм аңларга омтылу турында сөйли. Әгәр үлем темасы һаман күтәрелеп торса, сагаерга кирәк: бала даими рәвештә бу темага әйләнеп кайта, начар йоклый, ялгыз калырга курка, әти-әнисенең сәламәтлеге өчен борчыла, үлем куркуы аркасында гади тормыштан читләшә икән, бу игътибар таләп итә.
– Бала үлем темасын уен һәм фантазияләр аша ничек үзләштерә? Моны хупларгамы әллә тыяргамы?
– Уен – бала өчен катлаулы кичерешләрне эшкәртүнең төп ысулларының берсе. Бала җирләүне, уенчыкның үлемен, геройны коткаруны, үлгән персонажның кире кайтуын «уйнап» күрсәтә ала. Шушы юл аша аның психикасы сүзләр белән әйтеп бирергә әлегә авыр булган хисләрне күрсәтә. Шуңа күрә уенны контрольдә тотудан бигрәк, аңа юлдаш булу мөһимрәк. Әти-әни күзәтә, йомшак кына: «Бу герой белән хәзер нәрсә була?», «Ул нәрсә хис итә?», «Аңа нәрсә ярдәм итте?» кебек сораулар бирә ала. Аеруча кабатланып торган сюжетларга игътибар итү мөһим. Кайвакыт бала бер үк күренешне ун тапкыр рәттән уйный – нәкъ менә шул кабатлауда әкренләп кичерешләрне җиңеп чыгу мөмкинлеге туа. Шулай итеп, уен баланың үз эчке дөньясы турында олыларга сөйли торган теленә әйләнә.
– Кече яшьтәге мәктәп укучыларын аерып карасак, малайлар һәм кызларның үлемне кабул итүендә аерма бармы?
– Мин реакцияләрне малайларныкы һәм кызларныкы дип катгый бүлүгә бик сак карар идем. Югалтуны кичерүгә яшь, баланың холкы, мәрхүм белән мөнәсәбәтләр, гаилә мәдәнияте һәм янәшәдәге өлкәннәрнең үз хисләрен ничек белдерүе күпкә көчлерәк йогынты ясый. Малай актив уйный башларга, ачуланырга, ябылырга да мөмкин. Кыз күп сөйли, елый, сораулар бирә ала. Киресе дә булырга мөмкин.Социаль карашларны истә тоту аеруча мөһим. Малайга еш кына: «Син бит – ир кеше, түз», – диләр, ә кызга еларга рөхсәт итәләр. Нәтиҗәдә, тәртиптәге аермаларны баланың җенесе түгел, ә тәрбия формалаштыра.
– «Йокыга талды», «күккә очып китте» кебек сүзләрне кулланырга ярыймы, әллә алар турыдан-туры әйтелгән сүзләрдән дә ныграк куркытамы?
– Бала өчен мондый әйтемнәр буталчык тудыра ала. Әгәр «әби йокыга талды», дип әйтсәң, бала үзенең йокысыннан курка башларга яки йоклаган кеше дә үлә ала, дип борчылырга мөмкин. «Күкләргә китте» дигән сүзләр дә аңлатма таләп итә. Балалар сүзләрне туры мәгънәдә кабул итә: кеше каядыр киткән икән, димәк, кире дә кайтырга мөмкин. Гади сүзләрне куллану күпкә куркынычсызрак.
– Сәбәбе авыру, бәхетсезлек очрагы яки үз-үзенә кул салу булса, «Ни өчен үлде?» дигән сорауга ничек җавап бирергә?
– Балага аның яшенә туры килгән дөрес аңлатма бирү мөһим. Авыру турында: «Кешенең авыр чире бар иде, табиблар аңа ярдәм итәргә тырыштылар. Аның организмы бик нык авырды һәм каршы тора алмады», – дияргә мөмкин. Бәхетсезлек очрагы турында: «Бер хәл булды, шуның аркасында кешенең тәне бик каты җәрәхәтләнде», – дип аңлатып карарга була. Үз-үзенә кул салу очрагы аеруча нечкәлек таләп итә. Балаларга хакыйкатьне үлемнең нечкәлекләренә кермичә генә әйтергә кирәк. Мондый сөйләшүдән соң баланың хәлен күзәтеп тору һәм кирәк булса, белгечкә мөрәҗәгать итү аеруча мөһим.
– Әгәр бала үлем мизгелен күрсә, нишләргә? Җирләүгә аны үзең белән алыргамы?
– Монда бердәм кагыйдә юк. Баланың яше, аның теләге, мәрхүм белән якынлык дәрәҗәсе һәм үлемнең шартлары мөһим. Җирләү турында сүз бара икән, балага якын кешесе белән хушлашырга мөмкинлек бирү файдалы булырга мөмкин. Шул ук вакытта олылар алдан ук аның нәрсә күрәчәген һәм ишетәчәген аңлатырга тиеш. Баланың теләсә кайсы вакытта баш тартырга яки чыгып китәргә мөмкинлеге булырга тиеш. Янында бары тик бала белән генә шөгыльләнүче аерым бер кешенең булуы яхшы.Бала кинәт яки травматик үлемнең шаһиты булса, бу хәл аерым игътибар таләп итә. Монда иң мөһиме – куркынычсызлык хисен кире кайтару, булган хәлне яхшылап аңлату һәм балага үз кичерешләре турында кирәк кадәр сөйләү мөмкинлеге бирү.
– Балаларга йорт хайваны үлеме турында ничек сөйләргә: бу – җитди югалтуларга әзерлекме, әллә бөтенләй башка сөйләшүме?
– Бала өчен хайван үлеме – чын югалту. Шуңа күрә «бу бит – бары тик песи генә» дигән сүзләр яки баланы тизрәк яңа хайван алып алдарга тырышу аны беренче югалту тәҗрибәсен кичерүдән мәхрүм итә ала. Йорт хайваны үлеме, чыннан да, югалтуны кичерүнең беренче тәҗрибәсе була ала. Һәм монда зурларның бурычы – янәшәдә булу, балага кайгырырга һәм әкренләп тормышка кайтырга ярдәм итү, шул ук вакытта истәлекләр өчен урын калдыру.
– Якын кешесенең үлеме турында балага нәкъ менә хәзер әйтергә мәҗбүр булган ата-анага нинди өч мөһим киңәш бирер идегез?
– Беренчесе: хакыйкатьне гади сүзләр белән әйтегез. Янында булган хәлне үз исеме белән атый алган зур кеше булганда, бала үзен күпкә тынычрак хис итә. Икенчесе: баланың реакциясенә түзә белегез. Ул елап җибәрергә, дәшми калырга, уенга кереп китәргә яки кинәт кенә көнкүрешкә кагылышлы гади сорау бирергә мөмкин. Бу реакцияләрнең теләсә кайсы психиканың артык киеренкелекне җиңеп чыгу ысулы булырга мөмкин. Өченчесе: янәшәдә калыгыз. Беренче сәгатьләрдә бала өчен иң мөһиме – «Мин якланган. Янымда зур кеше бар. Мин сораулар бирә алам. Минем белән булачаклар» дигән тойгылар барлыкка килү. Бала көлсен, уйнасын, мәктәпкә барсын, үз эшләре белән мәшгуль булсын. Иң мөһиме бәлки шулдыр. Югалтудан соң шатлык кичерү мәрхүмгә карата мәхәббәт булмавын аңлатмый. Тормыш әкренләп үз юлына кайта, ә кеше турындагы истәлек аның бер өлеше булып кала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез