– Шәригатьчә ашау-эчү әдәбе нидән гыйбарәт?
– Ризык – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте ул. Мөселман сау-сәламәт, көчле булганда гына тормышын үрнәк рәвештә алып бара һәм гыйбадәтенә дә тиешле игътибар бирә ала. Ә тәне сәламәт булсын өчен аның, беренче чиратта, ашау-эчүе тәртиптә булырга тиеш. Нинди ризык хәләл, ниндие хәрам икәнлеге безгә шәригатьтә билгеләнгән. Шуңа да иң беренче һәм төп кагыйдә – ризыкның хәләл булуы. Туклану әдәпләрен үтәп, без Аллаһыга мактауларыбызны җиткерәбез, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтылабыз.
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ашау-эчү хакында әйтелгән хәдисләре бармы?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһы исеме белән ашый башла, уң кулың белән аша һәм ризыкның үзеңә иң якын булганына үрел», – дигән. Ягъни «бисмиллаһ» әйтегез, уң кул белән һәм алдыгызда булган әйберне генә ашагыз, кеше алдыннан алып йөрмәгез, дигән сүз бу. Менә шул өч әдәп хакында онытырга ярамый. Әгәр дә ашар алдыннан Аллаһының исемен телгә алырга оныткансыз икән, исегезгә төшкәч тә әйтергә ярый.
– Уң кул белән ашамау гөнаһмы?
– Уң кул белән ашау иң хәерлесе. Сабый чакта өстәл янына утырганда, әби-бабайлар: «Кашыкны тәти кулыңа тот», – дип, уң кул белән ашарга кирәк икәнен искә төшерә иде. Әби-бабаларыбыз бездә шул рәвешле мөселманча ашау әдәбен тәрбияләргә тырышканнар, бүген дә шуны үтәсәк һәм балаларыбызны, оныкларыбызны өйрәтсәк иде. Бер кеше пәйгамбәребез (с.г.в.) белән утырган чагында, сул кулы белән ашый башлаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Уң кулың белән аша», – дип әмер биргән. Бу бәндә исә: «Мин булдыра алмыйм», – дип җавап кайтарган. Шунда Аллаһының илчесе: «Һәм булдыра алмасаң да», – дип кисәткән. Бу бәндә тәкәбберләнеп пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кушканын үтәмәгән һәм аннан соң беркайчан да уң кулын авызына китерә алмаган.
– Ризыкны ике кул белән ашау дөресме?
– Юк, чын мөселман ике кул белән ашамас. Аш ашаганда, бер кулымда кашык бар дип, икенчесенә ипи тоту – әдәпсезлек. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сул кул белән бары шайтан гына ашый», – дигән. Хәтта сулагай булсаң да, башка эшләрне сул кул белән эшләп, ашауны бары тик уң кул белән ашарга кирәк.
– Өстәл яныннан корсак тутырып түгел, ә бераз ач булып китәргә куша табиблар. Динебездә ризык күләме хакында берәр сүз әйтелгәнме?
– Әйе. Бу хакта Рәсүлебезнең мондый сүзләре бар: «Ашказаны – бөтен авыруларның өедер, чаманы белеп ашау – дәваның башыдыр. Моны гадәт итегез. Ашыйсыгыз килсә, әз-әзләп, бүлеп-бүлеп, пакь, хәләл ризыкларны ашагыз һәм ризыкны суытып ашагыз, чөнки кайнар ризыкта бәрәкәт юк. Ашаганда, ашказаныгызны күңелдән өч өлешкә бүлегез: беренче өлешендә – ризык, икенчесендә – эчемлек, өченчесендә һава булсын. Ашап бетергәч, тешләрегезне чистартыгыз һәм кулларыгызны юыгыз».
– Элегрәк гаилә башлыгы эштән кайтмыйча өстәл янына утыру гадәте юк иде. Хәзер гаиләдә берәм-берәм генә дә ашыйлар. Күмәкләшеп ашау саваплыракмы?
– Әлбәттә, ризыкны бергә җыелып ашау саваплы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ризыкны бергә ашагыз, бергә ашау ризыкны бәрәкәтле итәр, бер кешелек ризык – икегә, ике кешелеге өч кешегә җитәр», – дигән. Сәхабәләр дә беркайчан үзләре генә ашамаганнар, өйләрендә башка кеше булмаса, урамнан үтеп баручыны өстәл янына чакырганнар. Шулай ук өйдә тәмле ризык пешергәндә, күршеләрне дә онытмаска кирәк. Элегрәк авыл урамнары балалар белән тулган булыр иде. Берсенең әнисе сумса, өчпочмак, чәй ашы пешерсә, баласының дусларына да өлеш чыгарган. Бергә ризыклануның да үз әдәбе бар. Ризык бар кеше өчен бер тәлинкәгә салына икән, һәр кеше үз алдыннан ашарга тиеш. Ә ризык бертөрле генә булмаса, мәсәлән, тәлинкәгә җиләк-җимешләр куелган булса, ул вакытта үзең теләгәнне теләсә кайсы урыннан сайлап алып була.
– Ашаганнан соң бармак ялау дөресме?
– Һәр ризыкта бәрәкәт бар. Әмма, мисалга, ничәнче кашык ашта бәрәкәт бар икәнен без белә алмыйбыз. Бары тик ризыкның ахыргы өлешенең бәрәкәтле булуы турында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре бар. Шуңа күрә мөселманнарда тәлинкәдәге ризык калдыкларын ипи белән җыеп кабып кую, бармаклардагы майны тел белән ялап кую сөннәт гамәлләрдән санала.
– Идәнгә төшеп киткән ризыкны күпләр ташлый. Бу дөресме?
– Юк, идәнгә төшкән ризыкны алырга, чистартырга һәм ашарга куша пәйгамбәребез (с.г.в.). «Шайтанга өлеш калдырмагыз», – ди ул. «Хакыйкатьтә, сезнең һәркайсыгыз нинди генә гамәл кылса да, аның янында шайтан сагалап тора. Ашаганда берәрегезнең ризык кисәге төшсә, аны алсын, тазаласын һәм ашасын, шайтанга калдырмасын. Һәм ашап бетергәннән соң бармакларын яласын, чөнки, чынлыкта, бәндә ризыкның кайсы өлешендә бәрәкәт яшеренгәнен белми», – дип китерелә Мөслим хәдисләр җыентыгында.
– Ризыктан гаеп эзләү гөнаһмы?
– Гөнаһ. Мөселман ризыктан гаеп эзләмәс, ошаса – ашар, ошамаса – юк. Бу тозлы яки борычлы дип гаеп эзләү күркәм гамәлдән түгел. Шулай ук терәлеп яки корсакка ятып ашау да мәкруһ гамәлдән санала. Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты. Ашаганда, синең өлешкә кортлы җиләк-җимеш эләгә икән, мөселман әхлагы буенча, аның кортлы урынын кисеп ташлап, калганын ашау тиешле. Ашка чебен төшә икән, чебеннең икенче канатын да ашка батыру, аннан соң гына аны алып ташлау кирәк. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.), чебеннең бер канатында агу булса, икенче канатында ул агуны бетерә торган матдә бар, дигән.
– Ризыкка гына түгел, эчүгә карата да кагыйдәләр бар. Мисалга, пәйгамбәребез (с.г.в.) суны да өч өлешкә бүлеп эчкән...
– Суны дөяләр сыман эчмәгез, дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Ягъни тончыгыр дәрәҗәгә җитеп, ямьсез итеп түгел, йотым-йотым гына. «Бисмилләһ» әйтеп, сулы савытны уң кулга тотып эчәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһының исемен әйтеп, эчемлекне икегә яисә өчкә бүлеп, савытка өрми, мөмкинлек булса, савытның (сүз кувшин, фляга кебек зур савытлар турында бара) авызыннан эчми һәм, мөмкинлек булса, утырып эчкән.
– Ашап бетереп, өстәл яныннан кузгалганчы, мөселманнар нәрсә эшләргә тиеш?
– Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, дога кылырга. Шулай ук пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә өендә бәрәкәтне арттыруын теләүче ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларын юсын», – диелә. Икенче хәдистә: «Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны юу кешене хәерчелектән коткара. Һәм бу – пәйгамбәрләрдән калган гадәт», – диелгән.
Ашаганнан соң нинди дога укырга?
«Әлхәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин».
(Мәгънәсе: «Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга»).
Әлеге доганы белмәгәннәр: «Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә, исәнлек-саулыгыбызга мең шөкер итеп, Сине мактыйбыз. Безне һидаять юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар ихсан ит», – дип дога кылырга мөмкин.
Киртләп куй!
Мөэмин-мөселман ашау-эчү өчен алтын яки көмеш савыт-саба кулланмый, ефәк һәм парчадан кием кими һәм алар өстенә утырмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Боларның барысы да – бу дөньядагылар өчен, ә сезнең өчен – мәңгелек дөньяда».
(Госман Исхакыйның «Ислам әхлагы» китабыннан)
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез