Газетага язылу

Татарстанда яшьләргә бизнес ачу һәм яңа икътисад кору өчен барлык шартлар тудырылган

Татарстан яшьләргә белем алу һәм карьера ясау гына түгел, үз эшләрен ачу, республика үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге дә бирә. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында «Татарстан: яшәү һәм үсү өчен мөмкинлекләр» дискуссияләр сериясе кысасында «Яшьләр – яңа икътисадның этәргеч көче» дигән темага узган беренче «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар шул хакта сүз алып барды.

Фикер алышуда яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм яшь эшмәкәрләр: Дамир Нургалиев, Руслан Вафин, Карина Гобәйдуллина катнашты.

 

«Яшьләр – көчле икътисад нигезендәге тагын бер кирпеч»

Руслан Гаджиев әйтүенчә, яшь эшмәкәрләр икътисадның әһәмиятле өлеше булып тора. «Уңышлы эшләп килүче һәрбер эшмәкәр – илебезнең көчле, тотрыклы икътисады нигезендәге тагын бер кирпеч ул», – дип билгеләп үтте депутат. Ул шулай ук Татарстанның бизнес алып бару өчен нык үсешле инфраструктурага, зур мөмкинлекләргә ия булуы белән аерылып торуын, ә «Безнең ишегалды» кебек төбәк программаларының башка субъектлар өчен өлгегә әйләнүен әйтте. Иң әһәмиятлесе – яшьләр белән даими элемтәдә тору, аларның башлангычлары яңа карарларга нигез булырга тиеш.

Бизнеска ярдәм итүдән алып, тормыш сыйфатына кадәр

Азат Кадыйров искәртеп үткәнчә, Татарстан яшьләре – 1 миллионнан артыграк кеше ул. Алар нефть-газ, химия, машина төзү, авиатөзелеш, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтүләр өлкәләрендә актив эшли һәм үз предприятиеләрен булдыра. «Бүген хезмәт хакы белән генә гаҗәпләндереп булмый. Үзең кызыксынган юнәлеш белән шөгыльләнү, анда үзеңне күрсәтә алу мөмкинлеге дә бик кирәк. Балалар өчен шартлар тудыру – бакчалар, мәктәпләр, спорт, иҗат мөмкинлекләренә юл ачу кирәк. Торак мәсьәләсе, парклар, скверлар, ишегалларын төзекләндерү белән шөгыльләнү кирәк», – диде министр. Ул нәкъ менә шуларның барысының да яшь белгечләрнең төбәктә калуына йогынты ясавын билгеләп үтте. Татарстан үз яшьләрен саклап калу гына түгел, башка төбәкләрдән һәм илләрдән дә кешеләр җәлеп итә.

 

Бизнес өчен шартлар гына түгел, белем һәм мәгълүмат та кирәк

 

Яшь эшмәкәрләр дә килешә: Татарстанда бизнесны башлап җибәрү һәм үстерү өчен кирәкле бөтен шартлар бар. Ләкин яңа эш башлап җибәрүчеләргә еш кына кирәкле мәгълүмат һәм тәҗрибә җитми.

Эшмәкәр Дамир Нургалиев килеп туган сорауларга тиз һәм аңлаешлы җавапларны, кирәкле белгечләр һәм ведомстволарны эзләп табуның бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Татарстанда яшь эшмәкәрне ишетсеннәр өчен, аңа ярдәм кулы сузучылар табылсын өчен кирәкле шартлар бар», – диде Дамир Нургалиев. Ул шулай ук тәҗрибә алышу өчен эшмәкәрлек җәмгыятьләренең бик мөһим булуын искәртте.

Спорт киеме өлкәсендә бизнес алып баручы Руслан Вафин исә ташламалы финанслау, остазлык мөмкинлекләренә тукталды.

 

 

Чарада креатив индустрияләр буенча да сөйләшү булды. Аларның үсеше өчен дәүләт ярдәме аеруча кирәк. «Беренче этапта иң элек белем җитми. Ярдәмгә килгәндә, беренчедән, ЦУМда ташламалы шартларда урын бирелүне атап әйтергә кирәк. Гаять зур ярдәм бу. Шулай ук 1 миллион сумлык грант алдык. Ул күнекмәләребезне яхшыртуга, производствоны киңәйтүгә ярдәм итте», – дип сөйләп үтте күн әйберләр остаханәсе хуҗасы Карина Гобәйдуллина.

 

Ясалма фәһем кешене алыштырмый

«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар документлар әзерләү, клиентлар белән эшләү, дизайн, материалларны исәпкә кую өчен ясалма фәһемнән файдалану турында сөйләштеләр. Азат Кадыйров ясалма фәһемне яңа икътисадның көндәлек эшне автоматлаштыру мөмкинлеге бирә торган котылгысыз коралы буларак атап үтте, әмма аннан аңлы рәвештә файдаланырга, мәгълүматны кат-кат тикшерергә өндәде.

 

«Барысы да – безнең кулда»

Чарада 2030 елда Татарстанны яшьләр өчен иң яхшы төбәккә әйләндерү турында да сөйләштеләр. Эшмәкәрләргә ярдәм чараларын берләштерердәй, эшләрен җиңеләйтердәй бердәм икътисадый оператор булдыру тәкъдиме дә ясалды.  Татарстан өчен яшьләр эшмәкәрлеген үстерү – кеше капиталына, икътисадка һәм төбәкнең киләчәгенә инвестиция дигән сүз.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре